Мәчет ун ел дәвамында төзелде. Аның төзелешенә кемнәрдер акчалата өлеш кертсә, башкалар физик көчен кызганмады: килеп эшләп, ярдәм итүчеләр дә булды. Бу төзелешкә барлыгы 60 миллион сумнан артык акча кертелде.
Күптән көтелгән мәчетне ачу бәйрәме җомга көнне көндезге сәгать унбердә уздырыла. Анда түбәнкамалылар, күп сандагы кунаклар катнашуы көтелә, дип хәбәр итә Татарстан мөфтияте матбугат хезмәте.