Яңа, зур мәһабәт мәчет, ниһаять, Иске Чүпрәле үзәгендә иман нуры чәчәчәк. Иске Чүпрәле авыл җирлеге башлыгы ярдәмчесе Фәрит Галләмов якын арада мәчеттә төзелеш эшләре төгәлләнәчәген әйтә. Аллаһы Тәгалә ризалыгы өчен башкарылган хезмәтләре өчен мәчет урнашкан урамнар кешеләренә рәхмәт белдерә. Бу хакта мөфтиятнең матбугат хезмәте хәбәр итә.