Мәчетне төзеп бетереп, дин тотучыларга тапшыру вакыты 2019 елга планлаштырылган. Ул 5 мең кеше сыйдырышлы булачак дип көтелә. Проект буенча комплекс үз эченә гөмбәзе 28 метр булган төп бинаны, эчке ишегалдын (анда намаз алдыннан тәһарәт алу урыны да булачак) һәм административ корпусны ала. Мәчетнең 50 метрлы 4 манарасы булачак. Ул, кырым татарларының этник мотивларын чагылдырып, госманлылар архитектурасы стилендә булачак. Бу хакта “РИА Новости Кырым” МА хәбәр итә.