РФ мөселманнары Диния нәзарәте һәм Россия мөфтиләре советы рәисенең беренче урынбасары Рушан хәзрәт Аббясов сүзләренә караганда, дини бина күп диннәрне колачлаган зур комплекс территориясендә Коммунарка бистәсендә төзеләчәк.
"Без, тагын бер зур мәчет төзер өчен, Мәскәү Хөкүмәте белән берлектә эш режимында яңа Мәскәүдә җир табабыз. Хәзерге вакытта техник мәсьәләләр хәл ителә. Мәчетләр илнең күп төбәкләрендә мәчетләр төзелә. Һичшиксез, бу бик мөһим. Чөнки мәчетләр һәм мәчет мөнбәрләре аша тынычлык, игелек һәм яхшы мөнәсәбәтләр турында вәгазьләр халыкка барып җитә", - дигән Рушан хәзрәт Аббясов. Бу хакта Miradio.ru хәбәр итә.