Дәресләрдә балалар намаз уку тәртибен, зикерләрне, Пәйгамбәребез (салләллаһу галәйһи вә сәлләм) һәм аның сәхабәләре тормышыннан элек укыган гыйбрәтле хикәяләрне исләренә төшерә.
Мөгаллимнәр фикеренчә, кабатлап тормаганда мәчеттә алган белемнәр онытылырга да мөмкин, шуңа күрә ата-аналар, балам дин гыйлеме алсын, дип ниятләгәннәр икән, өйдә дә аларның намаз укуларын, гыйлем белән гамәл кылуларын таләп итәргә тиеш.
Җомга көнне 4 нче ноябрьдә өйлә намазына кадәр Татарстан мөфтие урынбасары, Гаилә мәчете имам-хатыйбы Рөстәм хәзрәт Хәйруллин катнашында көзге лагерьның ябылу чарасы була. Рөстәм хәзрәт, белемнәрен тикшерү ниятеннән, балалар арасында ислам нигезләре буенча конкурс уздырачак, дип хәбәр итәләр мәчеттән.