Зәкят ул – мал-мөлкәттән (байлыктан) фәкыйрьләр, мохтаҗлар өчен бирелә торган билгеле бер күләмдәге сәдака. Зәкят сүзе чистарту дип тәрҗемә ителә. Чөнки, беренчедән, зәкят – кешеләрнең байлыгын мал-мөлкәт туплау белән бәйле хаталардан һәм ялгышлардан, ярамаган эшләрдән арындыра. Икенчедән, ул кешеләрнең күңелләрен саранлык һәм шәфкатьсезлек кебек начар сыйфатлардан азат итә, зәкят бирү нәтиҗәсендә кешеләр юмартрак һәм мәрхәмәтлерәк була башлый. Өченчедән, зәкят – Аллаһы ризалыгы өчен ният һәм гамәлләреңне пакьләү. Зәкят бирүче ният һәм гамәлләре өчен Аллаһы Тәгалә алдында җавап бирәсен һәрвакыт исендә тота һәм Аның кануннары буенча яши башлый. Дүртенчедән, зәкят җәмгыятьне социаль тигезсезлек аркасында килеп чыга торган канәгатьсезлектән арындыра. Бишенчедән, хәлле кешеләр дә авыр вакытларында ярдәмсез калмаячакларын аңлыйлар.