Шул ук вакытта метеориттан зыян күргән кешеләргә психологик ярдәм күрсәтү үзәге ачыла. Чиләбедә зарарланган корылмалар торгызыла. Беренче чиратта, тәрәзәләрдән коелган пыялалар куела. Гомуми мәйданның 30 %тан артыгына пыялалар куелган инде. Шул рәвешле, Торак-коммуналь хуҗалыгында хезмәт куючыларның эше бихисап әле, дүшәмбене мәктәп балалары һәм табибларга планлаштырылмаган ял көне итмәс өчен әле шактый тырышасы була. Метерит төшеп шартлау нәтиҗәсендә, биредәге 700 мәктәп һәм балалар бакчасы, 200дән артык хастаханә, социаль яклау оешмасы тәрәзәләре пыяласыз калды. Дүшәмбегә өлгерү өчен чиләбелеләргә күршеләрендәге төбәк кешеләре, шул исәптән татарстанлылар да булыша.