Җавап. Намаз уку, Коръәндә язылган,[33] мөселманнарга фарыз иттереп билгеләнгән динебезнең бер гамәледер. Монысын белә торып намаз укымау зур гөнаһтыр.
Ураза тоту да, шулай ук, Аллаһның кушканы.[34] Аллаһның кушкан нәрсәләренең берсен эшләп икенчесен калдыру – кешенең Аллаһка ышануының зәгыйфь икәнлеген күрсәтә. Иманы зәгыйфь булган кеше, совет заманында үсеп, әби-бабайлар тоткан динне онытып, наданлык аркылы белер-белмәс мин мөселман дип, укып түгел, күбрәге безнең бабайлар шулай кылганнар, без дә шулай дип, ишетмештән калган динне тотучылардыр.
Шуны да әйтик, совет заманында динне тотарга ярамаган, Аллаһ сүзен сөйләргә курыкканнар, муллаларны әсирлеккә алып киткәннәр, я атып үтергәннәр. Ләкин бүгенге көндә тормыш башкача, дин тотасыңмы-юкмы, нишлисең, берәү дә сиңа ни дә әйтми. Яхшыдан-яхшы китаплар чыга, мәдрәсәләр бар, мәчетләр ачык, ләкин динсез гайләдә туган, дини тәрбия күрмичә үскән баланың дингә адым атларга кайдан теләге тусын?!
Шуңа күрә, бу сорауга шулай җавап бирик. Ураза тотарга теләге булган кешенең, намаз укымыйча ураза тотуың кабул булмый диеп, ураза тотудан күңелен кайтару дөрес эш булмас.
Кем дә булса, намаз укымыйча ураза тота икән, тотсын. Аның ураза тотуы, тотмавыннан күпкә хәерлерәк. Ләкин, чын мөселман һәр вакытта Аллаһның кушканнарын үтәүдә тагы да алга адым атларга тырыша, туктап калмый. Кыямәт көненә ышанган, кыска гомернең кадерен белә торган акыллы кеше, Аллаһы тәгалә кушкан бетен әмерләрне үтәргә тырышыр