Ике як үзара хезмәттәшлек итү юлларын барлады һәм Диния нәзарәте күптән түгел нәшер иткән яңа Коръән хакында фикер алышты. Сөйләшү барышында мөфти хәзрәтләре Әкмәлетдин Ихсаноглуның Россия һәм Төркия арасындагы мөнәсәбәтләрне ныгытуда керткән өлешен билгеләп үтте.
Мәгълүм булганча, ул күптән түгел Мәскәүдә рус телендә нәшер ителгән «Исламофобия: от конфронтации к сотрудничеству: предстоящие задачи» китабын тәкъдим итте. Әлеге басманы рус теленә әзерләүдә “Россия - Ислам дөньясы” стратегик күзаллау төркеме катнашты.
Сәфәре кысаларында Әкмәлетдин Ихсаноглу Россия ислам институтына да барырга планлаштыра.