Татарстан мөфтие Грозныйда Бөтендөнья ислам конференциясендә катнаша

Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллинның Чечня Республикасы башкаласы Грозный шәһәренә эшлекле сәфәре башланды. 3 көн дәвамында мөфти җитәкчелегендәге Диния нәзарәте делегациясе "Сөннәт юлын дәвам итүчеләр кем алар?" дип исемләнгән Бөтендөнья ислам конференциясе эшендә катнаша.

БӘЙЛЕ
2016 Авг 26. Фото: dumrt.ru

Делегациягә шулай ук мөфтинең урынбасары, Россия ислам институт ректоры Рәфыйк Мөхәммәтшин һәм Голәмәләр Советы сәркатибе Рөстәм Нургалиев керде.

Берничә көн дәвамында Россия, Марокко, Мисыр, Сүрия, Берләшкән Гарәп Әмирлекләре, Тунис һәм башка илләрдән килгән 100 дән артык дин галиме, белгечләр һәм мөфтиләр мөселман өммәтенең бүгенге проблемалары турында сөйләшәчәк, "чын мөселман кешесе кем ул" соравына җавап эзләячәк.

Кичә конференциянең тантаналы ачылышы булды. Анда Чечня Республикасы башлыгы Рамзан Кадыйровның сәламләү сүзләрен җиткерделәр, программа белән таныштырдылар һәм кайбер дин галимнәренә сүз бирделәр.

Бүген мөфти җитәкләгән делегация фикх мәсьәләләренә һәм мәзһәбләргә багышланган утырышларда катнашачак, дип хәбәр итә мөфтиятнең матбугат хезмәте.


Комментарийны калдырыгыз
avatar

Янв 13
Янв 09
Ноя 22
Окт 12
Сен 12
Сен 06
Сен 06
Сен 02
Авг 29
Июл 05
Июн 21
Май 24
Май 20
Май 19
Май 19
Май 14
Май 14
Май 13
Май 12
Май 12

40 тартма
Дин
Мәкаләләр


Вакыйга

Әңгәмәләр
© 2009-2024 "Татар Ислам" мәгълүмат агентлыгы
Сайтка куелган язмаларга барлык хокуклар «Ислам info» медиа-төркеменә карый. Материаллардан файдаланганда гиперсылтама ясау мәҗбүри. Массакүләм мәгълүмат чарасын теркәү турындагы таныклыгы: ИА № ФС-77-45782 13. 07 2011 ел. Элемтә, мәгълүмати технологияләр һәм массакүләм коммуникацияләр өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәт (Роскомнадзор) тарафыннан бирелгән. Урнаштырылган материал 18+. т.8 927 242 35 78
Сайтлар ясау һәм сайт белән идарә итү — «Ариф» студиясе