Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин татар дин галимнәре хакында болай диде:
- Безнең бөтен сорауларыбызга җавапларыбыз бар, мәзхәбебез бик көчле. Ул юлны бабаларыбыз сайлаган. Татар дин галимнәре дәлилләр белән һәр сорауны аңлатып биргәннәр. Ислам диненең барлык фәннәре буенча да китаплар язылган. Башка халыкларда, милләтләрдә андый байлык юк. Пакыстанда яшәүче бер китап авторы белән сөйләштек. Ул үзенең китабында Мәрҗани тәфсире хакында яза. Без: "Мәрҗани хәзрәтләренең андый тәфсире юк бит", - дип, аптырап сорадык. Ул: “Минем китапханәдә Баһаутдин Мәрҗани тәфсире кулъязма буларак саклана, гарәп телендә”, - диде . Ә без Мәрҗанинең әтисенең китапларын белмибез дә. Аны барып алырга, үзебездә дә бастырырга кирәк. Госман халифәте галиме Мөхәммәд Зәлих Кәүсәри үзенең китабында: “Мәрҗани китабыннан да көчлерәк китап күрмәдем. Казан басмалары бөтен ислам голәмәләре кулъязмаларыннан өстенрәк”, - дип язган. Бабаларыбыз шундый галим булганнар, хатасыз да язганнар.
Чиставиның китабын Дагыстаннан кулъязма буларак алып кайттык. Ул Дагыстанның беренче мөфтиен укыткан. Бездә, тәсауф өйрәнеп, Дагыстанда сабаклар биргән. Зәйнулла Рәсүлев 1908 елда Сәйфулла Кадыйга тәрикать юлын тапшыра, иҗазәт белән бергә Пәйгамбәребез салләлаһү гәләйһи вә сәлләмнең чапанын да тапшыра. Хәзерге вакытта ул чапан Дагыстанда саклана, без аны бер мәртәбә күрдек. Ул чапан әманәт итеп бирелгән. Зәйнулла хәзрәт аны биргәндә: “Бу әманәтебезне 100 елга гына бирәбез”, - дигән. Мин моны 100 елдан соң шундый кеше татарлардан да чыгар һәм чапанны безгә кайтарачак, дип аңлыйм. Зәйнулла Рәсүлев 1917 елда мәрхүм булган. Бер елдан соң йөз ел тула. Кайда соң безнең галимнәребез?! Бабаларыбыз кебек көчле, олы галимнәр үсеп чыгарга язсын дип телик.
Шулай ук безгә галимнәребезнең, татар дин әһелләренең каберлекләрен карарга кирәк. Кайберләре бик начар хәлдә. Кайберләре хакында мәгълүматыбыз да юк. Авыллардан да мөхтәсибәтләр белән бергә мәгълүматлар җыярга кирәк. Олуг остазларыбызның хезмәтләрен өйрәнү, аларның каберлекләрен белү, тәртиптә тоту барыбызны да уртак бурычыбыз.
Айзирәк Гәрәева, ТР МДН матбугат хезмәтеБу темага:
Ш.Мәрҗанинең әти-әнисе кабер ташы тиз арада реставрацияләнергә тиеш дип саныйбыз – А.Гайнетдинов