29 августта Казанда Мөхәммәд Пәйгамбәрнең ﷺ тууына багышланган шәһәркүләм Мәүлид узачак. Шәһәркүләм Мәүлид Казанда Иске Татар бистәсендә “Мәрҗани” мәчете каршында Каюм Насыйри һәм Фатих Кәрим урамнары киселешендә узачак. Чара 11:00 сәгатьтә башлана, тантаналы ачылыш – 13:00 сәгатьтә.
Татарстан Диния нәзарәтендә Казанда шәһәркүләм Мәүлид бәйрәмен оештыруга һәм уздыруга багышланган матбугат конференциясе узды. Мөбарәк Мәүлид ае – Мөхәммәд Пәйгамбәр ﷺ туган ай бүген кояш баю белән башланачак. Журналистлар белән очрашуда Татарстан Мөфтиенең мөхтәсибәтләр белән эшләү буенча урынбасары, “Мәрҗани” мәчете имам-хатыйбы Равил хәзрәт Зөфәров, Мөфтият казые, Ютазы районы имам-мөхтәсибе, “Фәнис” мәдрәсәсе директоры Марат хәзрәт Мәрданшин, Нәзарәтнең аппарат җитәкчесе Ирек Арсланов һәм Нәзарәтнең “Зәкят” хәйрия фонды генераль директоры Булат Мәрданов катнашты. Спикерлар Мөфтиятнең Мөхәммәд Пәйгамбәр ﷺ туган ай хөрмәтенә ниләр әзерләве һәм Татарстанда нинди чаралар узачагы турында сөйләде.
