Әлеге чыгарылышта, нигездә, хаҗ гыйбадәте, Корбан гаете, аларга әзерлек турында сүз бара.
Видеожурналның даими сәхифәсе - "Имам сүзе"ндә Күрмәүче мөселманнарны укыту-тернәкләндерү үзәк мөгаллиме Фәнис хәзрәт Миңгәрәев гыйбадәт кылу белән бергә, тормышны да алып бару зарурлыгы хакында сөйли.
Коръән ашы, бәби чәе, никах һәм башка хәләл тантаналар, мәҗлесләр - "Ярдәм" милли ислам хәйрия фондының матур юнәлешләреннән берсе. Биредә ашлар халкыбызның гореф-гадәтләренә нигезләнеп, динебез Ислам кануннары буенча уза. Мондый мәҗлесләр нәсел дисбесен ныгыта, җаннарны сафландыра.