Тәкәбберлек

Без үзебезнең дини дәресләрне дәвам итәбез. Бу язмабыз тәкәбберлек дип атала. Аллаһ Коръәндә адәм балаларының күңелендә төрле авырулар бар

БӘЙЛЕ
2010 Авг 09

Без үзебезнең дини дәресләрне дәвам итәбез. Бу язмабыз тәкәбберлек дип атала. Аллаһ Коръәндә адәм балаларының күңелендә төрле авырулар бар икәнлеген барлыкка килә. Йөрәктә авырулар булса, аларны төрле ысуллар белән дәваларга кирәк. Тән авыртса, төрле дарулар белән дәвалыйлар. Калебтә авыру баарлдыкка килсә, нинди авыру икәнен белергә кирәк. Пәйгамбәребез  әйтә: “Сездә бер әгъза бар. Әгәр ул төзәлсә, барлык әгъзалар да төзәлер, әгәр ул авырса, барлык әгъзалар да авырый, ул – җан”. Бу җан безнең әмиребез була инде. Без аны һәрвакытта да сәламәт килеш сакларга тиешбез. Тәкәбберлек – кешенең күңелендә, җанында барлыкка килгән бер авыру ул. Әгәр ул үзен барлык кешеләргә, пәйгамбәрләргә, Аллаһка караганда өстенрәк күрсә, шул бәндә тәкәбберлек һәм горурлык кыла. Ул үзен яхшырак, хәерлерәк дип уйлый һәм хаклыкны инкарь итә. Беркөнне пәйгамбәребез (с.г.в.) үзенең сәхабәләренә болай дигән: “Әгәр кешенең күңелендә бер тамчы булса да тәкәбберлек бар икән, шул җәннәткә кермәс”. Бер кеше болай дип сорады: “Мин матур итеп киенергә яратам, ул да тәкәбберлекме?” Пәйгамбәребез болай дип җавап биргән: “Юк, тәккәберлек шул вакытта гына була, үзеңне башкалардан өстен күрсәң һәм хаклыкны инкарь итсәң”.

Тәкәбберлек 3 төрле була:

1.                  Иң зур тәкәбберлек – Аллаһка карата булган тәкәбберлек. Бу көферлек була.

2.                  Пәйгамбәребез Мөхәммәдкә карата булган тәкәбберлек, бу да көферлек була.

3.                  Кешеләргә карата булган тәкәбберлек.

Коръәндә тәкәбберлекнең 3 төрлесе хакында да әйтелә. “Нәзигат” сүрәсенең 24 аятендә Аллаһ әйтә: “Фиргавен үзенең халкына болай ди: “Мин иң олы Раббыгыз”. Ул шулхәтле тәкәбберләнде ки, хәтта шуның аркасында кяфер булды. Ул үзен алла дип атады. Бу тәкәбберлекнең иң зур ноктасы. Я Раббым, безне тәкәбберлектән һәм башка калеб чирләреннән сакласаң иде.

Нәмрүд патша да Ибраһимга шундый ук сүзне әйтте. “Бакара” сүрәсенең 259нчы аятендә Аллаһы Тәгалә әйтә: “Нәмрүд патша Ибраһимнан сорый: “Кем синең Раббың?” ибраһим болай дип җавап бирә: “Минем Раббым үтерә һәм терелтә”. Нәмрүд патша үзе янына ике кешене чакыртып ала, берсен үтереп. Икенчесен исән калдыра. Аннары болай ди: “Мин дә терелтәм һәм үтерәм”. Бу кеше үзен Аллаһ белән бер дәрәҗәгә куйды. Шулай итеп, бу бәндә кяфер булды. Бу кешенең тәкәбберлеге Аллаһка карата юнәлгән.

Коръәндә пәйгамбәргә карата булган тәкәбберлек хакында да әйтеп кителгән. “Мөэмин” сүрәсенең 47 аятендә Аллаһы Тәгалә әйтә: “Фиргавен кавеме бер Аллаһка гына табынырга чакырыр өчен җибәрелгән пәйгамбәрләргә карата тәкәбберлек белдерделәр”. Без теге ике кешегә (Муса белән Харунга) ышанырга тиешме? Алар бит фиргавеннең коллары. Ничек без аларның пәйгамбәрләр икәнлегенә ышаныйк ди. Хәтта пәйгамбәрләргә ышанмасалар да. Тәкәбберлек кылган булалар. Бүгенге көндә дә пәйгамбәргә карата тәкәбберлек кылына. Пәйгамбәребез (с.г.в.) безгә караңгылыктан яктылыкка чыгу юлын күрсәтте. Ул туры юлны аңлатып кына түгел, ә ничек яшәргә икәнлеген күрсәтте дә. Бер җитәкче кешене табыгыз әле, ул үзенең кануннарын тулысынча үтиме? Мондый кеше бармы ул? Ләкин пәйгамбәребез үрнәк тәртип күрсәтте. Әгәр кеше пәйгамбәргә ышанмаса, аның сөннәтен үтәмәсә, шул зур гөнаһлар һәм тәкбберлек кылып яши. Әгәр тәүбәгә килмәсә, беркайчан да җәннәтне күрмәячәк.

Кешеләргә карата булган тәкәбберлекнең чагылышы хакында бер мисал китерик әле. Фәрештәләрне юк тан бар кылганнан соң, Аллаһ җеннәрне яраткан. Алар уттан яратылсалар да, аларда акыл да булган, шулай ук, аларда изгелек белән явызлыкны сайлау мөмкинчелеге, ихтыяры да булган. Кешеләрдән алар бары тик тышкы кыяфәтләре белән генә аерылып торганнар. Эчке әгъзалары бер үк булган. Җеннәр арасында Газазил исемле җен яшәгән. Башкалардан аермалы буларак, ул күп итеп гыйлем алган һәм тырыш булган. Аннары аның дәрәҗәсе күтәрелгән һәм ул дөнья күкләренең сакчысы булган. Аның кулында җәннәт ачкычы да булган. Гыйлеме белән җеннәрне генә түгел, ә фәрештәләрне дә узып киткән. Фәрештәләр нәрсәнедер белмәсәләр, Газазил янына килә торган булганнар. Газазилнең дәрәҗәсе көннән көн үскән. Ул Аллаһ яраткан затлардан булган. Күкләрдәге барча җан ияләре дә аны хөрмәт иткәннәр. Иманы шул урында калган, ләкин соңрак күңелендә бер авыру барлыкка килгән. Аның барлыкка килүен сизмичә дә каласың. Бу авыру, чир тәкәбберлек дип атала. Тәкәбберлек – үзеңне кешеләрдән өстен күрү һәм хаклыкны инкарь итү. Шундый авырудан Газазил дә читтә калмады. Бу авыруы көчәйгәннән көчәя барды. Ул үзен Аллаһтан тыш иң югары зат дип хис итә башлады. Бу авыру бүгенге көндә кешеләр арасында да бик киң таралган. Нинди генә галим булмасын, бу авырудан котылырга теләмәсә, аннан котыла алмый. Шуңа күрә, шундый чирдән котулы өчен, Аллаһ сынау бирә. Ләкин күбесе аны яхшы яктан кабул итми, анда бары тик яманлыкны кына күрә. Бу фикер түбән таба тәгәрәүгә китерә. Газазилнең дәрәҗәсен күз алдыгызга китерергә була. Ул бер илнең генә ашлыгы булмаган, яки җирнең генә башлыгы булмаган, ә бөтен галәмнең сакчысы булган. Шунда Аллаһ җир йөзендә кешене ярата, бар кыла. Ул бөтен кешеләрнең дә атасы була. Икенче яктан караганда. Бу Газазил өчен зур сынау була. Аллаһ барысына да Адәмгә сәҗдә кылырга куша. Барлык фәрештәләргә дә Адәмгә сәҗдә кылырга кирәклеге хакында әйтелә. Барысы да сәҗдә кылдылар, тик Иблис (Газазил) генә сәҗдә кылмады, тәкәбберләнде һәм кяфер булды. Сәҗдә кылу кешеләрне хөрмәт итү йөзеннән булырга тиеш иде. Газазил дә Адәмне һәм кешеләрне хөрсәт итәргә тиеш иде. Барлык мәхлүкләр дә кешеләргә хезмәт итәргә сүз бирделәр, тик Иблис кенә моңа каршы килде. Аллаһ болай дип сорады: “Син ни өчен Адәмгә сәҗдә кылмадың?” Иблис болай дип җавап бирде: “Мин аңа караганда яхшырак. Чөнки Син аны балчыктан, ә мине уттан яраттың”. Карагыз: Мин аңа караганда яхшырак – менә тәкәбберлекнең нигезе кайда! Үзеңне үлчәүгә дә салмыйча, үзеңне башкалардан өстен күрү. Әгәр дә син үзеңне хисапка салсаң, син иң яхшы бәндәме, әллә сиңа караганда яхшырак бәндәләр күпме? Без үзебез хакында бары тик акылыбыз, иҗтимагый дәрәҗбез, байлыгыбыз, йортыбыз белән генә фикер йөртәбез. Менә шунда син үзеңне башкалардан өстенрәк күрәсең. Ләкин Аллаһ болай ди: “Кем Миңа күбрәк табына һәм Миннән ныграк курка, шул яхшырак”. Тәкәббер кеше Аллаһтан кукамы? Кешеләр алдында син инде тәкәббер, Аллаһ каршында тәкәббер булырга бер генә адым кала. Газазил үзе хакында гына уйлап, әнә шулай ялгыша. Уйлап карагыз: ут яхшыракмы, әллә җирме? Бодайны утка ыргытсак, ул анда яна. Әгәр аны җиргә ыргытсак, ул яңа тормыш бирә. Аннары уңыш була. Дөреслектә, Газазил үзенең тәкәбберлеген җиңә алмады. Ул буйсыну дигән нәрсәне оныткан, югары дәрәҗә инде канына сеңгән. Ул инде тормыш рәвешенә әйләнгән. Инде башка затларны үзеннән түбәнрәк дәрәҗәдә күрергә өйрәнгән. Күп кешелрә белән дә мондый аяныч хәл була. Әгәр укытучы яки имам гыйлем алса, кешеләр арасында дәрәҗәләре күтәрелсә, күңелләрендә тәкбберлек авыруы барлыкка килә. Газазил янына Адәм килгән кебек, теге укытучы янына да күбрәк белгән укытучы килер. Теге укытучы яшь булуына карамастан, ул күбрәк белер һәм Коръәнне дә дөрес итеп укыр. Мөселманнар арасында аңа карата хөрмәте һәм мәхәббәте барлыкка килер. Халык аның дәресләренә йөри башлар. Шул вакытта хәзрәт яки укытучы өчен сынау башлана. Әгәр дә аның күңелендә тәкәбберлек юк икән, ул болай дип әйтер: “Мин сезгә тиешле гыйлемне бирдем. Ә хәзер теге кеше янына барыгыз, ул миңа караганда күбрәк белә”. Кешеләр соңрак аңа йөри башларлар, һәм халык хәтерендә ул иң яхшы укытучы булып калыр. Әгәр инде бу имамның күңелендә тәкәбберлек булса, ул вакытта теге кешене кыерсыта башлар, аның хаталарын эзләр. Моның аркасында фетнә барлыкка килә, исламның үсеше акрыная, аннары үзен дә мәсхәрә кылырлар. Әй мөселманнар, үзенең тәкәбберлеге аркасында мөселманнарга зыян салучылар юк мени? Әгәр бар икән, димәк аның күңелендә Иблис авыруы – тәкәбберлек бар. Тәкәбберлеге аркасында Газазил шайтан дигән исемне алды – Аллаһның рәхмәтеннән сөрелде. Бу шайтанны Аллаһ күк сакчысы дигән эшеннән азат итте һәм кире җиргә төшерде. Адәмне исә җәннәткә күтәрде. Менә нәрсә диелә Коръәндә: “Адәмгә әйттек: хатыныгыз белән җәннәттә яшәгез. Без сезгә ризык бирдек, ашагыз, нәрсә телисез, тик Мин тыйган нәрсәне генә ашамагыз. Әгәр шуны да ашасагыз, золым итүчеләрдән булырсыз”. Әлбәттә, Адәм җеннәр яратылганнан соң 1000 ел вакыт үткәч кенә яратылды. Аллаһ Адәмне Мәккә белән Мәдинә арасында бар кылды. Шайтанны ничек сыйфатлау хакында аңларга була. Үзенең түбәнгә таба тәгәрәвенә ничек инде ул тыныч кына карый алсын, чөнки ул тәкәббер? Көннәр үткән саен аның Адәмгә булган дошманлыгы арта бара. Әгәр дә инде тәүбәгә килсә, Аллаһ аны кичереп, кире үз дәрәҗәсенә кайтарыр иде. Ләкин ул тәүбәгә килмәде, тәкәбберлеге нәрсәдер эшләргә этәрде. Ләкин аны тагын күтәрерләр икәнлегенә ышанмады. Әгәр кешенең иҗтимагый дәрәҗсе төшсә, башкаларның да иҗтимагый дәрәҗләренең төшүен тели. Димәк, аның күңелендә шайтан уйный. Аның күңелендә тәкәбберлек бар. Иблистә бер фикер туа. Ул Адәмне җәннәттән чыгарырга теләде, ләкин моны Аллаһ кына булдыра ала. Адәм җәннәттән чыксын өчен, гөнаһ кылырга кирәк. Адәмне Аллаһ каршында ничек мәсхәрәләргә соң? Ул гөнаһ кылсын өчен, нәрсә эшләргә кирәк? Алай гына гөнаһ кыл дип әйтеп булмый бит инде. Аннары ул Адәмнең һәм хатынының йомшак якларын эзли башлады. Шайтан үзенең вәсвәсәсен кылыр алдыннан, башта кешенең йомшак якларын эзли. Аллаһ Коръәндә әйтә: “Кеше зәгыйфь зат буларак яратылган”. Әгәр бездә йомшак яклар булмаса, ул вакытта намаз ураза һәм башка гыйбадәтләр кирәк тә булмаслар иде. Гыйбадәт бу яклар белән көрәшер өчен кирәк. Һәрбер кешенең дә нәфесе була. Болар белән иманыбыны арттырып була. Нәфес  бервакытта да чикләүләрне яратмый, ул чын ирекне сөя. Ул канун үтәлмәүне, ләззәтне ярата. Ул күңелгә буйсына һәм аннан ирекне сорый. Нәфес болай ди: “Миңа аракы эчәргә, зина кылырга ирек бир”. Нәфескә каршы торыр өчен күңел каян көчне тапсын? Әгәр дә иманыбызны арттырмасак, намаз укымасак, ураза тотмасак, көчне каян алабыз. Нәфес көндез дә, төнлә дә йокламый. Шайтан нәфескә ярдәм иүче тышкы дошман. Кешеләр менә мондый гыйлемнәргә ирешергә тиешләр. Һәрбер кешенең дә йомшак яклары була. Кемдер яхшы яшәргә тели. Кемдер акчаны ярата. Кемдер ялкаулаша, кемдер телен тыеп тора алмый. Әгәр иманыбызны арттырырга теләмәсәк, бу нәфесебезнең тоткынына әверелербез. Алар исә шайтанның дуслары. Шуңа күрә, башта йомшак якларын өйрәнергә кирәк. Аннары күңелебезгә сакчылар җибәрергә кирәк. Бу сакчылар кешене һәм аның күңеленә шайтан үтеп керә ала торган юлларны сакларга тиешләр. Бу җиңел эш түгел, чөнки шайтанның яше бик зур. Үзенең тормышында шайтан күп нәрсәләрне күргән, күп гыйлемнәр алган. Туры юлдан тайпылдыруны ул уен кебек кенә кабул итә. Ул кешенең йомшак якларын инде күптән өйрәнгән, кешенең күңеленә үтеп керер өчен бик күп методларны белә. Аллаһ шайтанга каршы торыр өчен бик күп киртәлрә биргән, боларга зикер кылу, дога кылу, гыйбадәт керә. Үзеңне өйрәнү бик мөһим. Белегез: иблис каян үтеп керә ала. Әгәр шул яктан үзегезне сакласагыз, бу зур тырышлык була. Шуңа күрә, сабыр да булырга кирәк. Әлбәттә, Иблис Адәмнең һәм хатынының йомшак якларын өйрәнде. Аннары аларны тапты. Алар җәннәттәге нигъмәтләрне яраталар икән. Күңелләре белән шушы рәхәтлекләргә ияләштеләр, шуңа күрә, болардан аерылысылары да килми. Чөнки Адәм боларның җир йөзендә юк икәнлекләрен белә. Менә бу инде икенче авыру. Бу абйлык белән бәйләнгән. Бу авыру оят белән әхлакны юкка чыгара. Моннан кеше байлыгының колы да булып китә. Иблис кешеләргә болай дигән: “Беләсезме, ни өчен Аллаһ бу җимешләрне ашауны тыйды?” Шайтан бу сүзне тегеләр гөнаһ кылсыннар өчен әйтә, чөнки ул аларны Аллаһ каршында мсәхәрәләргә тели. Аллаһ юит боларны ашауны тыйда, монда инде иблиснең максаты – алар моны ашасыннар. Аллаһ аларны җәннәттән куып чыгара ала. Монда Адәм белән Хәва “белмибез” дип әйттеләр. Иблис әйтә: “Әгәр белмәсәгез, мин әйтәм. Әгәр дә сез боларны ашасагыз, җәннәттә мәңге каласыз, шуңа Аллаһ боларны ашаудан тыйды”. Байлык белән хакимият – кеше менә бу ике нәрсәдән өзелә алмый, аны аннан туктату авыр. Алар да боларны югалтырга теләмәделәр. Бу агачка якын бардылар, Аллаһка өметләнүдә шикләнделәр. Язмышларын үз кулларына алып, төзәтергә теләделәр. Аллаһка өметне югалтып, язмышларыннан котылырга теләүчеләр бар ул. Аллаһка өметне югалтып, Адәм белән Хәва да җәннәттә мәңге калырга теләделәр. Менә нәрсәдә аларның гөнаһлары, ә инде тыелган җимешне ашау – тышкы күренеш кенә ул. Алар Аллаһка карата булган иманнарын киметтеләр. Шуның өчен, алар җәннәттән куылдылар. Җомга көнне Аллаһ Адәмне юктан бар кылды, җәннәткә кертте, шул ук көнне җәннәттән укып та җибәрде. Икенде намазыннан соң җәннәтке кертелде, ахшам намазы алдыннан куылды. Бу җирдәге 130 елга тигез. Адәм Шри-Ланка утравына төшкән. Хәва исә хәзерге Җиддә шәһәре янына төшкән. Монада аның кабере бар дип тә әйтәләр. Менә иблис үзенең максатына иреште: Адәм белән Хәва инде җәннәттә түгел. Аның шатлыгы зур иде. Ул үзе дә түбән дәрәҗәдә, башкалар да түбән дә рәҗәгә төштеләр дип сөенә. Әгр кемдер башкаларның дәрәҗәләре төшә дип шатланса, бу шайтан куанычы була. Бу тәкәббер кешенең шатлыгы. Безнең күңелләрдә дә андый авырулар юкмы? Ләкин Иблиснең шатлыгы озакка сузылмады, чөнки Адәм белән Хәва тәүбәгә килделәр. Аллаһ әйтә: “Адәм тәүбәгә ашыкты”. Раббысы өйрәткән тәүбә сүзләрен әйтте.  Аллаһтан гафу сорады. Аллаһ аның тәүбәсен кабул итеп, аны кичерде. Чөнки Ул тәүбәләрне кабул Итүче һәм Кичкерүче. Аннары Иблис кайгыга калды. Аның дошманлыгы арта башлады, уч алу теләге көчәйде. Һәрбер кешенең туры юлы өстендә утырачагына, кешеләрне туры юлдан адаштырачагына ант итте. Күргәнебезчә, иблис һәрбер кешенең дошманы. Кешеләр туры юлдан тайпылсын дип көне-төне тырыша. Кешенең йомшак якларын эзли, аңа начар яктан йогынты ясый. Без үзебезнең йомшак якларыбызны төзәтергә тиешбез. Иман белән шайтанга каршы торырга кирәк.

Борынгы җитәкчеләр болай дигәннәр: әгәр кеше нәфесе аркылы гөнаһ кылса, ул тәүбәгә килә, әгәр тәкәбберлеге белән гөнаһ кылса, ул тәүбәгә килергә ашыкмый.

Адәм белән Хәва нәфесләре аша гөнаһ кылдылар, шуңа күрә, алар тәүбәгә килделәр. Шайтан тәкәбберлеге белән гөнаһ кылды, шуңа күрә, ул әле бүген дә начар юлда. Әлбәттә, тәкәбберлек берничә төрле була. Һәрбер гасырда да үзенчәлекле тәкәбберлек була. Элек борынга тәкәбберлекләр булса. Хәзер башка төрле тәкәбберлекләр бар. Аларның кайберләрен карап китик.

Әгәр бала ата-анасын тыңламаса, аларның сүзләренә колак салмаса, үзен алардан өстен күрсә, димәк, ул тәкәбберлек белән чирле.бу бала кечкенә чактан ук шушы авыру белән авырган. Бу баланы тизрәк мөселман итеп тәрбияләргә кирәк.

Әгәр хатын-кыз үзенең иренә буйсынмаса, үзен иреннән акыллырак итеп күрсә, димәк, хатында тәкәбберлек авыруы барлыкка килде дигән сүз. Тәрбияләсен аны. Әлбәттә, бүгенге көндә хатын-кызлар күп эшне башкаралар, шуңа күрә, ирләр эчәләр һәм ялкаулашалар. Аллаһка шөкер, хатын-кызда сабырлык күп, эшли дә, балаларын да карый. Мәчеттә дә күбрәк хатын-кызлар йөри. Әгәр ир гаиләнең матди хәлен үз өстенә алса, җәмгыять яхшылана. Хатын-кызларда да тәкәбберлек авыруы бетә. Әлбәттә, хатын-кыз бу авырудан сәламәтләнергә тиеш. Шуңа күрә, хатын-кыз баш булырга омтылмасын, чөнки балалар һәм оныклар сезнең үрнәктә тәрбияләнәләр.

Әгәр укучы укытучыдан үзен өстенрәк күрсә, укытучының сүзләренә колак салмый, чөнки күңелендә тәкәбберлек авыруы бар.

Әгәр дә галим кеше шәкертләре хөрмәт итми, басып каршы алмыйлар дип зарланса, димәк, аның күңелендә тәкәбберлек чире бар.

Әгәр җитәкче кеше эшчеләрнең аннан начаррак икәнлеклрәен күрсә, аларга гел кычкырып торса, димәк. Аның да күңеле авыру, чөнки ул тәкәббер.

Менә без тәкәбберлеккә мисаллар китердек. Ул чирне дәваларга кирәк, ләкин ничек итеп?

Иң кулай юл – Аллаһны тану, бу дөньяны Аллаһ биргән. Үлгәннән соң да Аңа каһтабыз. Әгәр дә тәкәбберлек белән үлсәк, беркайчан да җәннәткә кермибез. Кем ихлас күңел белән намаз укый, шул бу чирдән котыла.

 


avatar
1 Ahmed • 14:23, 2014 Янв 19
This weibste makes things hella easy.
Комментарийны калдырыгыз
avatar

Янв 13
Янв 09
Ноя 22
Окт 12
Сен 12
Сен 06
Сен 06
Сен 02
Авг 29
Июл 05
Июн 21
Май 24
Май 20
Май 19
Май 19
Май 14
Май 14
Май 13
Май 12
Май 12

40 тартма
Дин
Мәкаләләр


Вакыйга

Әңгәмәләр
© 2009-2024 "Татар Ислам" мәгълүмат агентлыгы
Сайтка куелган язмаларга барлык хокуклар «Ислам info» медиа-төркеменә карый. Материаллардан файдаланганда гиперсылтама ясау мәҗбүри. Массакүләм мәгълүмат чарасын теркәү турындагы таныклыгы: ИА № ФС-77-45782 13. 07 2011 ел. Элемтә, мәгълүмати технологияләр һәм массакүләм коммуникацияләр өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәт (Роскомнадзор) тарафыннан бирелгән. Урнаштырылган материал 18+. т.8 927 242 35 78
Сайтлар ясау һәм сайт белән идарә итү — «Ариф» студиясе