Рәҗәб ае.

Аллаһ Тәгалә Үзенең хикмәте илә кайбер ай вә көннәрне башкалардан өстен, мәртәбәле кылды. Елның Корбан, Гарәфә, Гашүра көннәре, Кадер

БӘЙЛЕ
2010 Июл 01

Аллаһ Тәгалә Үзенең хикмәте илә кайбер ай вә көннәрне башкалардан өстен, мәртәбәле кылды. Елның Корбан, Гарәфә, Гашүра көннәре, Кадер төне, атнаның җомга көне. Унике айның солтаны - Рамазан ае. Аллаһ ул вакытларны безләргә кимчелек-хаталарыбызндан пакьлану, әҗер-саваплар җыеп калырга олуг форсат итте. Корбан көнендә бугазланган малларыбыз гөнаһларыбыга кәффарәт, Гарәфә рузасы үткән һәм киләчәк, Гашүра рузасы киләчәк елның гөнаһларын юа. Кадер төнен зикер вә гыйбадәттә уяу үткәрү мең айдан хәерлерәк. Рамазан аеның башы рәхмәт, уртасы мәгъфират, ахыры уттан котылу... Шуныды да әйтү кирәк, халык арасында Аллаһ Тәгалә аермаган кайбер ай вә көннәрне аерып, башкалардан өстен күрү гадәтләре таралган.

Раҗәб ае да халкыбыз гадәтенә изге ай булып кергән. Раҗәб аен күп кенә әби-бабаларыбыз изге ай дип көтеп алалар. Рузалар тоталар, садәкалар бирәләр. Әйе, Раҗәб ае Аллаһ Тәгаләнең унике ае арасыннан сайлап алган дүрт хәрам айның берсе булып тора. Ләкин ул айда аерым гыйбадәтләр турысында бер генә бер аятьтә, хәдистә яки галимнәребезнең хезмәтләрендә ишарәләр күрелми.

Раҗәб аен изгеләштерү кайдан барлыкка килгән соң? Гарәпләр кавеме ислам динен кабул иткәнчегә кадәр раҗәб аен бик олылыглаганнар. Кавемнәр арасында бәрелешләр барса, раҗәб аенда туктап торганнар, раҗәб аена хөрмәт йөзеннән корбан чалганнар. Бөтен раҗәб аен бәйрәм итеп, өйләрендә тәм-том, затлы ризыклар хәзерләгәннәр. Ләкин Аллаһның илчесе ислам дине белән килгәч, иман әһелләре өчен изге ай - Рамазан ае булды.

Бик күп кардәшләребез мәчетләргә шалтраталар, газета-радио хезмәткәрләре раҗәб ае турында сорашалар. Раҗәб аеның рузасы, гыйбадәтләре, раҗәб аенда гомрә-хаҗ кылу һ.б.

Корбан чалу. Пәйгамбәребез: “Раҗәб аеның корбаны юк”, - диде. (Бухари, Мөслим риваятьләре). Хәсән әлБасри да: “Исламда раҗәб корбаны юк, ул җаһилиятьтә генә булган”, -ди.

Бәйрәм итү. Сәхабәләр раҗәб аеннан бәйрәм ясамаганнар. Ибне Габбәс кебек олуг гыйлем иясе булган сәхабә, бу айда бәйрәм итүчеләрне күрсә, тыя торган булган.

Раҗәб аенда махсус намазлар һәм руза тотулар. Газиз, Кардәшләрем, раҗәб аенда аерым фазыйләтле намаз һәм рузалар турында төгәл дәлилләр юк. Кайбер кешеләр: “Ә ни өчен календарь битләрендә, газеталарда бу хакта дин әһелләре яза?” - диярләр. Күренекле галимебез, мөфти Р.Фәхретдин яза: “Гадәттә дингә кушыла торган яңа нәрсәләр дин “галимнәре” тарафыннан “дин” исеме берлә кушыла да, тикшерергә көчләре җитмәгән халыклар ул нәрсәләрне “дин” исемендә булу сәбәпле шатлык берлә кабул итәләр”. (“ҖәвамигульКәлим шәрхе” 213 бит).

Раҗәб ае хакында хәтта күп кенә хәдисләр дә китерәләр.

“Раҗәб аенда бардыр бер төн һәм көн, кем ул көнне руза тотып, төнен намазда үткәрә, ул бәндә 100 ел намаз укыга һәм 100 ел руза тоткан кебек була”.

“Кем раҗәб аеның 27 төнендә 12 рикагать намаз укый, Аллаһ аның 60 еллык хаталарын кичерә”.

“Бардыр җәннәттә бер елга Раҗәб диелә. Суы сөттән ак, балдан татлы, кем раҗәбнең бер көнендә руза тота, Аллаһ аны шул елгадан эчерә”.

Бу хәдисләр барысы да яки бик “загыйфь”, яки бөтенләй ялган хөкемендә. Алар белән дәлилләнү һәм гамәл кылу ярамый. Имам ибн Саләх: “Раҗәбнең махсус намазлары бидгать, хәдисләре ялган. Ул хәдисләр һиҗрәтнең 400 нче елыннан соң гына килеп чыккан. Төннәренең дә фазыйләте юк”,- дия. Гомәр ибн Хаттаб раҗәб аенда махсус руза тотучыларга рузаларын өздерә торган булган һәм: “Нәрсә ул раҗәб? Раҗәб аен җаһилиять заманнарында олылыгладылар. Ислам килгәч ул олылыглау бетте”, - дигән.

Пәйгамбәребез кайсы көннәрдә руза тоткан, без дә шул вакытларда тотсак адашмасбыз. Гаишә р.г. пәйгамбәребезне шәгъбан аеның күпчелеген руза тотты дип тапшыра һәм бер кеше Гаишәдән раҗәб рузасы хакында килеп сорагач, аңа: “Шәгъбан рузасын тот”, - дия.

Раҗәб аенда кече хаҗ, гомрә кылу турында да күп сорашалар. Гомрә хаҗын ел әйләнәсендә кылырга була һәм аның аеруча фазыйләтле вакыты рамазан ае. Галимнәребез исә, раҗәб аенда гомрә кылуның дәрәҗәсе хакында һичбер дөрес дәлил юк диләр.

Газиз дусларым. Раббым Аллаһ фазыйләтле вакытларны Үзе билгели, ул вакытларда кыласы гамәлләрне Үзе өйрәтә. Әҗер-савапны да Ул бирә. Адәм баласына, хәтта пәйгамбәргә дә андый хак бирелмәгән. Гыйбадәт кылу өчен Аллаһның аерым вакытлары бик күп. Ел әйләнәсендә Гарәфә көне, Корбан, Гашүра көннәре. Мең ай гыйбадәттән хәерле Кадер төне. Тулы бер гыйбадәт ае - Рамазан... Һәр айның 13,14,15, дүшәнбе һәм пәнҗешәнбе көннәрендә руза тотыгыз, җомга көнне дога кылыгыз, пәйгамбәребезгә салават әйтегез. Һәр көнне иртә вә кичнең махсус зикер-догалары бар, азан белән камәт арасы, тәүбә, дога, истигъфар өчен төннең өченче кисәге һәм башка шуның кебек дәлилле вакытлар бар һәм күп, әлхәмдүлилләһ. Рамазан ае якынлаша, аңа хәзерләник. Шагбан аенда рузалар тотыйк. Мөһим эшләрне рамазанга кадәр тәмамлыйк. Мөбарәк айны тулысынча Аллаһ Тәгаләгә багышлыйк.

Раббым Аллаһ безләргә хәерле гыйлемнәр алып, шул гыйлемнәр белән Ул разый булган хак гамәлләр кылырга насыйб итсен.

 


Комментарийны калдырыгыз
avatar

Янв 13
Янв 09
Ноя 22
Окт 12
Сен 12
Сен 06
Сен 06
Сен 02
Авг 29
Июл 05
Июн 21
Май 24
Май 20
Май 19
Май 19
Май 14
Май 14
Май 13
Май 12
Май 12

40 тартма
Дин
Мәкаләләр


Вакыйга

Әңгәмәләр
© 2009-2024 "Татар Ислам" мәгълүмат агентлыгы
Сайтка куелган язмаларга барлык хокуклар «Ислам info» медиа-төркеменә карый. Материаллардан файдаланганда гиперсылтама ясау мәҗбүри. Массакүләм мәгълүмат чарасын теркәү турындагы таныклыгы: ИА № ФС-77-45782 13. 07 2011 ел. Элемтә, мәгълүмати технологияләр һәм массакүләм коммуникацияләр өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәт (Роскомнадзор) тарафыннан бирелгән. Урнаштырылган материал 18+. т.8 927 242 35 78
Сайтлар ясау һәм сайт белән идарә итү — «Ариф» студиясе