Саулык – зур байлык.

Галәм буйлап, Раббымызның нигъмәтләрен санап китсәк, санап бетерә алмыйбыз. Әйе, Аллаһның кешеләргә булган рәхимлеге чиксез. Галәмдә кеше исемен йөртүче зат,

БӘЙЛЕ
2010 Июл 01

Галәм буйлап, Раббымызның нигъмәтләрен санап китсәк, санап бетерә алмыйбыз. Әйе, Аллаһның кешеләргә булган рәхимлеге чиксез. Галәмдә кеше исемен йөртүче зат, бик кечкенә, шуңа карамастан, Аллаһ аңа зур игътибар биргән.

Аллаһның нигъмәтләрен хисаплап бетерә алмасак та, аларның иң кыйммәтлеләрен чамаларга мөмкин.

Кешеләрнең күбесе иң зур нигъмәт буларак, байлык-муллыкны күрәләр. Аналар да сабыйлары өчен дога кылганда беренче чиратта мул тормыш телиләр. Бай кешеләрнең тормышларына карап, ярлыраклар көнләшә: «Бай булсам, бәхетле булыр идем», - дигән хыяллар күпләрнең күңел түрләрендә.

Бер кеше: «Ярлы булганчы, Аллаһ миңа байлык бирсен һәм авыру итсен»,- дип әйтә. Аннан: «Чирле булгач, сиңа байлык нәрсәгә соң?»-дип сорагач. Ул: «Байлыгымның бер өлешенә дөньяның иң яхшы хастаханәләрендә дава алам, калганы белән гомерем буе мул тормыш итәм»,-дип җавап кайтара бичара. Аллаһ аның теләген кабул итә һәм ул кешенең эшләре яхшыра, ул бик күп байлык туплый. Ләкин баюы җиткәч тә аңа Аллаһ каты авыру бирә. Бай бер хастаханәдән икенчесенә йөреп, бөтен акчасын бетерә һәм шул хастаханәләрнең берсендә китеп тә бара.

Әйе, сәламәтлек Аллаһтан булган бик тә кыйммәтле зур бүләк. Аллаһыдан булган зур бүләк. Ләкин кешеләрнең күбесе, аның кыйммәтен аңламыйлар.

Бар абзый йомышын үти алмаганнан шифаханәгә килә, табиблар аңа катлаулы операция ясарга тәкъдим итәләр. Хәҗәтне үти алмау зур газап булу сәбәпле, авыру кеше озакта уйламый ризалыгын бирә. Операция уңышлы гына үтеп, абзый савыкканнан соң, хастаханә авыруга операциянең бәясе язылган кәгазьләрне тапшыра. Бәяне күргән абзыйның күзләреннән яшь бәреп чыга. Табиблар аны кызганып, бәяне бераз киметергә тәкъдим итәләр. Шул вакытта абзый аларга: «Әй балакайларым, мин бәянең күплеген күреп еламыйм. Раббым Аллаһ, миңа 70 ел бер хәсрәтсез хаҗәт үтәргә насыйб итте һәм бер тапкыр да кулыма мондый төр кәгазь бирмәде.»

Аллаһ безләргә бу нигъмәтләрне бирде һәм алмашка бер тиен дә сорамады. Бәлки, Сәламәтлек бушка бирелгәнгә дә, аның кадере юктыр.

Пәйгамбәребез с.г.в. әйтте: «Ике төрле нигъмәтнең кешеләр кадерен белмиләр. Берсе буш вакыт, икенчесе сәламәтлек.»

Сәламәтлек – Аллаһтан бәндәләренә бирелгән бер әмәнәттер. Кеше ул әмәнәтне алып файдаланырга, аны сакларга тиеш һәм кыямәт көнендә кеше ул нигъмәт өчен җавап тотачак.

Никызганыч, күбебез булган нигъмәтләрне югалта башлагач кына аңыбызга киләбез. Авырту, сызлану кебек яман хисләрне татып карагач даруханәгә, табибка чабабыз. Күзебез күрсен, колагыбыз ишетсен, кул-аякларыбыз төзек булсын өчен бернәрсәбезне дә кызганмыйбыз. Аллаһ Тәгалә әйтте: «Ул: Аллаһ, сезләрне юктан бар кылды, сезләргә хаклыкны ишетү өчен колаклар, күрү өчен күзләр һәм аңлау өчен гакыл бирде. Сез бик аз шөкер итәсез». Мөлек 23.

Бер табиб сукыр кешегә 10000 долларга күрүеңне кайтарам дисә, кеше бар нәрсәсен сатарга риза буладыр. Чөнки ул көн яктысын, кадерле туганнарыңны, дусларыңны күрүнең кадерен белә. Ә ник соң кеше барча нигъмәтләрне бирүче Аллаһны оныта. Гомере буе бар нигъмәтләрне файдаланып, ул нигъмәтләрнең кайдан килгәнлеге, Кем тарафыннан бирелгәнлеге хакында уйланып та карамаган кешеләр шактый.

Һичкөтмәгәндә, тәнебез сызланып куйса, үзебез дә сизмәстән, «Йә Аллаһ»,-дибез. Сәламәт чагыбызда Аллаһны онытабыз. Пәйгамбәребез с.г.в.: «Аллаһыны җиңел чакларыгызда искә төшерегез. Авыр вакытларыгызда Ул да сезне исенә төшерер»,-диде.

Динебез исламда сәламәтлеккә зыян китерә торган нәрсәләр катгый рәвештә тыела. Пәйгамбәребез с.г.в. : «Үзеңә дә, башкаларга да зыян салма»,-диде. Югалткан нигъмәтне кайтарырга тырышуга караганда, булган нигъмәтне саклау җиңелрәк. Пәйгамбәребез с.г.в.: «Саклану, дәваланудан хәерлерәк»,-диде.

Уйлап карасак, күп вакытта, Адәм баласы үзенең сәламәтлегенә, үзе балта белән чаба. Берәү даруханәдән дару карый, икенчесе кибеттән кыйммәтле тәмәке ала. Тәмәке алып, үз сәламәтлеген җимерү өчен, аена 500-1000 сум акча бик аз тоелса, шул ук акчаны ай саен берәр ялгыз карчыкка дару өчен биреп тору котычкыч дәрәҗәдә күп сыман. Исерткеч эчемлекләр, наркотиклар турында әйтәсе дә юк. Үлгән хайван итләре тыела. Асылында хәләл булган тавыкның да ашаган ризыгының күпчелек өлеше нәҗес-пычрак булса, аның итен ашарга ярамый.

Спорт белән тәнне ныгыту киңәш ителә. Пәйгамбәребез с.г.в. йөгергән һәм: «Көчле мөселман, Аллаһ каршында загыйфь мөселманнан сөеклерәк. Икесендә дә хәерлелек бар»,-диде.

Инде, кешегә авыру килде икән, ул кешегә Аллаһтан сабырлык сорарга һәм дәва юлларын карарга кирәк. Пәйгамбәребез с.г.в. авырган сәхәбәләренә дәваланырга боерды. Үз белдегең белән дә дәваланырга түгел, ышанычлы, гыйлемле табибларга күренергә кирәк. Аллаһ Тәгалә Коръәндә: «Әгәр бер нәрсәне белмәсәгез, белгәннәрдән барып сорагыз»,- дип боерды. Табиблар махсус шул гыйлемнәрне өйрәнгәннәр икән, кешеләрне дә алар дәваласыннар. Табибчылык гыйлемен белмәгән кешенең дәвасыннан зур зыян гына күрергә мөмкин.

Дарулар кабул иткәндә, аларның хәләллегенә игътибар итәргә кирәк. Пәйгамбәребез с.г.в.: «Дәваланыгыз, ләкин хәрам белән түгел. Хәрамнан дәва юк»,-диде. Мөмкин булса, Аллаһ биргән табигатьтә булган даруларны кулланырга тырышырга кирәк. Янәшәбездәге табигатьтә нинди генә әзер дарулар юк. Күпме дарулы үләннәр, файдалы җиләк-җимешләр.

Коръәндә Аллаһ инжир, зәйтүн, тәмер-финик җимешләрен искә ала. Уйлап карасак, Аллаһ без Адәм балаларына дарулы үсемлекләрне үстереп кенә калмый, аларны җыеп та бирә. Кечкенә генә умарта кортлары, Аллаһның әмере белән, армый-талмый бал җыялар. Аларга ул кадәр бал нәрсәгә? Аллаһ Коръәндә әйтте:

«Раббың умарта кортына әмер бирде: Кешеләр яшәгән урыннарга оялар яса. Барча үсемлекләрдән аша һәм Раббыңның юлларыннан итәгать белән йөр. Аларның эчләреннән төрле төстәге сыекчалар чыга. Ул нәрсәләрдә кешеләр өчен шифадыр». Умарта корты 68-69.

Пәйгамбәребез с.г.в.: «Шифа өч нәрсәдә»,- диде, шулардан беренче булып балны әйтте.

«Сезнең өчен хайваннарда да гыйбрәт бар. Сезләргә кан белән тизәк арасыннан чиста сөт аерып эчертәбез. Ул сөт - эчүчегә ләззәттер». Умарта корты 66.

Умарта кортлары безгә үләннәрдән бал җыя, сыер, дөя, кәҗәләр үләннәрне җыеп безгә шифалы сөтләр бирә. Пәйгамбәребез с.г.в.: «Сөтнең файдасы тимәгән бер авыру да юк»,-диде.

Аллаһның нигъмәтләрен сакламасак, Ул нигъмәтләр өчен Аңа рәхмәтле булмасак, бер көнне алардан мәхрүм калуыбыз да бик мөмкин. Кешегә берәр төрле яхшылык кылып, аннан рәхмәт тә ишетмәсәң, аңа кабат изгелек кыласы килми. Бар нигъмәтләрен алып, гомердә бер сәҗдә дә кылмаган кешеләргә дә Аллаһның рәхимлек кыласы килмәс. Байлык белән сыналып, шөкер итми һәлак булган милләтләр, тарих битләрендә шактый.


Комментарийны калдырыгыз
avatar

Янв 13
Янв 09
Ноя 22
Окт 12
Сен 12
Сен 06
Сен 06
Сен 02
Авг 29
Июл 05
Июн 21
Май 24
Май 20
Май 19
Май 19
Май 14
Май 14
Май 13
Май 12
Май 12

40 тартма
Дин
Мәкаләләр


Вакыйга

Әңгәмәләр
© 2009-2024 "Татар Ислам" мәгълүмат агентлыгы
Сайтка куелган язмаларга барлык хокуклар «Ислам info» медиа-төркеменә карый. Материаллардан файдаланганда гиперсылтама ясау мәҗбүри. Массакүләм мәгълүмат чарасын теркәү турындагы таныклыгы: ИА № ФС-77-45782 13. 07 2011 ел. Элемтә, мәгълүмати технологияләр һәм массакүләм коммуникацияләр өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәт (Роскомнадзор) тарафыннан бирелгән. Урнаштырылган материал 18+. т.8 927 242 35 78
Сайтлар ясау һәм сайт белән идарә итү — «Ариф» студиясе