Русиядә соңгы вакытта бу хакта сүз куерталар. Сүз киләчәгебез – алмашның киләчәге хакында. Ана карынындагы сабыйны юк итү динебездә гөнаһ санала. Көмәнлелекне тыю да бик күңелсез хәлләргә китерүе дә ихтимал. Яшерен генә йөклелекне өзү очракларының барлыгын һәм аналарның үлү очракларын ишеткәннәр дә булды. Нәтиҗәдә ана төрле авыруларга да дучар булуы мәгълүм.
Мондый фикер дә бар. Элек гаилә коручылар – егет тә, кыз да, аларның туганнары да ике якның нәселен тикшергәннәр, нәселдәнлек авыруларын белешкәннәр. Бу начармыни?
Булачак ананы – бүгенге кызларны гаиләдә ничек булырга өйрәтәбезме? Ир баланы да ата булуын һәм аның җаваплылыгын аңлатып үстерәбезме? Хикмәт шунда – гаиләдә ата кешенең ролен күтәрәсе иде.
Тапшыруда табибә, ярдәмгә мохтаҗлар оешмасыннан вәкил, журналистлар һәм депутатлар катнашты. Сөйләшү темасы һәм гамәле җиңелләрдән түгел. Уйландыра. Әлеге тапшыруда мин дә катнаштым һәм бу мәсьәләгә ислам дине нигезендә аңлатылган мәсьәләләрне җиткердем.
Әлмира Әдиятуллина, җәмәгать эшлеклесе, журналист, “Мөслимә” иҗтимагый оешмасы җитәкчесе.