Казан сәхнәсендә бу спектакль берничә ел дәвамында бара. Шуңа күрә аның эчтәлегенә артык тукталып тормыйм. Бары тик күрмәүчеләр һәм начар күрүчеләрнең спектакльгә бару, аның карау процессына тукталасым килә. Баштан ук актерлар уенының шәкертләр күңеленә барып җитүен, Татарстаннан читтә яшәүче татарлар өчен өчен саф чиста татар телендә сөйләшкәнне ишетүнең үзенә бер рәхәт булуын әйтәсем килә.
Күрмәүче мөселманнарны укыту-тернәкләндерү үзәге турында күп сөйләнә, күрсәтелә, күп языла. Әмма мондагы эшчәнлекнең асылына шушында “кайнаган” кеше генә тулысынча төшенә аладыр. Үзәктәге хезмәткәрләрнең фидакарь хезмәте, аларның сабырлыгын әйтеп тә тормыйм инде. Күрмәүче мөселманнарның тормышны шулкадәр яратуларын, алдагы көнгә өмет белән яшәүләрен күрсәтәсем килә минем. Кичә дә автобуста театрга барганда, шатлыклы көр тавыш белән сөйләшеп баруларын, театрга кергәндә дә күзләре начар булса да күрүчеләрнең бөтенләй күрмәүчеләрне култыклап алып, юл күрсәтүләре сокландырды мине. Бер үк вакытта тетрәндерде дә... Юлны күрмәсәләр дә, аяк киемен, ишекне таба алмасалар да, алардан “эх” иткән тавыш та чыкмый. Зарлануны ишетмисең дә, ишетмисең инде. Бу – мактау сүзләре түгел, ә рух батырлыгына соклану.
Инде берничә ай дәвамында шушы “казанда кайнау” - көн саен күрмәүчеләр белән аралашу дәверендә миндә хисләрнең төрлесе туды. Мин тормыштан зарланган, тормыштан тәм тапмаган, кояш астында үз юлын таба алмаган кешеләргә нәкъ менә тернәкләндерү үзәгендәге кешеләр белән сөйләшергә, аралашырга киңәш итәр идем. Ул чакта тормыштагы бөтен приоритетлар да үз урынына утырыр иде.
Римма Гатина.