Җәннәт Минһаҗева – Halalshop проектының җитәкчесе. Кичәдә Парвина Әбүзәрова бик тирән эчтәлекле шигырьләрен укыды. Ул шундый нечкә күңелле затын-кызга үзенчә карый- чәчәк итеп тә, хикмәтле җан итеп тә күрә ул гүзәл җаннарны. Мөслимә кызлар аның шигырьләрен тын да алмый тыңлады.
Халык чарага килә торды, “Регистан” рестораны белән хозурлануын дәвам итте. Теләүчеләр үзләренә кием-салым – күлмәкләр, яулыклар, бизәнү әйберләре һәм хатын-кыз өчен башка кирәк-яракны сатып ала алды.
Ә.Һәдия.