Мактау вә Рәхмәт хатлары, дипломнар мулдан өләшенде. Фәрит Гобәев шикелле актив фотографлар да олыланды. Ветеран журналистлар үзләренең хатирәләре белән уртаклашты.
Без дә - Мөслимә Шәфыйк, Вәсилә Рәхимова бер тирәдә җиләк-җимеш, яшелчә салаты капкалап утырдык. Башка аш-су ризыклары, итләре хәләл түгел, диделәр. Югыйсә, без хәләл ризык белән туклануны өстен күрәбез. Киләчәктә бу бәйрәмебез дә хәләл ризыклардан булса иде.
Каләмдәшләребезнең исәннәренә хәерле гомер, хәерле сәламәтлек, вафатларының рухлары шат булса иде дип дога кылабыз.
Әлмира Һәдия.