2016 Дек 12. Фото: Римма Гатина
Изге Болгар җирендә дүртенче мәртәбә оештырылучы бәйрәм чарасында Татарстан Дәүләт Киңәшчесе, “Яңарыш” республика фондының Попечительләр советы рәисе Минтимер Шәймиев, Татарстан Президенты Аппараты җитәкчесе Әсгать Сәфәров, Ислам мәгарифе буенча совет рәисе, РИИ ректоры Рәфыйк Мөхәммәтшин, Иордания университеты профессоры Габдераззак Габдеррахман, Россия мөселманнары Үзәк Диния нәзарәте рәисе, Россиянең югары мөфтие Югары мөфти Тәлгать Таҗетдин, Россия Федерациясе мөселманнары Диния нәзарәте рәисенең беренче урынбасары Рушан хәзрәт Аббясов, Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте рәисе Камил хәзрәт Сәмигуллин, Татарстан Президенты ярдәмчесе Камил Исхаков, Россиянең төрле төбәкләреннән мөфтиләр, дин әһелләре, җәмәгать эшлеклеләре катнашты. Быелгы Мәүлид бәйрәме Болгар Ислам академиясе буенча мөһим карарлар кабул ителү белән тарихка кереп калырдыр.
Татарстан Дәүләт Киңәшчесе, “Яңарыш” республика фондының Попечительләр советы рәисе Минтимер Шәймиев журналистлар белән аралаша
Мәүлидтә катнашучылар Россия мөселманнары Үзәк Диния нәзарәте рәисе, Россиянең югары мөфтие Тәлгат Таҗетдин имамлыгында ахшам намазы укый
ТР Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев
Болгар Ислам академиясе турында сөйли
Алгы рәттә ТР Дәүләт Киңәшчесе М.Шәймиев, Татарстан мөфтие К.Сәмигуллин, Татарстанның баш казые Җәлил хәзрәт Фазлыев,
ТР Президенты ярдәмчесе Камил Исхаков
Россия мөселманнары Үзәк Диния нәзарәте рәисе, Россиянең югары мөфтие Тәлгат Таҗетдин имамнарыбызның Мөхәммәд пәйгамбәр кебек булырга тиешлеген бәян итә
Җырчы Илгиз Шәйхразиев нәшидләр башкара
Татарстан мөфтияте Камил хәзрәт Сәмигуллин
ТР Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев мөнәҗәтче Ильяс Халиковны мактый
Татарстанның баш казые Җәлил хәзрәт Фазлыев дога кыла
Төрек дусларыбыз да Болгарда Мәүлидтә. Төркия Дин эшләре идарәсенең Коръәнне тикшерү һәм өйрәнү департаменты җитәкчесе Шахин Хафиз Осман һәм Төркия Дин эшләре идарәсенең Дини басмалар департаменты директоры Сәлмән Йуксел
Римма Гатина фотолары.