Инде Әбү Хәмит әл-Газәли, Шамил Галәветдинов, Госман Нури Топбаш, Фәтхулла Гөлән, Сәет Нурси һәм кайбер башка авторларның китаплары тыелган дип белдерелде. "Гөнаһ кылган” нәшриятләр арасыннан "Дилә”, "Умма” ("Өммәт”), "Новый свет”, "Сад” төркемен һәм "Мир и образование” нәшрият фондын билгеләп узарга мөмкин.
Әбү Хәмит әл-Газәли һәм Шамил Галәветдинов кебек күренекле авторларның китапларын да укырга ярамый дип табылгач, күрәсең, Россиядә инде бер генә автор да, бер генә китап та үзен бәхетсезлек очрагыннан имин тоя алмастыр. Шуңа күрә бу бәлки Россия киңлекләрендә мөселман китабы бастырудагы олы юлның башы гынадыр.
Шулай да экспертларның ассызыклавынча, китапларның тыелуы мөселман яшьләре арасындагы экстремизм һәм радикализм күренешләре мәсьәләсен хәл итми. Ник дигәндә, алар күптәннән инде үзләренә белем алуның башка юлларын тапканнар, ягъни интернет киңлекләрен "сукалап”, яраткан шәехләренең фәтваларын (карарларын) эзлиләр.
Биредә бер генә әйбер борчый: мөселманнар әдәбиятын тыйган чагында алар нинди юл белән сайланып алына? Һәм кемнең куллары аша китаплар тыелган исемлеккә эләгә? Әле төрек авторларының хезмәтләрен тыю турындагы карарны ничектер аңлап та булсын, ди. Ә менә классик галим, суфи имам Әбү Хәмит әл-Газәли һәм Мәскәүнең Гыйбадәт тавы мәчете имамы Шамил хәзрәт Галәветдиновнең бу кара исемлеккә керүләре мөселманнар өммәте өчен табышмак булып калыр, мөгаен. Безгә әле киләчәктә мондый табышмакларны никадәрле чишәсе булыр, анысын вакыт күрсәтер.
Солтан ӘХМӘТ