Узган атнада Казанда Татарстан мөфтие Илдус Фәизгә каршы пикет, татар телен яклап, фашистик сәясәткә каршы пикет һәм татар телен укытуга каршы урыс милләтчеләрең чираттагы провокацион митингы уздырылды. Татарстан бу каршылык чараларыннан нинди нәтиҗә ясарга тиеш?
Шәймиевкә “Саклаучы” һаман да кирәкме?
Минтимер Шәймиевнең Шәһри Болгарга Барс сыны куярга теләве җәмәгатьчелектә кискен ризасызлык уятты. Мөфтиләр Шәймиевкә, Миңнехановка хатлар язды, мөрәҗәгатьләр кабул ителде, имзалар җыелды – каршылык кампаниясе кызу барды. Шулай да Шәймиев чигенмәскә булды. Хәзергә элекке президент ялга киткәч, бу мәсьәлә тынып тора. Әмма Болгарга сын куелган очракта көрәш кызачак кына һәм моңа инде идән астына куылган дини оппозиция килеп кушылып, бу инде үзенә күрә сәяси төс алачак.
Шул ук вакытта Шәймиевкә каршылыкны Пенза, Саратов, Мордовия өлкәсе мөселманнары да актив алып бара. Алар яңа акцияләр әзерли, пикетлар оештыру, хәтта Казанга автойөреш уздыру планнары бар. Шуңа Шәймиевкә бу уеннан вакытында кире кайту дөрес булыр.
Фәиз белән Юныс каршылыгы: шайтанны кем җиңәр? Мөфти Илдус Фәизнең Кол Шәриф мәчетеннән Рамил Юнысны алырга теләве мөселманнар арасында тагын ризасызлык тудырды һәм мөфтинең инде болай да чамалы булган дәрәҗәсен төшерде. Ләкин мөфти монда гына тукталып калмыйча, Кол Шәриф имамын яклаучыларны ваһһаби һәм Хизбут-Тахрир хәрәкәтләре, идән асты оешмалары, милләтчеләр дип атады. Бу, әлбәттә, халыкта гауга чыгарды. Шул сәбәпле җомга көн мөфтият каршында мөфтигә каршы пикет узды. Җыелган 60 кеше мөфтине эшеннән китәргә чакырды, аңа Шаһ Гали бүләге бирергә тәкъдим итүчеләр булды.
Төрле хәбәрләргә караганда, мөфти Илдус Фәиз соңгы пикеттан соң йомшарган, “конкурентларына” каршы ачык көрәш алып бармас дигән фикер бар. Чөнки бу мөфти өчен файдага түгел. Аңа янындагы ярдәмчеләренең фикерен бер кырыйга куеп, мөфтиләрчә хикмәт белән һәркем белән эшли башларга вакыт. Шул ук вакытта җәмәгатьчелекнең бер өлеше яңа мөфти итеп Рамил Юнысны тәкъдим итә. Ләкин мөфти алыштыруга караганда аның командасын отставкага җибәрү фикерләре дә яңгырый. Һәм соңгы фикер дөрес дип табыла. Бу турыда дин эшләре идарәсе башлыгы Марат Гатин да яхшы белергә тиеш. Ләкин аның да янында эшне акыл белән эшләүче кешеләр юк. Үзе исә министр дәрәҗәсендәге кеше булса да, дини сәясәттә зур урын тотмый.
Халык рәсми дини оешмадан читләшә
Тарихчы, милли сәясәтче Дамир Исхаков официаль дини оешмалар белән генә динне кулда тотып булмый, төрле хәрәкәтләр, хәйрия фондлары булырга тиеш дип саный. - Моны Татарстанда аңламыйлар. Безгә ныклы белем бирергә, көчле пропаганда алып барырга кирәк, ләкин моны эшләү өчен белемле кешеләр кирәк -, диде Дамир Исхаков Татар-исламга.
- Татарстанда сәләфиләрнең саны билгеле түгел, ләкин аларны барысын да мәчетләрдән кысып чыгарсаң, алар башка урында җыела башлый, оппозициягә китәчәк. Татарстанда Илдус Фәиз шундый хәл китереп чыгарды да. Гомумән, дини оешмалар дәүләткә якынрак торган саен, халык аннан читләшә. Бу хәл Ататөрек заманында Төркиядә дә килеп чыга. Шуннан соң Фәтхулла Гөлән лидерлыгындагы иҗтимагый хәрәкәтләр барлыкка килеп, яңа оешмалар оешты. Алар уку йортлары ачтылар, партияләр булдырып, хакимиятне дә кулга алдылар -, дип Татарстандагы дини хәлләргә анализ ясады галим.
Дамир Исхаков мөфти сайлау алдыннан Илдус Фәизне бу постка куймаска кирәк дип белдергән иде. - Элекке мөфти Госман Исхакыйны ничек кенә сүксәк тә, аңа кеше белән уртак тел табу проблема түгел иде. Кешедә бу талант та булырга тиеш. Мөфтиятне генштабка әйләндереп, приказ биреп кенә утырып булмый. Гомумән, исламда иерархия юк. Аны Татарстанда булдыру дөнья болай бара дигән сүз түгел. Аннан татар исламы турында сөйлибез, ә аның нинди булуын белмибез. Ул турыда бер диссертация да язылмаган. Мин хәзер шул тема буенча аспирант алдым, бәлки, ул моны язып чыгар -, диде Дамир Исхаков.
Татарстан татар мәнфәгатен ничек якларга җыена?
Мөфтигә каршы узган пикеттан соң икенче көнне Ирек мәйданында “Азатлык” берлеге татар телен яклап, фашизмга, урыс милләтчеләренең татарофоб эшләренә каршы пикет оештырды. Алга таба Татарстанда татар хәле ничек булыр? Дамир Исхаков Татарстанда бу турыда уйламыйлар дип саный.
- Без Татарстан президенты Рөстәм Миңнехановка ике ай элек аналитиклар ачык хат язган иде. Без ул хатта аны кисәттек. Аның төп эчтәлегендә алга таба тормыш үзгәрәчәк, сәясәтне ныклап уйларга кирәк дигән фикер әйтелә. Татарстандагы сәясәтне Мәскәүдә барган вакыйгалар, сайлау белән генә бәйләргә кирәк түгел. Мәскәү галимнәре дә урыс милләтчелегенең көчәюен сөйли. Бу көчәю хакимият партиясен башка якка җибәрә. Без инде моны күп яклар буенча күрәбез. Тиздән күппартиялек килеп чыккач, урыс милләтчеләре сәясәттә әһәмиятле роль уйнаячак. Бу процесс регионнарда да урысларның активлашуына китерә. Татарстанда бу хәрәкәт әле формалашып кына килә, ләкин инде билгеләре бар. Шундый шартларда Татарстан җитәкчеләре нинди сәясәт корырга, татар халкын ничек якларга уйлый?
“Бердәм Русия” партиясе булганда эшне алып бару җиңелрәк. Инглизләр әйтмешли, дошманны җиңә алмасаң, аны кочаклап аласың. Татарстан җитәкчеләренең сәясәте шундыйрак булды. Ә күппартиялек урнашса, алар татарга каршы хәрәкәт итсә нишлисең? Моны сәяси көч белән генә хәл итеп була. Татарстанда бу турыда уйлау юк. Гомумән, Татарстан һәм татарлар өчен Русиядә яңа ситуация туып килә. Бу вазгыять ике-өч ел эчендә формалашачак һәм бу Русия өчен котылгысыз -, диде Дамир Исхаков.
Галим, тарихчы фикеренчә, Русия әле дә заман дәүләтенә әйләнмәде. Чөнки башка илләр барысы да әзер милләтләр белән барлыкка килде. Ә Русиядә милләтләр күп. Хәзер россиян милләте турында сөйлиләр, димәк, монда татарга урын юк дигән сүз. Мисал өчен, Испаниядә каталоннар аерым милләт булып санала. Аларның республикалары, ягъни дәүләт эчендәге дәүләтләре бар. Чынлыкта татарлар да шулай. Әгәр бу сәясәтне кабул итәбез икән, артка чигенеп, юкка чыгу юлына басабыз дигән сүз.
Урыс милләтчеләрен Мәскәү координацияли
Шимбә көнне үк Дәүләт Советы каршында урыс милләтчеләре татар телен укытуга каршы митинг оештырды. Алар Татарстандагы татар түрәләрен хакимияттән себереп түгәргә чакырдылар, татар телен укыту дәвам итсә, министрларны эшеннән алынган Әсгат Сәфәров язмышы көтә дип янадылар. Татарстанның мәгариф һәм фән министры Альберт Гыйльметдинов моны аерым бер даирәнең сәяси максатларны күздә тотуы, шәхси амбицияләрен канәгатьләндерергә теләп, танылырга теләү омтылышы дип бәяләде.
Галим Дамир Исхаков белдерүенчә, Татарстандагы урыс хәрәкәте (Салагаев, Щеглов, Сөләйманов) зур көчләрнең бер фрагменты гына. Аларны Мәскәүдән координацияләп торалар.
- Бу бик ачык күренә. Алар күтәргән мәсьәләләр дәүләти эшләр. Эш Сөләймановта яки Салагаевта түгел, алар тормышка ашыручылар гына. Монда зуррак көчләрнең сәяси мәнфәгате бар. Сөләйманов, Салагаевларның Татарстанда татар телен укытмыйм дигән идеясе – ул бит Татарстанны бетерергә кирәк дигән сүз. Чөнки дәүләтнең дәүләт теле була. Әгәр татар теле дәүләт теле булмаса, Татарстан республика түгел. Ул Русия өлкәсе булачак. Эш шуңа таба бара. Болар империя идеясенә эшләүчеләр. Шул ук вакытта мондагы урыс халкының ул фикерләрне яклавы мөһим. Без моны белмибез, социологик тикшерү юк. Шул ук вакытта ФСБга Рәис Сөләймановның кайбер эшләре ошамый дигән сүзне ишеткәнем бар -, дип сөйләде Дамир Исхаков.
Шулай итеп әлегә Татарстан көймәсен дини һәм милли яктан чайкатып, батырырга телиләр. Кораб капитаны Рөстәм Миңнехановка исә чын хәлләр турында анализ бирүче юк. Шуңа ул бу турыда белми. Татарстанда милли-дини сәясәттә ясалган ялгышлардан файдаланып, Салагаев, Сөләймановлар корабны аударырга тырыша. Бу очракта “Саклаучы” Барска гына ышанып булмый инде.
Александр Долгов