Суд Фәния Габдуллинаны шартлары рәвештә ике елга ирегеннән мәхрүм итәргә, ике ел мәктәптә укытырга хокукы чикләнү турында карар чыгарды. Боларга өстәп, укытучы Сережаны дәвалау өчен 15 мең акча түләргә тиеш. Укытучы да, аның адвокаты да, мәктәп коллективы да бу карар белән риза түгел. Шуңа Фәния Габдуллина суд эшен шикаять итәргә җыена. Укытучының бөтен коллективы аның балага сукмавын белдерә. Ләкин суд бу сүзләргә, экспертиза нәтиҗәләренә колак салмады.
Аннан әлеге суд эшен матбугат чаралары Фәния Габдуллина фикерләрен ишеттермичә генә яктыртты. Бу турыда "Безнең гәҗит" редакторы Илфат Фәйзрахманов һәм журналист Эльвира Фатыйхова да шундый фикердә. - Журналистларның субъективлыгы шаккатырды. Алар өчен оят -, диде Илфат Фәйзрахманов судтан соң.
Суд залында Фәния Габдуллина гаепсез булуы турында чыгыш ясаган. Аның сүзләренчә, судка килгән медицина фәннәре докторы С.Леонов, укучы малай Павлов сурәтләгән шартларда, умырткада компрессион сыну барлыкка килә алмавын раслады. Судка Республика балалар клиник хастаханәсеннән дә табиблар чакырылмады, ә экспертлар үз тикшерүләрендә 19 июньдә төзелгән документларга сылтама ясый. Бу документ исә ул эштә бөтенләй булмаган, чөнки ул табылмады! Тикшерүче эш барышында җибәргән хаталарга беркем игътибар итми, гаепсез кешене гаепле итү өчен генә барысы да тырыша кебек. Павлова судта мине генә түгел, ә бар укытучыларны «бандит шайкасы» дип атап мыскыл итте. Мин теләсә нинди экспертиза узарга, ялган детекторында сыналырга, гипноз астында сораштыруда катнашырга риза, чөнки мин ул малайга сукмадым!
Фәния Габлуллина эшен объектив яктыртып барган "Безне гәҗит" язуынча, Фәния ханымның сәламәтлегенә бу бер ел эчендә сизелерлек зыян килгән. Кан басымы уйнавын ул үзе әйтсә, авырлык белән атлавын болай да күрергә мөмкин иде. Ярый әле укытучыны суд утырышларында куркыныч җинаятьчене саклаган кебек тимер читлектә тотмадылар… Карар укылган чакта үземнең дә йөрәк урынында булмады. Әгәр хәзер прокурор сүзе канәгатьләндерелсә, кырыйда торган суд приставлары укытучыга богау салсалар, Фәния ханымның утырган урынында ук йөрәген тотып егыласына иманым камил иде. Суд бинасыннан чыккач, аның үз хезмәттәшләрен, башка укытучыларны кочаклап елавын күргәч тә, йөрәгем өзелеп төшкәндәй булды. Ә бит уйлап карасаң, бу хәлләрне булдырмый калып була иде. Әгәр укытучылар гыйлем бирү эше белән генә шөгыльләнсә, түрәләргә ярау, байракчыклар болгап «массовка» булдыру өчен мәктәп балаларын спорт комплексларына йөртмәсәләр, ниндидер башка максатларда файдаланмасалар(!) бу күз яшьләре, бу хөкем булмый да калырга мөмкин иде югыйсә.
Александр Долгов