Әлеге вакыйга 2011 елның 15 июнендә килеп чыга. Бу көнне укучылар Казан башлыгы Илсур Метшинны каршы ала. Лариса Павлова Фәния Габдуллинаны 9 яшьлек Сережа исемле малаена арттан сугып, аның умырткасын имгәтүдә гаепли. Хәзер суд эше бара. Прокурор укытучыны 2 елга ирегеннән мәхрүм итүне һәм 3 елга укытучылык вазифасы белән шөгыльләнүдән тыюны сорый.
Фәния Габдуллина: “Мин Сережага сукмадым”
52 яшьлек укытучы Фәния Габдуллина “Татар-ислам” сайтына, шулай ук башка матбугат чараларына, Сережа Павловка сукмавын белдерде. Моны 155 мәктәп укытучылары коллективы, Сережа Павлов укыган класс балалары да исбатлый.
– Телевидение, газетлар мине яклап әйткән кешеләрнең фикерләрен бирми. Чыгышларның бер җөмләсен генә кисеп алып халыкка чыгара. Мин балага суккан булсам, аны башка укучылар күргән булыр, судта бу турыда сөйләрләр иде. Судта бөтен кеше мин яклап сөйли, ләкин судья эшне гел берьяклы гына итеп алып бара. Мәктәптә җинаятьчеләр эшләми. Миңа Сережаның имгәнүе турында 2 июльдә – булган вакыйгадан 17 көн узгач кына хәбәр иттеләр. Ни өчен шул ук көнне бернәрсә дә әйтүче булмады? Димәк, аңа сугучы булмаганны күрсәтә бу, диде Фәния Габдуллина.
Мәктәп укытучылары Путинга хат язарга тели
Әлеге тема буенча ике мәкалә язган “Безнең гәҗит” журналисты Эльвира Фатыйхова фикеренчә, бик күп матбугат чаралары бу вакыйгаларны бары тик Сережа Павлов мәнфәгатьләрен кайгыртып, берьяклы гына яктыртты, укытучыдан интервью алган, аның фикере белән кызыксынып караган кеше булмады. Телеканаллар да әлеге суд утырышларыннан сюжет әзерләгәндә объективлыкка омтылмады. Гәрчә, суд залында күпчелек шаһитләр укытучы яклы булып чыгыш ясаса да. Безнең бу хакта яза башлавыбыз да, башка матбугат чараларыннан аермалы буларак, ике яклы фикер бирү максатыннан иде.
Мәгариф министрлыгы ник дәшми?
Укытучылар да, ата-аналар да Фәния Габдуллинаны яклауны сорап, төрле оешмаларга хатлар язган, ләкин әлегә суд эшендә һәм матбугат чараларында укытучыны берьяклы итеп гаепләү бара. Ни өчен Татарстанның Мәгариф министрлыгы да үз укытучысын якларга теләми? Мәгариф министрлыгын бер гаепсезгә гаепләнгән гади укытучыны якларга ни комачаулый соң? Чөнки мәктәп коллективы Фәния Габдуллинаны яклап тора бит. Әгәр ул гаепле булса, балага сукса, аны якламаслар иде. Шуңа Мәгариф министрлыгы да суд эшендә үз сүзен әйтергә тиеш.
Сережаның классташы Әмир: “Андый хәл булмады”
Узган судта Сережа Павловның классташы Әмир шәһит булып чыгыш ясаган. Ул Сережага укытучының сукмавын, андый хәлнең булмавын әйткән. Әмирнең әнисе Айгөл Хәйретдинова“Безнең гәҗит” газетына белдергәнчә:
– Без судка килгәч, Сережаның әнисе Лариса миңа югары тонда: «Нәрсә, укытучыны якларга килдегезме? Сезне укытучылар җибәргән, алар сезне, судка килеп, миңа каршы сөйләргә котырткан», – диде. «Улым бары тик дөресен сөйләргә килде», – дип җавап биргәч, Әмиргә тотынды. «Без синең белән сөйләштек бит инде. Син башка төрле сөйләгән идең, ә хәзер икенче төрле сөйләргә дип килгәнсең…» Күрәсең, ул минем улым белән бу хакта мәктәптә сөйләшкән булган, чөнки бу хакта мин бөтенләй белми идем. Ларисага тынычланырга, бу «наездларын» туктатырга кушкач та, ул туктамады. Әмир судта: «Мин укытучының сукканын күрмәдем, андый хәл булмады», – дип әйтте. Байракчыгы төшеп киткән өчен генә сугарга укытучы җүләр түгелдер. Менә минем улым ул кепка һәм байракчыкларны бөтенләй алмаган, ул күп укучыга җитми дә калган әле. Димәк, байракчыгы булмаганнарны укытучы бөтенләй бәреп үтерергә тиеш була инде, әйеме?! Дөресен генә әйткәндә, судка баргач, үзем дә әйтермен дигән идем, онытканмын… Узган җәйдә мине Лариса эзләгән булган икән. Тикшерүче шалтыратып, аның минем белән күрешәсе килүен берничә тапкыр әйтте. Өебезгә дә тикшерүче үзе килде әле. Күрәсең, бу мәсьәлә буенча сөйләшеп аласы килгәндер, ләкин мин дөреслек яклы һәм укытучының бу эшне эшләмәвенә чын күңелдән ышанам. Әгәр андагы укытучыларга ышанмасам, Авиатөзелеш районыннан һәркөн улымны шунда укырга алып килмәс идем, – диде Айгөл Хәйретдинова.
Мәскәү белгече: “Фәния Габдуллина малайга сукмаган”
Фәния Габдуллина Мәскәүдәге 111нче суд-медицина һәм криминаль экспертиза үзәгенең медик-криминаль идентификация бүлеге җитәкчесе Леонов Сергей Валерьевичтан Сережа Павловның позвоночнигына экспертиза уздырган. Мәскәү белгече фикеренчә, укытучы Фәния Габдуллинага Сережаның утырка сөяген имгәтү өчен бик зур көч белән сугарга кирәк булыр иде. Ә бер малай аркылы утырган укытучы шулкадәр көч белән Сережага суга алмый иде – монысы бер. Икенчедән, умыртка сөягенең тышкы ягында, һәр бүлемнең аскы ягында, ике якка карап торучы кечкенә сөякчекләр бар. Шулкадәр көч белән сугылган булса, иң беренче чиратта шул сөякчекләргә зыян килер иде, ләкин алар сау-сәламәт. Бу булды ике! Өченчедән, томограммада малайның умырткасы уң якка авыш булуына игътибар итегез, ә бу анда сколиоз булганлыгын күрсәтә, дип яза Фатыйхова.
Габдуллина адвокаты Быков: “Суд берьяклы бара”
Ләкин бу экспертизаны Казан врачлары да, судья да исәпкә алырга теләми. “Татар-ислам” сайтына адвокат Николай Быков белдергәнчә, судья безнең дәгъвәләрне исәпкә алырга теләми. Мәскәүдә узган экспертиза кабул ителмәде.
- Әлегә суд укытучыны гаепләү рухында бара. Алга таба укытучыны яклауны дәвам итәчәкбез -, диде Быков.
24 май: Гаделлек җиңәрме?
Авыру сәбәпле эштән китәргә мәҗбүр булган Фәния Габдуллина гаделлекнең җиңеп чыгачагына ышана. Чөнки аның гаебе юклыгын коллективы, укучылар исбатлап тора.
24 май көнне Яңа Савин районы судында сәгать унда Фәния Габдуллина эшен тикшерү була. 52 яшьлек татар укытучысы журналистларны әлеге эшне объектив яктыртачагына ышанып кала ул.
Александр Долгов