2012 Сен 26
Самара өлкәсе мөфтие итеп Талиб хәзрәт Яруллин сайланды. Чарада Баш мөфти Тәлгат Таҗетдин, төбәк мөфтиләре, Татарстаннан татар конгрессының Казан бүлеге җитәкчесе, депутат Фәрит Мифтахов, баш казый Җәлил Фазлыев катнашты. Үзәк дини идарәнең Саиара мөфтиятен 1995 елдан мөфти Вәгыйз Яруллин җитәкләде. Хәзер ул Үзәк нәзарәтнең Баш казые итеп билгеләнде.
Самара мөфтиятенә 70 тән артык мәчет карый.
Тимер Сәгыйтов, Самара