Чәршәмбедә Швециянең Патша фәннәр академиясе химия өлкәсендә Нобель бүләгенә ия булган галимнәрне атады.
Химия өлкәсендә Нобель бүләгенә быел Страсбург, Һарвард һәм Кембридж университетлары профессоры Мартин Карплюс, Стенфорд университеты профессоры Майкл Левитт һәм Көньяк Каролина университеты профессоры Ари Уоршел лаек дип табылды. Алар өчесе дә катлаулы химия системнарын өйрәнү өчен бүләкләнә.
Нобель бүләкләре инде 112 нче тапкыр тапшырылса да, химия өлкәсендә бүләкләү 105 тапкыр гына булды. Төрле сәбәпләр аркасында берничә ел бу өлкәдә бүләкләү булмый калган иде.
Физика өлкәсендә Нобель бүләгенә быел Британиядән Питер Һиггз һәм Бельгиядән Франсуа Энглер лаек дип табылды.
Һиггз әле 1964 елда ук вак кисәкчәләрнең авырлыгы табигатен ачыклаган булган. Аның бу ачышы җиһанның ничек барлыкка килүен аңлаткан мөһим теориянең бер өлеше булып тора. Галим хөрмәтенә бу кисәкчә аның исеме белән аталган. Энглер белән бергә алар шул кисәкчәләрнең калганнарының нигезен тәшкил иткәнен исбатлаган.
Питер Һиггз Нобель бүләгенә лаек булачагын көтмәгән. Бу хакта Эдинбург университетының матбугат хезмәте белдерде.
2013 елда медицина өлкәсендә Нобель бүләген алучы галимнәр: Рэнди Шекман, Томас Зюдһоф һәм Джэймс Ротман
Медицина өлкәсендә Нобель бүләге быел кеше тәнендәге күзәнәкләр тормышын өйрәнеп зур ачышлар ясаган өч галимгә бирелде.
Американнар Рэнди Шекман һәм Джэймс Ротман, шулай ук алман галиме Томас Зюдһоф күзәнәкләрдәге молекулаларның хәрәкәтен һәм аларны кирәк урынга юнәлдерү юлларын өйрәнгән.
Аларның бу ачышлары неврология, шикәр авыруы һәм иммунология белән бәйле башка төрле авыруларны дәваларга ярдәм итәчәк.
* * * *
10 октябрьдә әдәбият өлкәсендә бүләк ияләре билгеле булачак. 11 октябрьдә Ослода Нобель тынычлык бүләге иясе игълан ителәчәк.
Бүләкнең акчалата күләме быел 8 миллион швед кронасы (1.24 миллион доллар чамасы) тәшкил итә.
Бүләк 10 декабрь көнне Стокһольмда тапшырылачак дип хәбәр итте "Азатлык.орг".