РАИС мөфтияте 2010 елда Үзәк Диния нәзарәтенә дә, Мөфтиләр Шурасына да карамаган мөфтиятләрдән оештырылды. Моның артында хакимият торуы ачыктан-ачык билгеле иде. Шулай да РАИСның оешуы котылгысыз иде. Чөнки Үзәк Диния нәзарәтенә дә, Мөфтиләр Шурасына да, Кавказ мөселманнары берлегенә дә керергә теләмәгән яки аннан чыккан, кайбер очракта куылган бер төркем мөфтиләргә берләшү урыны кирәк булды. Дөрес, моны үзен генә баш итеп тоярга яраткан шейх Равил Гайнетдин Мөфтиләр Шурасына оештырылган марионетка дип бәяләде. РАИСка Үзәк Диния нәзарәтеннән (ҮДН) фетнә өчен куылган Пермь мөфтие Мөхәммәдгали Хуҗин, ҮДНның Свердловск мөфтие Сибагатулла Сәйдулллин, Кавказ мөселманнары берлегеннән чыккан Ставрополь крае мөфтие Мөхәммәд Рәхимов, Мордовиянең Үзәкләшкән Диния нәзарәте рәисе Фәһим Шәфиев һәм башкалар керде. Мөфти итеп Рәхимов, идарә башлыгы итеп Хуҗин сайланды. Татарстан мөфтиятендә дә, ҮДНда куылган кеше саналган Фәрит Салман исә галимнәр шурасы рәисе итеп куелды. Шулай итеп кагылып сугылып йөргән мөфтиләр барысы да бер командага җыелды.
Хуҗин кая барыр?
Ләкин бу берлек озакка бармады. 21 июньдә Мәскәүдә узган РАИС президиумында Мөхәммәдгали Хуҗин мөфтият эшендә фетнәләр чыгарган өчен вазыйфасыннан алынды. Шулай ук Пермь мөфтиятенә РАИСтан чыгу фикере әйтелгән. Эшләр болай барса, Пермь мөфтияте бершиксез РАИСтан китәргә мәҗбүр булачак.
Хуҗиннв эшеннән алганнан соң президиум идарәт башлыгы итеп Мордовия мөфтие (Мордовиядә өч мөфтият эшли) Фәһим Шәфиевны куйган. Эш шунда – әлеге президиумда Хуҗин да, Сәйдуллин да катнашмаган. Хуҗин ясаган фетнәләрдән туйган РАИС җитәкчелеге аны шул рәвешле читләштерергә булган. Исебезгә төшерсәк, 2005 елда ҮДН президиумы да Мөхәммәдгали Хуҗинны Үзәк Дини идарәдән куган иде.
Килеп туган ситуациянең тагын бер ягы бар – имамнар форумы вакытында ук Хуҗинның кире ҮДНга кайтырга теләк белдерүе ишетелде. Моның өчен ул Баш мөфти Тәлгат Таҗетдин янына да барган, тегесе кире ҮДНга алырга ризалыгын биргән дигән фаразлар булды. Алга таба Хуҗин нишләр? Миңа калса, РАИС мөфтияте икегә аерылып китәр, инде хәзер үк аның беренче билгеләре күренә.
РАИС мөфтиен кисәтәләр
Бу очракта Мөхәммәдгали Хуҗинны кире ҮДНга алмаячаклар, чөнки күп очракта аның тирәсендә фетнә чыга. Аннан соң Хуҗинны яклап, РАИС мөфтиен кисәтүләр башланды. Мөхәммәдгали Хуҗинны яклап Свердловск, Латвия, Пермь мөфтиятләре күтәрелде. Свердловск мөфтие Сибагатулла Сәйдуллин мөфти Рәхимовка Хуҗиннан гафу үтенергә чакыра, бу эшләр вахабилыкны үстерә дип яза.
Шулай ук Хуҗинны яклап Пермь мөфтияте, яшьләр оешмалары мөрәҗәгатьләр язган. Моннан тыш, Мөхәммәдгали Хуҗин үзенең һаман да РАИС идарәте башлыгы икәнен, эшләрне элеккечә дәвам итүен белдерде. Әле бу көннәрдә генә Фәрит Салман Башкортстандагы дистәләгән мәхәлләне РАИСка кабул итте. Шулай булгач, Хуҗин эшен чыннан да элеккечә дәвам итә, әле Мәскәү Кремелендә РАИС исеменнән очрашуга барырга җыена. Хуҗин шулай ук күптәнге дусларын җиңүне алдан бәйрәм итмәскә чакыра.
Алга таба мөфтияттә ниләр булыр?
Ситуациягә күз салсак, РАИС мөфтияте икегә аерылып килә: Хуҗинның да, Рәхимовның үз тарафдарлары бар. Рәхимов ягында конкрет Мордовия мөфтияте булса, Хуҗин артында Пермь, Свердловск, Латвия мөфтияте һәм Башкортстандагы дистәләгән мәхәллә тора. Бу ике як бергә берничек тә эшли алмаячак. Шуңа якын арада чираттагы тапкыр куылган Мөхәммәдгали Хуҗинның яңа Россия күләмендәге мөфтият төзүен көтәргә яки бу ситуациядән кирәкле көчләрнең очта файдалануына хафалана башларга кирәк.
Александр Долгов