Бераз тынып торган сугыш кинәт
Дөрләп китте тагы да көчлерәк.
Ә Колшәриф - алтмыш тутырган карт,
Бетмәс икән көч бу җанда да...
Телдә - Коръән сүзе....
Кулда – кылыч,
Менә кем ул илдә карчыга!
Ак фәрештә сыман ак киенгән,
Кайда кыен - шунда ашыга...
...Кинәт кемдер арттан, искәрмәстән,
Гөрзи белән орды җилкәне...
Кол Шәриф – күренекле рухани, җәмәгать һәм дәүләт эшлеклесе, үз халкының фидакарь заты гына түгел, билгеле шагыйрь дә. Әмма, кызганыч ки, аның бик аз әсәрләре генә сакланып калган. Татарлар арасында гаять киң таралган, Октябрь инкыйлабына кадәр Казанда күп мәртәбәләр нәшер ителгән «Бакырган китабы» үзенең төзелеше белән хрестоматияне хәтерләтә. Анда Сөләйман Бакырганый (Кол Сөләйман), Әхмәд Ясәви (Кол Әхмәд), Нәсими, Фәкыйри, Мискини, Икани һәм кайбер башка төрки шагыйрьләрнең әсәрләре белән беррәттән, Кол Шәрифнең дә дүрт шигыре бар (барлыгы 35 бәет). Аларның барысы да төзелешләре, тышкы формалары белән газәл жанрында. Әмма аларның берсен автор үзе «мөнәҗәт» дип атаган.
Кол Шәриф шигырьләре, Өмми Кәмал әсәрләре кебек, дини-суфичыл характерда. Аларда лирик каһарманның Алланы мактавы, аңа тартылуы гәүдәләнә, автор үз укучыларын «гафләт» йокысыннан уянырга, күңелләрен пакьләргә, нәфескә бирелмәскә, Аллаһны һәрчак күңелдә тотарга чакыра. Шагыйрьнең аеруча «И күңел...» дип башлангаң газәле игътибарга лаек. Биредә автор кеше тормышының фанилыгын, әҗәлнең рәхимсезлеген, дөньяның һич «әүвәле», һич «ахыры» юклыгын аз сүзләр, гыйбрәтле сурәтләр ярдәмендә гаять оста итеп тасвирлый:
И күңел, бил баглама, күбне кичергән дөньядыр,
Бу үлем ширбәтен халыкка эчергән дөньядыр...
...Углыны атадан айрыб, кызны анадан тәкый,
Йытлатыб бер-бер ишекдә зари кыйлган дөньядыр...
Гомумән, Кол Шәрифнең «Бакырган китабы»нда теркәлгән шигырьләре үзләренең поэтик төзелеше, интонацион яңгырашы, сурәт-детальләргә бай булуы белән сыйфатланалар. Мөгаен, шуңадыр да алар укучылар тарафыннан яратып укыла, әдипләргә дә йогынты ясый. Кол Шәрифкә янә бер әсәр нисбәт ителә. Ул 1899 елда Казанда аерым китап рәвешендә басыла. «Кыйссаи Хөбби Хуҗа» дип исемләнгән бу дастанның төп каһарманнары тарихта билгеле затлар: Хәким ата Сөләйман, аның хатыны Ганбәр һәм уллары Хөбби Хуҗа. Әүвәл дастани планда Сөләйман һәм Ганбәр тасвирлана, аларның изге эшләре сурәтләнә («Айдин-көндин йарукдыр икесенең эшләре»; «Айәт-хәдис аларның агзындагы сүзидер...»). Алга таба Хөбби Хуҗаның игелекле эш-гамәллөре, могҗизалары гәүдәләнә.
Кол Шәриф шигырьләренең «Бакырган китабы»на кертелүе, «Кыйссаи Хөбби Хуҗа»ның эчтәлеге – болар бар да суфичылыкның, Әхмәд Ясәви һәм Сөләйман Бакырганый тәгълиматының, әсәрләренең Идел-Урал буйларында, җөмләдән Казан ханлыгында киң таралуын күрсәтүче мөһим дәлил.
Хатыйп МИҢНЕГУЛОВ, филология фәннәре докторы