Сахалин, дигәч, күпләрнең күз алдына дөнья читендәге бер ялгыз утрау киләдер, мөгаен. Янәшәдә — Тын океан, Татар бугазы, Курил утраулары, Япония, ә материк — Мәскәү, Казан әллә кайда, еракта, күз күрмәс җирләрдә… Болар барысы да дөрес, әмма Сахалин барып җитмәслек җир түгел – Мәскәүдән 9 сәгать Боинг самолетында очасың да, болытлар арасыннан туп-туры серле утрауга аяк басасың.
Анда кояш та безгә караганда 7-8 сәгатькә иртәрәк чыга, бездә көн булганда – анда инде төн, бездә кич җитсә, Сахалинда инде таң вакыты керә… Ә инде Япония ягыннан көн аралаш килгән тайфуннарны, цунамиларны, коеп яуган муссон яңгырларын, иләк иләгән кебек, җирне туктаусыз селкетеп, тетрәтеп торуларны да искә алсаң, Сахалин, чыннан да, бик үзенчәлекле утрау, кызык та, куркыныч та экзотик җир!
Быелның сентябрь ае буенча миңа Сахалинда булырга, утрауны аркылыга-буйга йөреп чыгарга, йөзләгән милләттәшем белән очрашырга, татар тарихы буенча материаллар эзләп, архивларда, музейларда, китапханәләрдә булырга, җирле галимнәр, тарихчылар белән очрашырга туры килде. Мин Сахалинда татарлар укмашып яшәгән 8 шәһәрдә һәм 2 авылда булдым, утрауның иң төньягында, Оха шәһәрендә яшәүче 102 яшьлек татар әбие белән очраштым, Александровск-Сахалинский шәһәрендә каторжан татарларның мәчет урыннарын эзләп таптым, бу тоткыннарның исемлеген алып кайттым, утызынчы елларда репрессия корбаннары булган татарларның исемлеген барладым, аларны атып үтергән урыннарда – Армуданда һәм Охада булдым, кырыгынчы еллар ахырында татарлар нигез салган авылларда милләттәшләремне эзләп таптым, Советское (Айханә) авылында Сахалин утравындагы бердәнбер татар зиратында дога кылдым, Көньяк Сахалинскда, Сахалинда саланачак бердәнбер мәчет урынында намазларымны укыдым, Татар бугазы суларында битләремне юдым… Мин үзем өчен Сахалин утравын өр-яңадан ачтым, рухи яктан баеп кайттым, татар тарихына кагылышлы дөнья кадәр материал таптым. Шулар хакында хәзер кыскача гына булса да халыкка җиткерәсем килә, чөнки Сахалин, Ерак Көнчыгыш турында күргән-белгәннәрем әле аерым зур хезмәттә дөнья күрер, иншаллаһ!
Сахалинга мин Бөтендөнья татар конгрессының юлламасы белән бардым, шактый зур юл чыгымнарын да конгресс күтәрде. Ә Сахалинда мине Зәкия Вәлитова җитәкчелек иткән “Туган тел” өлкә татар оешмасы кабул итеп алды, утрау буенча йөрүемдә һәм тарихи эзләнүләр алып баруымда да бу оешманың ярдәме зур булды. Сахалинның тарихчы-галимнәре, татар һәм урыс зыялылары, өлкә хакимияте вәкилләре катнашында, мин Зәкия ханым Вәлитовага, 50 еллык юбилее уңаеннан, Татарстан Республикасы хөкүмәтенең Рәхмәт хатын һәм Бөтендөнья татар конгрессының истәлекле бүләкләрен дә тапшырдым. Моннан тыш, утрауда Көньяк Сахалинск татарларының милли-мәдәни мөхтәрияте дә эшләп килә, мин алар белән дә очраштым. Дин мәсьәләсенә килгәндә, Сахалинда ике мөселман оешмасы бар, материктан 7 мулла килеп киткән, әмма бүгенге көндә һаман мәчетләре юк! Дөрес, Сахалин мөселманнары җәмәгате җир сатып алып, мәчет төзи башлаган, аны киләсе Рамазанга өлгертеп чыгарга уйлыйлар, бу эшләр белән үзебезнең татар кешесе – туксанынчы еллар башында Казан дәүләт университетының биология факультетын тәмамлап, яшь белгеч буларак Сахалинга эшкә җибәрелгән, Владивостокта аспирантура тәмамлаган, хәзер үзенең бизнесын ачкан милләттәшебез Илшат Манеров җитәкчелек итә, аңа Аллаһның рәхмәтләре булсын!
Бүгенге көндә Сахалинда барлыгы ярты миллион халык яши, шуның биш меңләбе - татарлар, бу - утраудагы халыкның 1 процентын тәшкил итә. 1989 елгы халык санын алу белән чагыштырганда, Сахалин утравында татарлар ике тапкыр кимегән – ун меңнән биш меңгә калган. Бу руслар, башка халыклар белән дә шулай. Руслардан, кореялы һәм украиннардан кала, татарлар сан ягыннан дүртенче урынны алып торалар, татарлардан соң барысын бергә җыеп, җирле халыклар (нивх, уилта, нанай, эвенк һ.б) дүрт меңне тәшкил итә. Соңгы вакытта Сахалин утравына бик күпләп Урта Азия төрки-мөселманнары – кыргызлар, үзбәкләр күчеп килә башлаган, шулай ук таҗиклар, Кавказ халкы да шактый, аларның күбесендә инде Россия гражданлыгы бар. Бәлки бу сәясәт дәүләт тарафыннан, утрауга япон-кытайларны якын җибәрмәс өчен алып барыладыр, бәлки эшләргә кеше юклыктан, чарасызлыктан шулай эшлиләрдер – бу сорау ачык кала… Безнең өчен иң мөһиме – Сахалин утравында татар язмышы, татар тормышы һәм татар тарихы, хәзер кыскача гына шуларга тукталып үтәрбез.
Сахалин, дигәч, күпләр: “Аның татар тарихына нинди катнашы бар соң?” диләр. Ничек кенә бар әле – Ерак Көнчыгыш, шул исәптән төрки сак кабиләләре иле булган Сахалин да – татар милләтенең Ана бишеге, кендек каны тамган җирләр бит! Кояш көнчыгыштан чыккан кебек, татарлар да, дулкын булып, кояш чыгышыннан килгән бит! Сахалин утравының 13 гасырда һәм 14нче гасырның беренче яртысында тулысынча татарлар кулында – Чыңгыз хан нәселе идарәсендә булуын да онытмаска кирәк . Бүген дә Татар бугазының икенче ярында – Амур елгасы буйларында кырыклап татар шәһәрлеге урыны бар, ә Сахалинда алар кимрәк һәм нигәдер “монгол крепостьлары” дип аталалар, югыйсә, 19 гасырда да барлык чит ил тарихчылары һәм хәтта рус галимнәре дә бу җирләрне “Бөек Татария” дип, ә анда яшәүчеләрнең барысын да татарлар, дип атаганнар, матди һәм рухи табылдыклар да “татарныкы” дип бәяләнгән…
Сахалин архивларында татарлар турында кайсы чордан мәгълүмат табарга була соң? Әлбәттә, урыслар Сахалинны үзләренеке дип игълан иткән чордан, бу – 19 гасыр. Аңа кадәр монда “шыпырт кына” җирле халыклар – нивх-гиляклар, уилталар, ороклар, эвенклар, нанайлар яшәп яткан, серле айналар, японнар утрауда тирән эз калдырган, Сахалинның Кытай һәм Япония кул астында яшәгән вакытлары да булган. Ә урыс хәрби тикшерүчеләре Сахалин утравын 1850 елның җәендә Россия империясе биләмәләре, дип игълан итәләр. Ә 1869 елда Сахалин империянең каторга урыны, дип билгеләнә, һәм анда бөтен ил буенча каторжаннарны сөрә башлыйлар, алар арасында татарлар да шактый була. 1886 елдан Сахалин сөргененә сәяси тоткыннарны да җибәрә башлыйлар. 1897 елда, беренче халык санын алганда, Сахалинда инде 28 мең кеше яшәгәнлеге билгеле була, әлбәттә, аларның абсолют күпчелеген тоткыннар тәшкил итә. Гадәттә, каторжан ирләре артыннан үз теләкләре белән гаиләләре дә ияреп килгән, төрмә срогы беткәч, бу гаиләләр бергә яши башлаган, шул сәбәпле, Сахалин сөргенендә татар гаиләләре дә шактый булган.
Сахалинда татар тарихын өйрәнгәндә, гомумил, гомуммилләт фаҗигасе булган ике чорны – каторга һәм утызынчы еллардагы репрессияләр чорын берничек тә әйләнеп узып булмый. Бу фаҗигаләр халкыбыз өстеннән дә кара өермә булып уза, Сахалин татарлары язмышында канлы эзләрен калдыра. Мин дә, тарихчы буларак, Сахалин татарларының бу авыр чорларын әйләнеп үтә алмадым, каторга һәм репрессияләр турында архивларда, музейларда, китапханәләрдә эшләп, бай материал тупладым, каторга һәм репрессияләр булган урыннарга барып, үзем өчен зур гыйбрәт алдым…
Сахалин тоткынлыгында ничә татар булган – мине, әлбәттә, беренче чиратта шунысы кызыксындырды. 1889 елда биредә 232 каторжан мөселман, 33 «поселенец” мөселман булуы билгеле, ягъни, каторга срогы тулган, әмма тулы иреккә ия булмаган кешеләр. 1895 елда бу сан инде меңнән арта, ә 1897 елда ике меңгә якын каторжан мөселман булганлыгы билгеле. Әлбәттә, аларның барысы да татар булмаган, Чеховның 1890 елда уздырган сан алу анкеталарыннан күренгәнчә, каторжан мөселманнар арасында Казан, Уфа, Саратов, Нижгар якларыннан сөрелүчеләр дә, Бакудан, Ташкенттан тоткын итеп куылучылар да булган. Чехов анкеталарында милләт күрсәтелмәгән, каторжанның дине генә язылган, аның кайдан сөрелгәненнән чыгып кына, милләтен билгеләргә була. Чехов исә бу каторжан мөселманнарның барысын да диярлек татарлар, дип атый һәм алар турында зур хөрмәт белән яза, “Татарлар хәтта сөрген шартларында да үзләренең кемлекләрен онытмыйлар һәм югары дәрәҗәләрен сакларга тырышалар”, дип билгеләп үтә.
1897 елгы халык саны алу нәтиҗәләреннән күренгәнчә, Сахалин сөргенендә яшәүче 1523 кеше үзенең туган телен татар теле, дип атый, бу утараудагы гомум халыкның 5,43 %ын тәшкил итә. Моннан тыш тагы 239 кеше туган телен төрки-татар, дип атый. Бу сан каторгадагы мөселманнар санына туры килгәнлектән, 19 гасыр азагында Сахалин каторгасында ике меңгә якын татар булган, дип ышанып әйтергә була. Мин бу каторжан татарларның Чехов анкеталарына кереп калган тулы исемлеген алып кайттым, шулай ук каторганың үзәге булган Александровск-Сахалинский шәһәрендә дә булдым, җирле галимнәр һәм милләттәшләрем белән очраштым. Шунысын да әйтергә кирәк, Александровск-Сахалинский бистәсендә бу каторжан мөселманнарның 2 мәчетләре дә булган, татар-башкорт, үзбәк-төрекләр өчен – сөнни мәчете, әзербайҗан, фарсы тоткыннары өчен – шигый мәчете… Сахалин тоткыннарын, каторга срогы беткәч тә, утраудан чыгармаганнар, шушында шахталарда күмер чабарга, авыл хуҗалыгында эшләргә калдырганнар.
Әйткәнебезчә, 1890 елның җәендә язучы Антон Чехов, үз теләге белән, Сахалинда халык санын алган, ул өч ай буе төрмәдән-төрмәгә, казармадан-казармага, поселениедән-поселениегә, өйдән-өйгә йөреп, ун меңгә якын кешенең хисабын алган. Чехов Сахалинны һәм андагы каторга шартларын “җирдәге җәһәннәм” дип атаган, монда яшәргә ярамаганлыгын әйткән. Бүгенге көндә Чехов үз куллары белән тутырган сигез меңнән артык анкета саклана, алар арасында татарныкылар да шактый. Менә Вятка губернасыннан 1887 елда Сахалинга сөрелгән 33 яшьлек каторжник татар Закир Әхмәтов, аның хатыны, 31 яшьлек Гарифә Әхмәтова, балалары Бибигалимә һәм Зәкиҗан; шул ук Вятка губернасыннан 1886 елны сөргенгә сөрелгән 42 яшьлек каторжник Ирмөхәммәт Нәҗметдин, аның хатыны 37 яшьлек Бәхриҗамал, аларның уллары Миңнехан, Шайхетдин, Мөхәммәтдин; 1887 елны Казан губернасыннан Сахалинга каторгага җибәрелгән 47 яшьлек татар Йосыпов Якуб, аның хатыны, 27 яшьлек Сәрбиҗамал, балалары Бибифәизә, Әюб һәм Фәюзә; 1883 елны Вятка губернасыннан сөрелгән каторжан татарлар Гыйлман Гыйлманов һәм Зәйдулла Зәйнуллин, алар әле өйләнеп тә өлгермәгән булалар, икесенә дә 29 яшь… Бу каторжан татарлар исемлеген бик озак дәвам итәргә булыр иде, чөнки анкеталарда йөзләгән милләтттәшебез теркәлгән… Бу мөселман-татарларның Сахалинга сөрелү вакыты Россиядә соңгы чукындыруның иң көчәеп киткән елларына туры килә, мөгаен, бу татарлар да чукынмас өчен кәтер киткәннәрдер…
Сахалин утравында бу каторжан татарларның нәселе калганмы соң, гомумән, аларның алга таба язмышлары ничек? Бу сорауга җавап бирү өчен, Сахалин утравының соңгы йөз елдагы тарихын белергә кирәк. 1905 елдан Сахалинның көньяк өлеше тулысынча японнар кулына күчә һәм 1945 елның сентябренә кадәр ул Япония биләмәсе булып тора. Шул сәбәпле, Россия 1906 елны Сахалинда каторганы рәсми рәвештә бетерә, каторжаннарның бер өлеше ыгы-зыгыдан файдаланып, кача, бер өлешен, яңадан богаулап, Себергә озаталар, ирекле дип исәпләнгән кешеләр я яңадан Россиягә кайта, я японнар ягына күчә, я утрауның төньягынарак барып урнаша… Татарлар кайсы юлны сайлагандыр – безгә анысы билгесез, әмма шул еллардан Сахалинда мәчетләр турында да, мөселманнар турында да мәгълүматлар юкка чыга.
Сахалин утравының төньяк өлеше дә бер ара японнар кулында булып тора, бу – 1920-1925 еллар. Бу елларда бөтен Сахалин утравы тулысынча Япония карамагында була, биредә бик күп завод-фабрикалар, тимер юллар, пристаньнар, кәгазь комбинатлары, күперләр салына, ике арадагы сәяси килешү буенча, утрауның төньягы яңадан СССРга кире бирелгәч тә, биредә япон предприятиеләре-концессиясе кала. (Концессия – СССР һәм Япония арасындагы килешү буенча, Сахалинның төньягында японнарга арендага бирелгән предприятиеләр.) Утызынчы еллар башында нәкъ менә утрауның төньягында нефть табыла һәм бирегә эшкә бик күп татарлар күчеп килә башлый. Аларның күбесе япон концессиясенә эшкә урнаша һәм шушы факт соңыннан аларны япон шпионы, дип хөкем итәргә сәбәп була. Бу татарларның күбесен атып үтерәләр. Мин шушы фаҗигаләрнең үзәге булган Оха шәһәрендә булдым, репрессияләнгән татарларның нәселеләре, җирле тарихчылар белән очраштым, Сталин чорында Сахалинда атып үтерелгән милләттәшләремнең исемлеген алып кайттым.
Утызынчы еллар башында Оха шәһәре, нигездә, татар шәһәре була, чөнки биредәге нефть эшләренә һәм шахталарга, хөкүмәт программасы белән, бик күп татарларны күчереп утырталар. Утызынчы елларда Оха шәһәре янындагы Дамир бистәсендә хәтта татар мәктәбе дә була, 1934 елда аны, укытучылар юк, дигән сәбәп белән ябалар. Татарлар нефть өлкәсендә дә, күмер шахталарында да, япон предприятиеләрендә дә, авыл хуҗалыгында да баш күтәрми эшлиләр, әмма 37-38 елларда аларның күпчелеген япон шпионы, дип кулга алалар һәм хөкем итәләр. 1938 елны Охада, “өчлек” карары белән, өч йөздән артык кешене атып үтерәләр, алар арасында татарлар да шактый була. Әйтик, 1938 елның 21 апрель иртәсендә Оха тирәсендәге чокырда контрреволюционер, дип атып үтерелгән 70 яшьлек татар карчыгы Тайбә Ибәтулла кызы Хәмзинаның совет власты каршында нинди гаебе булды икән? Шул ук көнне, шул ук чокырда 43 яшьлек татар ире, тумышы белән Татарстанның Кече Укус авылы кешесе Шакиров Хәлим дә атып үтерелә, югыйсә, ул японнарда бары тик каравылчы булып кына эшләгән була бит! Бу чокырда шулай ук 47 яшьлек Шәяхмәтов Әхмәтвәлине, 33 яшьлек Буа татары Әбделманов Зыятдинне, 32 яшьлек Мотыйгулин Миңнулланы һәм бик күпләрне атып үтерәләр… Могҗиза белән атылмыйча калганнары соңыннан төрмәләрдә үлә — Башкортстанның Дәүләкән районы, Исмәгыйль авылыннан 33 яшьлек Мөхәммәт Таймөхәммәтов, Ульяновск өлкәсе, Аллагул авылында 1917 елда туган һәм 1944 елда төрмәдә үлгән Гыйләҗ Гайнетдинов, Мамадыш районының Ушма авылыннан 70 яшьлек Әүхадиев Әхмәт, Норлат районының Зур Ачасыр авылында 1905 елда туган һәм төрмәдә 1945 елда үлгән Хаялетдин Ямалетдинов – бу канлы исемлекне озак дәвам итәргә булыр иде… Бу татарларның барысын да диярлек “япон шпионы” дип, яки японнарга карата яхшы мөнәсәбәттә булган өчен юк иткәннәр…
Әмма Оха шәһәрендә татарлар барыбер калган һәм хәзер дә яшәп яталар. Ни гаҗәп, Сахалин утравының иң карт кешесе дә – 102 яшьлек татар карчыгы Миңсылу әби Бәдретдинова да биредә яшәп ята! Ул гаиләсе белән утызынчы елларда ук Охага килгән була, аның туган яклары – Балык Бистәсе районының Олы Әшнәк авылы булып чыкты. Мин Миңсылу әби белән махсус очраштым, аның күзләре күрмәгәнен алдан ук белгәнгә, туган якларының исе-төсе итеп, кипкән мәтрүшкәләр алып килгән идем… Миңсылу әбинең сукыр күзләреннән кипкән мәтрүшкәләр өстенә яшь тамчылары тәгәрәп төште… Аның 6 баласыннан инде 2 кызы гына исән, алары да материкта яшиләр икән, инде үзләренә дә 80 яшь… Әби хәзер үлгән төпчек улының хатынында – Люба киленендә яши, татарлар да һәрвакыт аның хәлен белеп торалар икән… Миңсылу әби, әйтерсең лә, утызынчы елларда бер гаепсезгә атып үтерелгән милләттәшләре өчен дә яши… Гаҗәп хәл – Оха шәһәрендә бик кырыс табигать, монда җәен дә салкынча, хәтта колорадо коңгызлары, еланнар, саранчалар да юк, алар биредә яши, үрчи алмыйлар… Ә татарлар яши, хәтта йөзгә хәтле җитәләр! Бүген дә шәһәрдәге һәр биш кешенең берсе – татар, мәчет салырга хыялланалар, оешма булып оешып киләләр. Нефтьчеләр арасында да татарлар күп, соңгы елларда “Сахалиннефтьнең” генерал директоры да татар кешесе – Рамил Вәлитов исемле милләттәшебез булган, аны хәзер Мәскәүгә алганнар. Социалистик Хезмәт Герое Җәүдәт Моратовның рәсеме дә шәһәр музееның түрендә саклана. Шәһәрнең суд рәисе, ТЭЦ директоры да татар кешеләре икән…
Татарларны махсус рәвештә, хөкүмәт программасы белән Сахалинга күчерү сугыштан соң бигрәк тә көчәеп китә, 1946-1949 елларда бирегә Татарстаннан эшелон-эшелон татарлар күчеп килә, алар утрауның көньягында һәм төньягында яңа авылларга нигез салалар. Шундый авылларның икесендә мин дә булдым һәм шул хакта укучыларга бераз мәгүлүмат биреп китәм. Ноглики районының Ныш авылына нигезне 1949 елда Биектау, Дөбьяз районнарыннан күчеп килгән татарлар салган. Дөрес, аңа кадәр дә биредә нивхларның торак урыннары була, утызынчы елларда Әстерхан татарлары биредә яшәп, балык тота, ә зур авыл булып Ныш Казан татарлары күчеп килгәннән соң оешып китә. Татарлар биредә совхозда эшли, сыер сава, механизатор булып эшли, балык тота, мал карый… Совхоз аларга агач бараклар салып бирә, татарлар һаман шунда яшәп яталар. Хәзер инде совхоз беткән, күп нәрсә җимерек хәлдә, юллар юк, мин дә район үзәгеннән анда “Ашыгыч ярдәм” машинасы белән генә килә алдым. Нышта эш тә юк, газ да юк, һаман утын ягалар, җилкә белән су ташыйлар… Югыйсә, авыл башыннан гына газ торбалары үтә бит, аны үзебезнең Татарстан газчылары Европага һәм Япониягә сатып ята, базалары да Ныштан 8 чакрымда гына, ә мондагы татарларга бернинди ярдәм юк…
Ныш авылы хәзер урыслар белән катнаш, 700 кешенең өчтән бере татарлар, диделәр. Мин бу татарларның бер өлеше белән китаапханәдә очраштым, үзләрен бик кызганып кайттым. Сугыштан соң ачтан үлмәс өчен алар Сахалинга – дөнья читенә күчеп киткән, һәм бүген дә шул сугыштан соңгы шартларда яшәп яталар… Дин юк, мәчет юк, балалары барысы да диярлек урыслар белән катнаш никахларда. Кайчандыр ата-аналарына ияреп Сахалинга килгән бу татарларның инде үзләренә дә 70 яшь, алар татар телен яхшы беләләр, әмма аз сөйләшәләр, ә күзләрендә бетмәс моң, бетмәс моң… Татарлар турында шигырьләремне укыганда, ирләрнең күзләрендә яшь күреп, миңа тагы да авыр булып китте…
Айлы каберләр моңая
Чит зират эчләрендә.
Туган як җиле сулкылдый
Туфрагы өсләрендә…
Әй, туганнар, туганнар,
Әллә язмыш, әллә күрмеш
Дөнья буйлап куганнар…
Икенче татар авылы утрауның көньягына урнашкан, 1946 елны биредән японнарны һәм айналарны Хокайда утравына куып чыгаруга, алар урынына татарларны китереп урнаштырганнар, татарлар японнардан калган фанер баракларда яши башлыйлар. Бирегә дә, нигездә, Биектау, Дөбьяз, Кукмара, Тәкәнеш районының Зур Битаман, Яуширмә, Әсән, Коркачи, Красная Гора авылларыннан татарлар килеп урнашкан, араларында керәшен татарлары да бар. Японнар чорында бу торак урын башта Айханә, дип аталган, чөнки ул Охот диңгезеннән ерак түгел, Ай елгасы буенда гына урнашкан. 1970 елга кадәр нигездә татарлардан торган бу авыл Айск дип аталган, аннан совхоз – “Свиновод”ка, авыл Советскоега әйләнгән. Татарлар килгәч тә үзара аралашып, өйләнешеп, Сабантуйлар уздырып яшәгәннәр, әмма соңга таба болар барысы да беткән, күчеп килгән татарларның балалары барысы да диярлек урыслар белән гаилә корганнар. Биредә дә совхоз инде юк, эш юк, газ юк, әмма яхшы юллар бар, диңгез якын, өлкә үзәге янәшәдә генә, шуңа күрә авыл бетмәгән, яшәп ята, биш йөзләп кешенең биштән бере – татарлар. Авылда мәчет тә, чиркәү дә юк, намаз укучы, ураза тотучы да юк икән, аның каравы бөтен Сахалинга бердәнбер татар зираты – шушы авылда, тирә-яктан мөселманнарны бирегә алып килеп күмәләр. Мин Советское (Айханә) авылында да татарлар белән очраштым, карт якның өйләренә бардым, зиратларында булдым, догаларымны кылдым. Ярты Битаман халкы биредә ята, кебек тәэсир калды… Бу татарлар, хөкүмәт вәгъдәләренә ышанып, илдә ачка үлмәс өчен, балаларын, ишле гаиләләрен алып, Сахалинга чыгып киткәннәр, биредә гомер иткәннәр, балаларын төрле милләтләргә кияүгә биреп, өйләндереп, нәселләрен юк иткәннәр, җир читендә җир куенына кереп ятканнар… Шушы авылда бер татар апасының сөйләгәне истән чыкмый: “Илдә чакта, җәйге челләләрдә, ураза тота-тота урак ура идек, монда килеп дуңгыз карадык, урыс булдык”, диде ул тирән әрнү белән…
Сахалин…
Ул инде күп татарлар өчен күптән туган йортка әйләнгән, ә кайберәүләр өчен әле һаман каторга…
Сахалинда татарларны ни көтә?
Бу татарларның үзләреннән дә, илдә алып барылган сәясәттән дә тора. Бүгенге көндә Сахалин утравы, анда яшәүчеләр социаль һәм икътисадый яктан зур кыенлыклар кичерә, биредәге төп байлык – нефть, газ, урман, балык – барысы да Мәскәү байлары тарафыннан бүлгәләнеп бетелгән һәм читкә чыгарыла. Әгәр Мәскәү Сахалинга карата аерым программа кабул итмәсә, халыкны социаль яктан яклау юлларын тапмаса, ул утрауны югалтачак, чөнки янәшәдәге Кытай, Япония һәм Кореяның һәрберсенең Сахалинга карата үз дәгъвасы, үз өмете бар. Соңгы йөз елда Сахалин кулдан-кулга күчеп йөрде, алга таба да шулай булмас, ди беркем әйтә алмый. Сахалин татарлары менә шушы кайнап торган дөньяда үз урыннарын табарга тиеш булалар, ә сайлау мөмкинлекләре күп түгел. Беренче юл – барысын да ташлап, туган якларга, материкка кайтырга, әмма моны һәркем эшли алмый. Икенче юл – урыс арасында калып, урыс булырга һәм урыс язмышын кабатларга, күпчелек татарлар инде шушы юлда, һәм аларны, урыслар белән бергә, кытайлашу язмышы көтеп торырга мөмкин. Өченче юл – кайда яшәсәң дә, кем арасында гомер сөрсәң дә, үзең булып калу, татар булып, мөселман булып калу, телеңне һәм динеңне беркемгә дә бирмәү, бернәрсәгә дә алмаштырмау. Монысы инде иң көчлеләр юлы, алар Сахалинда да, башка урыннарда да бар, әмма бик аз. Милләтне менә шулар яшәтәчәк, Сахалинда яңа татар тарихын да алар язачак, иншаллаһ!
Фәүзия Бәйрәмова,
язучы, тарих фәннәре кандидаты,
Бөтендөнья татар конгрессының башкарма комитеты әгъзасы.