“Мулла” - мәрхүм Туфан Миңнуллинның соңгы әсәрләренең берсе. Аны Әтнә, Минзәлә, Башкортстанның Гафури театры сәхнәдә куярга өлгергән иде. Җәй көне имам Вәлиулла Якупов атып үтерелеп, мөфти Илдус Фәиз машинасы шартлатылгач, “Мулла”ны Камал театры да куярга булды. Башкаларыннан аермалы буларак, Камал театры “Мулла”сы әхлаксызлык, татарларның упкынга тәгәрәү, өметсезлек проблемасын бик кискен куя.
Путин Чуртышка мулла җибәргән?
Шәһәр егете Әсфәндиярне Чуртыш авылыннан чыккан замана бае Самат Закирович авылга мулла итеп авыл кайтара. Әсфәндияр мәдрәсә тәмамлаган, ятимлектә үскән, зонада да булып чыккан. Кыскасы, шактый тормыш күрергә өлгергән. Самат Закирович авылда үзе мәчет салдырган, анда Сәлахетдин бабай мулла булып тора. Ләкин бар эше үлгән кешене юудан, ясин чыгудан тора. Чөнки мәчеткә кеше йөрми, авыл имансызлык сазлыгына баткан, монда бер өмет чаткысы да юк. Мулла бабай аракы эчеп куярга да ярата. Моны сугышта өйрәнеп кайту белән аңлата. Аннары мулланың бераз эчеп куюында халыкның эше дә юк. Берсенең дә моңа исе китми – әйдә эчә бирсен, эчеп үлгәннәрне юып озата торсын.
Самат Закирович үз хисабыннан муллага акча түләп тора башлый, әтисе йортында яшәтә. Аның өчен иң мөһиме – авыл тәртипкә керсен. Әсәрдә Налимә исемле диннән ерак кыз Әсфәндияр белән аралашып дингә килә, аңа кияүгә чыга. Бер тапкыр Әсфәндияр хәзрәт Налимәгә аны Чуртыш авылына мулла итеп Путин үзе җибәрүен әйтә. “Әгәр кешеләр мәчеткә йөрмәсә, полиция җибәрергә кушачагы турында кисәтте”, - ди хәзрәт.
Авылга кем хуҗа?
Мулла Әсфәндияргә авылда барысы да тәртип урнаштырырга, хуҗа булырга кушалар. Моны аннан Самат Закирович та, Авыл советы башлыгы Лимур да сорый. Чөнки авылга бер кая да эшләмәгән яшьләр төркеме белән Магнитогорскидан кайткан Вәлиәхмәт хуҗа булып алган. Вәлиәхмәт - кулак итеп шушы авылдан сөрелгән мулланың оныгы. Ул авылны бетерергә, аңа ясин чыгарга кайткан. Вәлиәхмәтнең авылдашларына нәфрәте зур, шуңа ул Бәртин кебекләрне эчертеп, аларны мыскыл итә. Ахырда Бәртин асылынып үлә.
Ничек хуҗа булырга имансызлык сазлыгына баткан татар авылына? Бүген бу - бик мөһим мәсьәлә. Чынлыкта, авыл инвесторга да, авыл советына да кирәкми. Соңгысының мөмкинлекләре дә бик чикле. Бу турыда дөресен әйтергә кирәк. Үзидарә дип сөйләнсәләр дә, советның - халыкка, халыкның советка кирәге юк. Ә авылга кемдер хуҗа булырга тиеш. Мулла Әсфәндияр дә авылга хуҗа булырга тели. Әмма ничек икәнен ул белми, автор да, режиссер да бу турыда ачык белдерми.
Ләкин бүген дин әһелләре авылга хуҗа була аламы? Моның механизмнары бармы? Әсәр ахырында атып үтерелгән Әсфәндияр тибындагы муллалар белән зур үзгәрешләр ясап булмаячак. Бүген халыкка китаплы мулла түгел, чыбыркылы мулла кирәк.
Мәчеттә дә кызлар көчләп була
Чыбыркылы мулла кирәк булу турында менә бер мисал. Авылдагы группировка башлыгы мәчет эчендә кыз көчләмәкче була. Әмма Әсфәндияр, көче ташып торса да, аларны кыйнап чыгармый, мәчеттә сугышмаска була. Моннан кемгә файда? Бу әйбергә юл куярга ярамый иде. Дөрес, тора-бара Әсфәндияр теге бәндәне кисәтә, хәтта куркыта. Ләкин группировка алдында йомшаклык күрсәткән муллага алга таба көн булмый – аны атып үтерәләр. Шул вакытта үзеннән-үзе Вәлиулла хәзрәт Якупов язмышы искә төшә. Әсәрдә мулла терелеп чыкса да, Камал театры мулланы үтерде. Ахырда исә Әсфәндияр янында дога укырга өйрәнгән малай сүрәләр укыды. Өмет шушы малайда булып чыга.
Дини үзидарә (мәхәллә) системасы кирәк
Революциягә кадәр дин әһелләренең халыкта абруе зур булган. Мулла урамнан барганда, ирләр баш орып исәнләшкән. Аннан патша хакимияте муллаларга халыкны контрольдә тоту өчен зур мөмкинлекләр биргән. Мисал өчен, зина кылган ирне мулла үз янында 40 көн тотып, тәрбияли, чыбык белән суктыра алган. Бүген муллаларда мондый өстенлек юк, хәтта мөфтиендә дә. Ничек коткарырга соң авылны, халыкны? Гомумән, бу проблема бөтен диннәргә, милләтләргә кагыла.
Халыкның ныклы иманы булмаганда, динчеләргә диннең социаль нигезе турында уйланырга, шул юнәлештә эшләргә кирәк. Аллага гыйбадәт кылу йортлары намаз уку урыны гына түгел, уку-укыту, мәдәният, мәгариф, спорт һәм бизнес үзәге вазифаларын да башкара башласа, халык, бигрәк тә яшь буын анда тартылачак. Социаль кызыксыну аларны дингә тартачак, акрын-акрын ныклы иман формалашачак. Дин телендә бу система мәхәллә (приход) системасы дип атала. Халык мең еллар буе шул система белән яшәгән. Аның схемасы бик гади – бер төркем халык һәм дин әһеле. Менә шул очракта гына хуҗа була алыр Әсфәндияр хәзрәт авылга. Китап тотып кына түгел, кулга көрәк тә тотарга кирәк. Халыкның бер кулына китап тоттырганда, икенчесенә кәнфит кирәк. Әмма бу фикерләрне автор да, режиссер да ача алмаган. Шуңа әсәр дә, мулла да өметсез килеп чыккан. Җанымны ничек чистартыйм дип сораган Вәлиәхмәткә дә киңәш бирә алмаган мулла ничек инде авылга хуҗа булсын?
Александр Долгов