Коръәни-Кәримдә болай диелә: «Әй, мөэминнәр, җыйган малларыгызның иң затлыларын гына вә сезнең өчен җирдән чыгарганнарыбыздан (сәдака, хәер, зәкят биреп, Аллаһ юлында) сарыф итегез. Күз йомып (чыраегызны сытып, җирәнеп кенә, теләр-теләмәс кенә) алырдай затсыз малны бүләккә бирергә тырышмагыз (үзегезгә ошамаган, гамәлгә яраксыз мал хәергә бирелмәс). Белеп торыгыз, Аллаһ чиксез бай һәм мактауга лаек» («Бәкара (Сыер)» сүрәсенең 267 нче аяте).
Нәрсә соң ул гошер? Бу гарәп сүзе "уннан бер өлеш” дип тәрҗемә ителә. Революциягә кадәр татарларда гошер җыю гадәти эш булып саналган – гошер сәдакасы мәчетләр эшчәнлеген тәэмин итүгә тотылган. Һәм бүген бу мөһим дини гадәтне яңадан торгызырга кирәк, чөнки авыл җирлегендәге күпчелек мәчетләрнең ишекләре акча булмау сәбәпле ябык торалар.
Элек гошер җыю бәйрәм рәвешендә үткәрелгән, чөнки уңыш Аллаһы Тәгалә рәхмәте буларак кабул ителгән. Совет чорында гошер бәйрәмнәре уңыш бәйрәмнәре белән алыштырыла һәм бу бәйрәмнәрдә, кызганыч, уңышның төп сәбәпчесе – Аллаһы Тәгаләне искә алмыйлар.
Соңгы елларда гошер сәдакасын җыюга берникадәр игътибар итә башладылар – республикакүләм Гошер көнен, авылларда гошер бәйрәмнәрен үткәрәләр. Шуны аңларга кирәк: гошер сәдакасын бирү – дини бурыч. Бу фарыз гамәл, шуңа да гошерне ачыктан-ачык бирергә була. Гошерне тормышыбызга кайтару бәрәкәт артуга китерәчәк, чөнки гошер фәкыйрьләргә, мәчет һәм мәдрәсәләр файдасына бирелә, Аллаһы Тәгалә юлында тотыла. Гошер сәдакасын бирү – киләчәктә мул уңыш алуга ышаныч булып тора. Рәсүлебез Мөхәммәт (сгв) болай дигән: "Әгәр дә өммәтем гадел булса, зәкят һәм гошер сәдакасын түләүдән туктамаса, аңа хәвеф-хәтәрләр төшмәс. Шулай эшләмәгән очракта, корылык һәм ачлык белән сыналачаклар”.
Аллаһы Тәгалә рәхмәтенә ирешүне күзаллап, сентябрь ахырында авылларда Гошер көннәрен үткәрергә онытмаслар дип өметләнәбез.
Вәлиулла хәзрәт ЯКУПОВ