Үзәк нәзарәтнең татар милләтенең милли яшәеш системасында төп рольне уйнавын һәрдаим язып, әйтеп торалар. Кайбер төркемнәр халыкны Баш мөфти Тәлгат Таҗетдингә каршы котыртып, аның дәрәҗәсен, тәэсирен бетерергә тырышса да, эшләре барып чыкмый. Билгеле булганча, Россиядә 1789 елда Оренбург мөфтияте (хәзерге Баш мөфти Тәлгат Таҗетдин җитәкләгән Үзәк Диния нәзарәте) оештырыла. Әлеге мөфтият татар-мөселманнарны бер канат астына җыя, милләтне оештыра, мәгариф системасын булдыра һәм аңың составына илдәге бөтен татар мәчетләре керә. Мөфти Галимҗан Баруди, Риза Фәхреддиннәр халкыбыз өчен зур хезмәт куя. Мисал өчен, Галимҗан Баруди 1921 елда ачлык вакытында ярдәм итеп йөргәндә үлеп китә. Тарихи татар-башкорт мөфтияте совет елларында да эшчәнлеген туктатмый. Ләкин 1990 елда мөфтиятне махсус тарката башладылар. Бүлгәләү башында Тәлгат Таҗетдин шәкерте, мөфти Әлбир Кргановны судка бирүче Равил Гайнетдин торды. 1987 елда Мәскәү Җәмигъ мәчетенә имам итеп билгеләнгән Равил Гайнетдин 1996 елда Үзәк Диния нәзарәтенә көндәш итеп Мөфтиләр Шурасын оештырды. Шуннан Россиядә мәчетләрне бүлү башланды, милләтне бүлгәләү тотынды. Бүген дә Үзәк Диния нәзарәте составына Россиянең күпчелек мәчетләре керә, ләкин татарны дини милләт буларак саклап килгән, дәүләтсез шартларда татарның милли хакимияте дәрәҗәсенә үсеп җиткән нәзарәт системасына зур зыян килде. Дөрес, соңгы елларда Үзәк Диния нәзарәте яңадан ныклап аякка баса башлады: яңа кадрлар тәрбияләнде, мәчетләрдә иҗтимагый советлар оештыру турында карарлар чыгарылды, мәхәллә системасы (халыкның оешып яшәве) торгызыла башлады, Таҗетдин кулы астында яңа өметле мөфтиләр үсеп чыкты. Һәм бу яңа буын шәкертләр элеккеләре кебек остазны сатмады, үпкәләп читкә каерылмады, татар-мөселман юлына – нәзарәткә хыянәт итмәде.
Хәмитов Үзәк Диния нәзарәтенә өметләнә, ә Миңнеханов кемгә өметләнә?
РҮДН корылтаена барлыгы 1000нән артык делегат җыелды. Җыенга Сүрия, Казахстан, Төркия, Сербия, Тунис, Румыния, Фәләстин мөфтиләре килде. Иран, Белорусия, Эстония, Украина, Тадҗикстан илләре Уфага үз вәкилләрен җибәрде. Шулай ук корылтай эшендә Россия президенты аппаратының дини оешмалар белән элемтәләр департаменты җитәкчесе Илья Баринов, Федераль Собраниянең куркынычсызлык оборонасы комитеты рәисе урынбасары Рудик Искужин катнашты. Корылтайга Башкортстан президенты Рөстәм Хәмитов килү дә зур вакыйга булды. Аерым алганда, аның корылтайны Россия мөселманнарының мөһим вакыйгасы дип атавы, мәгърифәтчелек эшләренең РҮДНга йөкләнүен белдерүе бу оешманың илдә иң зур көч булуын тану булып тора. – Без сезгә өметләнәбез, Уфа динне экстремизмнан саклый,- диде президент. Бу Башкортстан президентының Россиядә һәм республикада ҮДНенең барыбер зуррак көч булып торуын, Мөфтиләр Шурасына караган мөфтиятнең вакытлы мөфтият булуын аңлата. Шуны да әйтик, Башкортстан мөфтие Нурмөхәмәд Нигъмәтуллин корылтайга килергә җыенган булса да, анда күренмәде. Гомумән, Башкортстанда хәзер ике мөфтият – Мөфтиләр Шурасыныкы һәм ҮДН нәзарәте эшли. Соңгысын Баш мөфтинең улы, ЦДУМ аппараты җитәкчесе мөфти Мөхәммәд Таҗетдин җитәкли. Быел ике мөфтиятне кушып, бер нәзарәт оештыру планы да бар иде. Ләкин республика хакимияте бу адымга бармаска булды.
Әмма Татарстан президентының корылтайга килмәве аңлашылып бетмәде. Рөстәм Хәмитов ҮДНга өметләнә, Ә Миңнеханов кемгә өметләнә икән?
Корылтайда Илья Баринов Үзәк Диния нәзарәтенең чәчәк атуын теләде. Нәзарәтнең вахабилыкка каршы торуын, башка мөфтиятләрнең бу эшне булдыра алмавын белдерде.
Коръән бер, устав та бер булсын
Корылтайда нәзарәт уставына үзгәрешләр кертелүне аерым әйтеп китәргә кирәк. Чөнки хәзер документта Үзәк Диния нәзарәте аппараты җитәкчесе дигән статус рәсмиләштерелде. Моңарчы ул юк иде. Нәзарәт аппаратын белгәнебезчә, Баш мөфтинең улы, Башкортстан мөфтие Мөхәммәд Таҗетдин җитәкли. Моңарчы зур җыеннарда күләгәдә кала бирсә дә, корылтайда Мөхәммәд хәзрәт делегатлар хәтерендә истә калырлык булды. Ул президиум исеменнән илдәге дини ситуация турында докладында, ЦДУМга каршы алып барылган информацион сугыш турында аерым әйтеп китте. Киләчәктә яңа буында ҮДНга карата мәхәббәт тудыру өчен, әлбәттә, нәкъ тә аңа интернет ресурсларда яхшылап эшләргә туры киләчәк. Интернет-медиа булдыру, яңа сайтлар ачу - киләчәк өчен бик мөһим.
Уставка килгәндә, Тәлгат Таҗетдин март аена кадәр төбәк мөфтиятләре уставларын Үзәк нәзарәтнеке белән тәңгәлләштереп бетерергә кушты. Әмма мәхәлләләр өчен зур проблемага әйләнәчәк. Чөнки төбәк мөфтияте уставы үзгәргәч, һәрбер авыл мәхәлләсен уставын яңартырга тиеш булачак. Ә бу акча, вакыт сорый торган эш. Кыскача әйткәндә, артык мәшәкать кенә. Болардан кала, хәзер устав буенча нәзарәт корылтае 12 елга бер тапкыр, мөфтиләр советы елга бер, президиум ике елга бер җыелачак.
Корылтайдан соң һәрбер мөфтияттә Аксакаллар Шурасы һәм Иҗтимагый киңәшмә эшли башларга тиеш була. Алар мәхәллә эшләрен караячак, яшьләр белән эшләячәк. Мәчетләр каршында Иҗтимагый киңәшмә оештыру карарын Баш мөфти 2007 елда ук чыгарган иде. Бу карар бигрәк тә Чуашстан республикасында нәтиҗәле итеп тормышка ашырылды. Шулай ук Пенза өлкәсендә дә Баш мөфти карары үтәлде. Баш мөфти Тәлгат Таҗетдиннең мәхәллә системасын ныгыткан бик хикмәтле карары булды ул.
“Гибадуррахман” белән “Фатыйма”
Инде алдан белдерелгәнчә, корылтайда “Гибадуррахман” иҗтимагый оешмасы төзелде. Аның нигезе итеп ҮДН, төбәк мөфтиятләре уставы һәм Әл-Фуркан сүрәсенең соңгы алты аяте алынды. Гомумән, әлеге оешма Русиядәге татар-мөселманнарны яңадан бер йодрыкка җыяр дигән өмет бар. Мисал өчен, хәзерге көндә бер мөфтияткә дә кермәгән нәзарәтләр бар. Тотарга да аларны “Гибадуррахман”га керергә чакырырга. Мәсәлән, Иркутск, Кемерово һәм башкалар. Мөселманнар берләшүдән баш тартмас.
“Гибадуррахман”га нәзарәтнең “Фатыйма” хатын-кызлар оешмасы керде. Әмма хатын-кызлар исеменнән чыгыш ясаучы ханым хис-тойгыдан башка корылтайга бер тәкъдим-фикер дә әйтә алмады. Гомумән, Баш мөфти, Мөхәммәд Таҗетдиннән кала, корылтайда чыгыш ясаучылар иртәгә эш башларлык бер тәкъдим дә җиткермәде. Дөрес, мөфтиләр арасыннан Чиләбе һәм Курган мөфтие Ринат Раев, Ростов мөфтие Җәгъфәр Бикмаев һәм тагын берничә имам сүз алды, әмма мөфтиләрчә хикмәт белән әйтелгән фикер булмады.
Кунаклар сионизмны фаш итте
Корылтайда Израиль сәясәтен (сионизм), Американың гарәп илләрен канга батыруы аеруча тәнкыйть утына тотылды. Килгән кунаклар Израиль һәм Американы төп бәла дип атады. Мисал өчен, Иранның Россиядәге илчесе Саед Махмуд Реза Саджади сионизмны ислам дошманы дип белдерде. – Сионизм еврей киеменә киенү генә түгел. Мисыр президенты Хөсни Мөбәрәк тә мөселман иде. Ләкин Израильгә ярдәм итеп ятты, Фәләстингә ярдәм җибәрттермәде. Ислам илләренең артта калуы башлыкларга бәйле. Тарткалаш эзләүчеләр сионизм армиясе солдатлары-, диде илче. Кызганыч, соңгы вакытта Американың дингә каршы алып барган кампания капкынына татарлар да иярде. Шуңа радикалларны яклау, хәтта кызгану, аларга иярү башланды. Әмма аларның милләтне инкарь итүен, шул ук милләтчеләрне дөрес юлда булмауларын, кыскасы аларны файдалануларын әлегә азлар аңлый. Ә Америка агентлары моннан оста файдалана.
Шулай ук Сүриянең Баш мөфтие Бадр ад-Дин Хассун Американың Сүрияне дә канга батыруын күз яшьләре белән сөйләде. Моңарчы Америка Әфганстан, Ливия, Мисыр, Туниста “тәртип урнаштырган” иде. Мөфти Россияне Сирияне яклаганы өчен зур рәхмәтләрен җиткерде, Америка явызлыгына бергәләп көрәшергә өндәде. – Россия бу хәлләрдән сак бул. Шул идеология Татарстан мөфтиенә һөҗүм ясады, шул идеология Сирияне юкка чыгармакчы, әлеге идеология мөселманнарны кыра-, диде Сирия мөфтие.
Фәләстин мөфтие Рамаллы Ибраһим Иуадаллах вәкиле дә шул ук проблемага тукталды. Ул "Әл-Акса" мәчетен саклау, бәйсезлек турында чыгыш ясады.
Дөнья беткәнче Үзәк Диния нәзарәте булыр
Баш мөфти Тәлгат Таҗетдин ачык итеп, дөнья беткәнче Үзәк Диния нәзарәтенең булачагын белдерде. Бу аны төрле фетнәләр белән таратырга теләгән көчләргә җавап булып тора. Корылтайда Тәлгат Таҗетдин 1994 елда радикалларның аерылуын, аерым мөфтиятләр оештыруларын, хәтта нәзарәт бинасын яулап алырга теләүләрен искә алды. Әле ярый көрәк тоткан бабайлар аларга юл бирмәгән. Бу турыда Петербург мөфтие Пончаев да искә алды. – Таркатучылар 27 кешелек җыелыш ясады, безнекендә 1000 кеше катнаша. Менә Алланың хикмәте-, диде ул.
Хәзер дә әлеге көчләр таркату эшен алып бара. Корылтайда Баш мөфти нәзарәт системасында бернинди тарткалаш булмавын әйтеп куйды. ҮДНенең бүген 24 төбәк мөфтияте бар. Владимир мөфтиятенең нәзарәттән чыгуына килгәндә, анда беркайчан да нәзарәт оешмаган булган. Шушы араларда гына мөхтәсибәт оештыру эше башланган.
Зур вәкилләр таркатучыларның сионизм армиясе кешеләре булуын әйтеп киткән иде инде. Әмма корылтайдан соң Мөфтиләр Шурасына караган сайтлар яңадан фетнә эшен башлады. Хәзер Мәскәү һәм Чуашстан мөфтие Әлбир Кргановның беренче урынбасар булмавы болгатыла. Чыннан да, Крганов хәзер беренче урынбасар түгел, ләкин бу аның Мәскәү мөфтие булмавын аңлатмый бит. Равил Гайнетдиннең тамагына сөяк булган яшь мөфти барыбер Мәскәүдә кала. Башкаладан ничек кудыру җаен тапмаган шәехчылар хәзер Әлбир Кргановны Мөхәммәд Таҗетдингә каршы куярга тырыша һәм шул эшне алып барачак. Шулай ук мөфтиләр Шурасын Тәлгат Таҗетдиннең төбәкләрдә бер генә мөфтият оештыру тәкъдиме дә борчый. Әмма бер генә мөфтият булган Самара, Чуашстан, Удмуртия, Мари Иле якларында татар-мөселман тормышы гөрләп бара бит. Әлбир хәзрәт үзе бу эшләрне мөселман сабырлыгы белән күзәтә һәм хикмәт белән эш йөртергә чакыра. – Без Тәлгат хәзрәтнең командасы, беркайчан да фетнәләргә бирешмәбез. Корылтай безнең бердәмлекне күрсәтте. Кем булуга карамастан, иң мөһиме эшләргә кирәк-, диде Крганов.
Хәзер Ханти-Мансы мөфтие Таһир Саматов та беренче урынбасар түгел. Аларны Петербург мөфтие Җәгъфәр Пончаев белән Ростов мөфтие Җәгъфәр Бикмаев алыштырды. Әмма өлкән буын вәкилләре, төптән уйлап караганда, урынбасарлыкка бармый инде. Шулай да укыту эшләре буенча урынбасарлык яшьрәк мөфти Ринат Раевка тапшырылды. Ринат Раев белән Мөхәммәд Таҗетдин арасын да бозу булачагы фаразлана. Операцияне кемнәр оештырачагы билгеле. Инде алдан әйтелгәнчә, армиянең максаты Тәлгат хәзрәтне яшь командасын таркату, ЦДУМның артта калган бабайлар мөфтияте булуына яшьләрне тулысынча ышандыру. Шуның беренче нәтиҗәсе – яшьләр урынына ике өлкән кешене кую булды. Чынында Әлбир хәзрәтнең тә, Таһир хәзрәтнең тә Таҗетдин урынына дәгъва кылмавын анализлап була.
Татарстан нәрсә югалтты?
Әмма төп проблема СМР оештырган фетнәчел анализларда гына түгел. Корылтайда Татарстан президенты Рөстәм Миңнехановның катнашмавын сәяси югалту дип карарга кирәк. ҮДН – ул бөтен татар иле, татар-мөселман дөньясы. Әгәр Татарстан аның белән бергә эшләмәсә, аңа дингә таба борылган татар иле белән элемтәләр кору бик авыр булачак. Татар конгрессы рәисе Ринат Закировның да корылтайда чыгыш ясамый кайтып китүен делегатлар аңлап бетерә алмады. Чыннан да, конгресс иске формат җитәкче белән мөселман факторы бик көчәеп барган төбәкләр белән алга таба Татарстан файдасына күпер булып тора алмаячак. Бу проблема турында инде төбәктәге дини һәм милли оешма вәкилләре ачык итеп әйтә башлады.
Корылтайда нәзарәт исеме Болгар мөфтиятенә алыштырылмады. Әгәр Татарстан президенты аппаратында акыллы аналитиклар булса, бу фикерне президент хуплап чыгарлык итеп ясарлар иде. Ләкин әлеге дә баягы дини факторны аңлаган, анализлаган кеше юк. Ул очракта нәзарәт вәкиллеге Болгарда урнашып, ҮДН акрын-акрын Татарстанга кайтыр иде. Шулай да Чаллы төбәге казые Рөстәм хәзрәт Шәйхевәли корылтайда Тәлгат Таҗетдиннең Россия мөселманнары лидеры булуы, “безне җитәкләп алып баручы, юл күрсәтүче”, дип атады. Гомумән, алганда, киләсе өч елда Үзәк Диния нәзарәтендә зур үзгәрешләр булырга тиеш. Йә ул тарихи гаделлекне кире кайтара, йә тагын бер 10 ел таптанып торачак.
Александр Долгов