Гарәп “шәехләренең уенчыклары”

Төркиядәге бер ифтар вакытында дустым Фарук кунакларга кинофильм күрсәтте. Бу тамаша алдыннан ул әлеге фильмның кызыклы булуы турында еш искә төшереп, бездә кызыксыну уятырга теләде. Тик

БӘЙЛЕ
2010 Окт 31

Төркиядәге бер ифтар вакытында дустым Фарук кунакларга кинофильм күрсәтте. Бу тамаша алдыннан ул әлеге фильмның кызыклы булуы турында еш искә төшереп, бездә кызыксыну уятырга теләде. Тик өметләр акланмады: Мәккәдә эшләнгән дөньяның иң зур сәгате турында сөйли торган фильм кызыклы түгел иде. Гарәпләр соңгы вакытларда күп кенә зур корылмалар төзеделәр ки, аларның чираттагысы турында эшләнгән кино гаҗәпләндермәде. Дөрес, Фарук безгә бу фильм аша нәрсәдер әйтергә теләде сыман. Чынлап та, үзләренең зурлыклары белән рекорд куючы гарәпләрнең бу корылмалары уйланырга мәҗбүр итә.

Биниһая зур сәгать Мәккәдә узган Рамазан ае вакытында йөри башлады. Ул 2000 бүлмәсе булган, 577 метр биеклектәге кунакханә комплексында урнашкан. Бу сәгать һәркайсы 46 метр диаметрлы 4 циферблаттан тора. Циферблатларның иң түбәндәгесе 380 метр биеклектә булып, ул Лондондагы данлыклы Биг Бен манарасыннан 6 мәртәбә биегрәк биеклектә урнашкан. Әлеге сәгать 17 чакрым ераклыктан да күренә, ул махсус яктылык диодлары белән тәэмин ителгән.

Әлбәттә, бу корылма үзенең зурлыгы белән гаҗәпкә калдыра. Аның төзелешенә акча да күп тотылгандыр, дип уйларга нигез бар. Мондый “уенчык”ларга шулкадәрле акча түгү максатка ярашлымы икән? Ә бу гарәпләр салган андый зур корылмаларның беренчесе түгел. Быелның гыйнварында Дубайда 164 каттан торган 828 метр биеклектә дөньядагы иң зур бина калкып чыкты. Шунысы таң калдыра: гарәпләргә мондый дәү биналар нәрсәгә кирәк икән? Үзләренең көчләрен һәм куәтләрен күрсәтү өченме? Әмма мөселманның көче (ә гарәпләрне, беренче чиратта, ислам белән бәйлиләр) рухи дөньяның камил булуында. Әллә мөселманнар рухи бөеклекләрен югалтып, аны зур корылмалар төзелеше хисабына тутырмакчы булалармы?

 

Кемдер төзи, кемдер ачка казан аса

Гарәп шәехләре үз акчаларын кая куярга белмичә аптырыйлар дигән тәэсир кала. Шуңа күрә дә алар Европадагы кыйммәтле футбол клубларын сатып ала, күләме рекордлы булган корылмалар төзиләр. Мөселманнар финанс чыганакларын төрле максатларда тараткан бер вакытта җирдәге халыкның алтыдан бер өлеше ачлы-туклы яши. Күптән түгел Халыкара азык-төлек сәясәтен тикшерү институты 2010 елга ачыгуның Глобаль индексын бастырып чыгарды. Андагы күрсәткечләргә караганда, бүген дөньяда бер миллиардтан артык кеше ачлыктан интегә. Ачлы-туклы яшәүнең иң югары күрсәткече балалар арасында күзәтелә. Иң нык ачка тилмерүчеләр Африка илләрендә һәм Көньяк Азиядә яши. Гарәп ярымутравында миллиардлаган долларга төшкән зур биналар салына. Ә янәшәдә – Африка һәм Азиядә миллионнарча балаларның туйганчы ашарына-эчәренә җитми. Галимнәрнең билгеләп узуынча, 2 яшькә кадәрге балаларның ачыгуы аларның акыл һәм физик үсешенә зур зыян сала һәм еш кына аны төзәтү мөмкин дә булмый. Мәсәлән, Бурунди һәм Мадагаскардагы балаларның яртысыннан артыгында үсеш буенча артта калу күзәтелә, бул хәл ризыкның туклыклылыгы начар булганлыктан килеп чыга.

Әлеге мәгълүматлар уйланырга мәҗбүр итә. Асылда, мөселман илләрендә ачыкмыйлар. Ә бит нинди дин тотуына карамастан, һәр кешенең тормышы кадерле. Дөрес, Җиддәдә озак вакытлар яшәүче һәм эшләүче дустым Фарукның сөйләвенчә, Согуд Гарәбстанының үзендә дә күпләр фәкыйрьлектә яши. Гарәбстанда Фарук фильмнар төшерү һәм фотолар эшләү белән шөгыльләнә. 2007 елда Россиядә аның “Мәккә һәм Мәдинә: исламның ике ике изге изге шәһәре” (“Мекка и Медина: Два священных города ислама”) дигән китабы басылып чыкты.

Раббыбыз Үзенең рәхмәте буларак, мөселман илләренә нефть биргән. Әгәр картага күз төшерсәк, мөселманнар яшәүче һәр төбәктә диярлек нефть бар. Беренче бишлектәге иң күп нефтьле илләр арасына Согуд Гарәбстаны, Гыйрак, Берләшкән Гарәп Әмирлекләре (ОАЭ), Кувәйт һәм Иран керә. Әһле ислам булган башка төбәкләрдә дә нефть чыга. Россияне алсак та шул ук хәлгә юлыгабыз. Татарлар һәм башкортлар яшәүче Идел буе, Төньяк Кавказ шулай ук “кара алтын”га бай. Бу нигъмәтләрне безгә биреп, Аллаһ алар өчен җаваплылык та йөкләгән. Шунысы бар: җирдә күп кеше ачка тилмергәндә Раббыбыз кайберәүләрнең байлыкны әрәм-шәрәм итүенә канәгать булырмы?

Күптән түгел Дубайда чираттагы “уенчык”ка акча сарыф иттеләр. Барселонаның архитектура студиясе Ray of Light (“Яктылык нуры”) дип исемләнгән мәчетнең проектын эшләде. Аның авторлары намаз укучы ирләрне һәм хатын-кызларны бер үк гөмбәз сыман залга урнаштырганнар. Дөрес, аларны пыяла аерып тора. Алар аша төшкән кояш нурлары метафизик бүленеш китереп чыгара. Алар төнге якта ясалма яктырту юлы белән уңышка ирешкәннәр. Минем фикеремчә, Аллаһ нинди матур мәчеттә намаз укуыңа карап түгел, ә ихласлылыгыңа карап кабул итәр.

 

Гомәр инб Габдулгазиз чорында

Кызганыч, бүгенге мөселманнар хәйрия гамәле турында еш кына оныталар. Ә ислам дөньясы кешеләрнең зәкятне кемгә бирергә белмичә аптыраган заманнарын хәтерләми, чөнки мохтаҗлар булмаган. Өммәвиләр хәлифәсе Гомәр ибн Габделгазиз идарә иткән чордагы мисал моңа якты үрнәк. Бер кеше Гомәргә шул вакытларда зәкят бирергә фәкыйрьне таба алмавы турында зарлана. Хәлифә аңа сәдаканы капчыкка салып, шәһәр урамнары буйлап узарга һәм мохтаҗларга бу капчыкны алырга чакырырга киңәш бирә. Теге мөселман шәһәр буйлап күпме генә йөрсә дә, капчыкны алырга теләүче табылмый. Ул тагын Гомәр янына килә. “Ул чагында кычкырып хәбәр салучыны ялла, ул өч көн буена кала буйлап йөреп, синең зәкятең турында хәбәр бирсен”, – ди аңа хәлифә. Моның да нәтиҗәсе булмагач, теге кеше яңадан Гомәр янына килә. “Зәкят салынган капчыгыңны чаттагы агачка элеп куй. Өстенә мохтаҗ кешенең аны алырга мөмкин икәнлеген яз”, – дигән киңәш бирә хәлифә. Өч көннән соң да бу капчык шул агачта эленеп кала, аңа берәү дә кагылмаган була. Бу хәлдән соң Гомәр инб Габделгазиз елап җибәргән һәм Әбү Мусага Пәйгамбәребез болай дигән: “Шундый вакыт җитәчәк: кешеләр зәкяткә мохтаҗларны эзләп йөриячәк, әмма таба алмаячак”. Шул вакытны үз күзләрем белән күргәнгә мин ничек бәхетле!” Кызганыч, бүгенге мөселманнар әлеге дини кагыйдәдән читкә тайпылдылар...

Исламның чәчәк аткан чорында мөселманнар үзләренең фәнни казанышлары һәм югары рухи үсешләре белән горурланганнар. Алар хәйрия гамәленең асылына төшенгәннәр. Бүгенге мөселманар да нефтьтән кергән долларларны исраф кылмыйча, үзләренең фәнни хезмәтләре белән Нобель бүләген алуга ирешсеннәр һәм, әлбәттә, ярдәм итүдә, хәйрия гамәлендә үрнәк булсыннар иде, дигән теләктә каласы килә.

Ильяс ХӨСӘЕНОВ   


Комментарийны калдырыгыз
avatar

Янв 13
Янв 09
Ноя 22
Окт 12
Сен 12
Сен 06
Сен 06
Сен 02
Авг 29
Июл 05
Июн 21
Май 24
Май 20
Май 19
Май 19
Май 14
Май 14
Май 13
Май 12
Май 12

40 тартма
Дин
Мәкаләләр


Вакыйга

Әңгәмәләр
© 2009-2024 "Татар Ислам" мәгълүмат агентлыгы
Сайтка куелган язмаларга барлык хокуклар «Ислам info» медиа-төркеменә карый. Материаллардан файдаланганда гиперсылтама ясау мәҗбүри. Массакүләм мәгълүмат чарасын теркәү турындагы таныклыгы: ИА № ФС-77-45782 13. 07 2011 ел. Элемтә, мәгълүмати технологияләр һәм массакүләм коммуникацияләр өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәт (Роскомнадзор) тарафыннан бирелгән. Урнаштырылган материал 18+. т.8 927 242 35 78
Сайтлар ясау һәм сайт белән идарә итү — «Ариф» студиясе