Корбан чалу авылларда күпкә җиңелрәк һәм гадирәк башкарыла. Авылда чиста һәм корбан йоласы өчен яраклы урынны табу да авыр түгел. Ә менә эре шәһәрләрдә бу хәл проблема кебек күренә. Рус телле матбугат язуларына караганда, бер яктан, халык йөри торган урыннарда моны башкару гигиена кагыйдәләренә туры килми, икенчедән, башка милләт вәкилләренең милли хисләрен санга сукмау булып тора. Шушы сәбәпләргә бәйле рәвештә шәһәрләрдә корбан чалуны тыю турындагы кануннар кертү хакында сүзләр узган ел ук инде таралган иде. Ә чынлыкта милләтара дуслыкка кайсысы яный: җыелып корбан чалу күренешеме әллә моны тыюмы?
Менә шундый сорау белән Regions.Ru дин әһелләренә мөрәҗәгать иткән иде. Корбан бәйрәме якынлашу уңаеннан әлеге сораштыруда әйтелгән фикерләрне искә төшерергә булдык. Татарстан мөфтиенең дини мәсьәләләр буенча җаваплы урынбасары Сөләйман хәзрәт Зарипов әйтүенчә, корбан чалу махсус урыннарда башкарылырга тиеш. «Эре шәһәрләрдә - Санкт - Петербургта гына түгел, Казанда да малларны халык алдында корбанга чалу күнегелгән хәл һәм бик үк күңелле күренеш түгел. Кайберәүләр канга бөтенләй карый да алмыйлар. Корбан чалу өчен махсус урыннар һәр мәчетнеке булырга тиеш, тик чынбарлыкта алай түгел. Бу - кискен проблема. Елдан ел корбан чалулар арта бара һәм әлеге мәсьәлә хәл итүне сорый», - дип саный ул. Әмма закон белән тыюны кертү кирәкмәс дип уйлый: «Бу мөселманнарны юкка сагайтыр. Кешеләр үзләренең хокукларын кысалар дип уйлаулары бар. Проблеманы бары тик махсус урыннар булдыру белән генә хәл итү кирәк. Без Казанда андый урын таптык, койма белән уратып алдык, шартлар тудырдык. Санитар таләпләрне дә истән чыгармадык. Гомумән караганда проблема бар һәм ул акрынлап хәл ителеп килә».
Үткән ел Петербургта Корбан бәйрәме вакытында урамнан узып баручылар күз алдында корбан чалулар бик күпләрдә ризасызлык тудырды. Шуннан соң Петербургтагы «Гадел Россия» партиясе депутатлары корбан чалуга кагылышлы закон проектлары әзерләделәр. Шулай да аларның ниятләре барып чыкмады, башка депутатлар проектны кире кактылар.
Чувашстан мөфтие Әлбир хәзрәт Крганов фикеренчә, «сарыклар эше» артык сәясиләштерелә. «Дин кушканча корбан китерү кеше күрсен дип башкарылырга тиеш түгел. Мөселман илләрендә моның өчен махсус урыннар булдырылган. Ә депутатлар корбан чалуны тыю чараларын кертү турында уйлаганчы, мөселманнарга бәйрәм йоласын уздырырыр өчен аерым җир алырга булышсалар яхшырак. Корбан чалуларга кагылышлы мәсьәләне хәл итү бик җиңел һәм аны чираттагы ксенофобик каршылыклар сәбәбенә әйләндерергә кирәкми», - дип яза intertat.ru.
Зәйнәп РӘХИМОВА