Язмышыңа үзең аяк чалма...

Кичкырын Галия апа, өенә кайтып, калага эш эзләргә дип чыгып киткән улының шалтыратканын түземсезлек белән көтте. Бик арыган, җитмәсә, бераз авырып та тора иде. Ашавы ашау булмады,

БӘЙЛЕ
2010 Окт 20

Кичкырын Галия апа, өенә кайтып, калага эш эзләргә дип чыгып киткән улының шалтыратканын түземсезлек белән көтте. Бик арыган, җитмәсә, бераз авырып та тора иде. Ашавы ашау булмады, капкалады да, бераз хәл җыеп алырга булды.

Көне дә болытлап тора, әллә шуңа күңелне шомлык баскан. Шактый вакыт сәгать теленең келт-келт иткән тавышы астында Галия апа уйларына бирелеп ятып торды. Әллә нинди шомлы уйлар керә башына: күңеле белән анда да барып кайта, тегендә дә була. Нурисламы бер минутка да исеннән чыкмый. Бигрәк сабыр, тыныч холыклы кеше иде инде үзе. Иртәрәк ташлап китте шул якты дөньяны. Хәзер Галия апаның улыннан башка якын кешесе дә юк бит. Ике сәгатьләп вакыт сизелмичә үтеп тә китте. Карт ананың, сәгать алтыларда кайтам, дигән улы һаман да күренми иде.

Кинәт Галия апаның күңеле тынычсызлана башлады. Йөрәк парәсенең кайтыр чагы җиткән, ә аннан әле һаман бер хәбәр дә юк.

“Әллә бер-бер хәл була калдымы икән?” – дип уйлап куйды ана. Әмма шул мизгелдә үк күңелен тынычландырырга теләгәндәй:

“Юк-юк, бар да яхшы булыр, Аллаһы боерса. Әлегә борчылырга урын юк”, – дигән сүзләр белән үз-үзен юатырга кереште.

Улы белән горурлана иде ул. Кечкенәдән бик акыллы, тәртипле булып үсте. Мәктәптә укыганда да бар яктан башка балаларга үрнәк булырдай малай иде. КДУның татар филологиясе һәм тарихы факультетын уңышлы гына тәмамлап, киләчәк тормышка якты хыяллар белән яши, әнисен бик нык ярата, “Әнием, җан кисәгем”, - дип кенә тора. Дөрес, соңгы вакытта ул күбрәк үз-үзенә бикләнә, уйланып йөри, бераз сәеррәк тә күренә шикелле, ләкин Галия апа моңа әллә ни игътибар итмәде шул.

“Юк, болай булмый. Көн кичкә таба авыша, - ул, үз-үзенә урын таба алмый, тәмам алҗыды. - Шалтыратыйм әле”, - дип, телефон трубкасын алган Галия апаның, нидер сизгән кебек, куллары калтырый, иреннәре дерелди иде.

Тынлык... Берәү дә дәшми... Трубканы алучы, җавап бирүче юк... Нәрсә соң бу?! Инде ни кылырга?!

Хәлләр шәптән түгел иде. Тәүлектән артык вакыт үтте, Илгиз һаман юк. Түзми ана, борчуларын күрше-күләннәргә хәбәр итә. Тиз арада бөтен авыл аякка баса. Нишләргә? Кая барырга?

Калага хәбәр иткәч җә, Галия апа өч көн бернинди хәбәрсез торды. Җанын кая куярга белмәгән ананың йөрәге кайгыдан шартларга әзер иде: тамагыннан ризык үтмәде, төннәрен керфек тә какмыйча уздырды ул. Әйе, янында киңәшләшерлек, юату сүзләре әйтә алырлык кешесе булмаганга, ана төшенкелеккә бирелә башлады, юкка да эче поша иде аның. Күңеленә кергән кара уйларны ул тиз арада таратырга тырышты. Билгесезлектә үткән өч тәүлек Галия апа өчен әйтеп бетергесез авыр һәм ул беркайчан бетмәс кебек тоелды. Менә-менә телефон шалтырар да, улының ягымлы тавышы яңгырар кебек тоелды аңарга.

Дүртенче көндә өйгә җан кергәндәй булды. Ниһаять, күптән көткән телефон тавышы яңгырады. Аңа озак шалтырырга туры килмәде, чөнки беренче секундта ук ана телефонга капланды һәм, күңелгә ятышлы хәбәр ишетү теләге белән өзелеп:

“Әйе, тыңлыйм! Минем улым... ул... исәнме?” – диде.

Шушы сораулардан соңгы җавап сүзләре әйтерсең ана йөрәген мең кисәккә телгәләде. Ерактан акрын, салмак, шул ук вакытта җан өшеткеч тавыш ишетелде:

“Гафу итегез, әмма без... улыгызны берничек тә коткарып кала алмадык. Улыгыз якты дөньяны ташлап китте”, – дигән сүзләреннән соң, ана хәлсезләнде, берничә минут аңына килә алмый утырды. Булган хәлләрнең барысы да аңа куркыныч бер төш булып кына тоелды. Аның өчен шушы мизгелдә дөньяның яме, тәме беткән иде.

Шул көнне Галия апаны авыр хәлдә башта – район хастаханәсенә, аннан калага алып киттеләр. Ул аңына килә алмый ятты, берни аңламады.  Авыл халкы көтелмәгән хәлгә ышанырга да, ышанмаска да белмәде.

Бераздан Галия апаның акылыннан язуы билгеле булды, үз-үзенә сөйләнеп йөри башлады. Аңа һаман менә ишек ачылыр һәм: “Әнием, мин кайттым! Әнием, мин һәрвакыт монда, янәшәңдә булырмын! Әнием, бәгърем, җан кисәгем!” - дип эндәшеп, улы килеп керер кебек иде. Әмма күпме генә көтсә дә, улы кайтмады. Белмәде, аңламады шул... теге вакытта күңеле нәрсәдер әйтергә теләгән ләбаса, ә Галия апа шуны да аңлый алмаган.

Япа-ялгыз калган ананың кай тарафкадыр югалып качасы килде. Ул үзенең бердәнбер баласын саклап, яклап кала алмаганы өчен үзен гаепләде. Юк шул, барысы да без теләгәнчә түгел бу дөньяда. Әмма нигә нәкъ менә ул? Нигә? Ни өчен аның улы?..

Ана бу кадәр авыр кайгыны күтәрә алмады, улы артыннан китте...

Соңрак, яшь егет үлеменең кайбер сәбәпләре дә ачыкланды. Илгиз наркоманнар белән дуслашып, энәгә утырган булып чыкты. Менә нигә аның соңгы вакыт үз-үзен тотышы сәер булган! Ә Галия апа шуны да сизә алмаган. Эх, белгән булсамы... Ул Илгизнең үлемендә үзен гаепле итеп тойды. Көчле рухлы ана бала кайгысын күтәрә алмады. Чөнки никадәр кайгы-хәсрәт күрсә дә, ул тешен кысып түзде, әмма Илгизе белән булган хәл соңгы чик иде.

Ике язмышның шулай һич көтелмәгәнчә борылыш алуы – аянычлы вакыйга. Кызганыч, үз язмышына үзләре аяк чалучылар бер Илгиз генә түгел шул бу заманда.

Олы юл чатындагы зиратта янәшә куелган ике кабер өстендәге берсе кечкенә, икенчесе зур усак агачлары, Галия апа белән Илгизне хәтерләтеп, бер-берсенә сыенып, боек кына үсеп утыралар иде...

Ә миңа бу аянычлы хәл безнең ислам дине белән яшәмәвебез өчен Аллаһы Тәгалә тарафыннан бирелгән бер җәза булып тоелды.

Алия ГАРӘФЕТДИНОВА,

ТДГПУның татар филологиясе факультеты студенты


Комментарийны калдырыгыз
avatar

Янв 13
Янв 09
Ноя 22
Окт 12
Сен 12
Сен 06
Сен 06
Сен 02
Авг 29
Июл 05
Июн 21
Май 24
Май 20
Май 19
Май 19
Май 14
Май 14
Май 13
Май 12
Май 12

40 тартма
Дин
Мәкаләләр


Вакыйга

Әңгәмәләр
© 2009-2024 "Татар Ислам" мәгълүмат агентлыгы
Сайтка куелган язмаларга барлык хокуклар «Ислам info» медиа-төркеменә карый. Материаллардан файдаланганда гиперсылтама ясау мәҗбүри. Массакүләм мәгълүмат чарасын теркәү турындагы таныклыгы: ИА № ФС-77-45782 13. 07 2011 ел. Элемтә, мәгълүмати технологияләр һәм массакүләм коммуникацияләр өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәт (Роскомнадзор) тарафыннан бирелгән. Урнаштырылган материал 18+. т.8 927 242 35 78
Сайтлар ясау һәм сайт белән идарә итү — «Ариф» студиясе