Безнең татар әдәбиятында байтак язучы-прозаик, драматург, шагыйрьләр – үз әсәрләрендә иҗтимагый яшәешнең мөһим атрибуты булган укытучы образын, аның җәмгыятьтә тоткан урынын, хезмәтенең әһәмиятен, шәхси тормышы һәм һөнәри эшчәнлеге үзенчәлекләрен, характер сыйфатларын, халыкны аң-белемле итүгә керткән өлешен һәм шул юлдагы көрәшен, укыту-тәрбия алымнарын да гәүдәләндергән.
Укытучы-мөгаллимнәр образын татар шигъриятендә күзәтү дә тикмәгә генә түгел. Россия хөкүмәте тарафыннан 2010нчы ел Укытучылар елы дип игълан ителде. Әлеге могтәбәр һөнәр ияләренең тиңсез хезмәте турында эзләнүләребез шушы ел кысаларында гына туктап калмас дигән ышанычта калабыз. Шушы темага багышланган зур-зур хезмәтләр бөтенләй юк дисәк тә хата булмас. Кайбер галимнәрнең матбугатта, махсус җыентыкларда дөнья күргән мәкаләләрен исәпкә алмаганда, билгеле. Әйтик, АДПУ профессоры Сания Исмәгыйлева 2008нче елны “Мәгариф” журналында “Татар әдәбиятында укытучы образы” проблемасын күтәргән электив курс проектын да бастырып чыгарган иде (электив – латин сүзе (electus), сайланма, сайлап алынган, өстен, өстенлекле дигән мәгънәләрдә йөри). 2010нчы елгы “Мәгариф” журналының 3, 4 нче саннарында шул ук автор “Г. Бәширов әсәрләрендә укытучы язмышы” дигән мәкалә бастырды. Быел гына чыга башлаган яңа укытучылар журналы “Татарстан укытучысы”ның 4нче санында VI сыйныфта татар әдәбиятыннан Ч. Айтматовның “Беренче мөгаллим” әсәрен өйрәнүгә багышланган дәрес эшкәртмәсе бирелгән. Анда әдәбиятыбызның шигъри мисаллары ярдәмендә укытучы образының тезмә формада чагылышына берничә мисал китерелгән. Ә башка иҗтимагый-сәяси басмалардан “Татарстан” журналы беренчеләрдән булып Укытучылар елына карата махсус сан да багышлап чыгарды. Биредә бүгенге мәгариф системасындагы проблемалар яктыртыла. Ел әйләнәсендә катгый шартларда төрле юллар белән әлеге һөнәрнең абруен күтәрү өстендә эшләячәкләр. КДУ ректоры Мәгъзүм Сәләхов әйтүенчә, ИбФУ структурасында, аның күзаллавынча, федераль вуз кысаларында Татар филологиясе һәм тарихы институты төзеләчәк. Ул, вуз башлыгы фикеренчә, КДУ татфагын, ТДГПУ факультетларын һәм бүлекләрен берләштерәчәк.
Мәктәп тормышында укытучы һөнәренә дан җырлана, аның исеме мактала торган сыйныфтан тыш чаралар байтак. Белем көне һәм Соңгы кыңгырау бәйрәмнәренең кайчаннан үткәрелеп килүен берничек тә анык кына әйтеп булмас. Ә менә соңгы дистә еллар эчендә октябрь аеның беренче якшәмбесе Укытучылар көне итеп уздырылуының тарихы ерак түгел. Билгеле, әлеге чаралар зур әзерлек сорый. Шунлыктан, еш кына педагогик журналларда әлеге мероприятиеләргә карата булган яхшы дәрестән тыш чара үрнәкләрен очратырга мөмкин. Мин шундый бер “Соңгы кыңгырау” кичәсе программасы белән танышып чыкканнан соң, аның текстын әзерләү өчен сыйныф җитәкчесе тәҗрибәсе кирәк тә түгел икән дип уйлап куйдым. Аны “Мәгариф” журналының бүлек мөхәррире әзерләп бастырган. Язучы-публицист, галим Мәхмүт Әхмәтҗанов үзенең “Яманны юлдаш итмә” исемле мәкаләләр, очерклар, эсселар китабында тәрбия темасына махсус бүлек багышлаган.
Әмма әлегә безнең кулда булган материаллар канәгатьләнергә бернинди дә җирлек тудырмый. С. Исмәгыйлева ассызыклап узганча, әлеге эшне системага салып өйрәнү укучылар алдында халкыбызның укымышлы, грамоталы милләт буларак формалашу юлын һәм анда укытучы шәхесенең һәм тарихи, һәм гади-гадәти кешеләргә хас характерлы фигурасын танып белергә ярдәм итәр иде.
Шуңа күрә дә, игътибарга алынган эшне өйрәнү барышында җитенкерәмәгән объектив сәбәпләр нисбәтеннән автор әлеге электив курс өчен колачлаган максатларны үзебезнең курс эше максатына да кертүне эшкә ярашлы булыр дип саныйбыз. Ул матур әдәбиятта калку итеп алынган укытучы образының иҗтимагый һөнәри һәм шәхси хәрәкәтен күзәтеп, татар укытучысы үткән катлаулы һәм мактаулы юлның сәнгатьчә гәүдәләнеш үзенчәлеген танып белүгә кайтып кала. Шулай итеп, теге яки бу әдипнең мәктәп еллары, укытучылары, үзләренең укытучы булып эшләү еллары һәм бу өлкәдә уңышлары, югалтулары турында җанлы, дәлилле, гыйбрәтле материаллары белән танышу мөмкин булыр иде.
Һәр кеше дә белем-тәрбия алуга мохтаҗ. Киләчәктә кеше нинди генә һөнәр иясе булмасын (врач, инженер, нефтьче, космонавт һ. б.), бу мохтаҗлыкны һәр кешедә дә укытучы канәгатьләндерә.
Укытучы төшенчәсенә аңлатма бирүне бурыч итеп куймыйбыз. Ә менә без укытучыларыбызны зурларга-олыларга тиеш булуыбызга гаять күп мисаллар китереп булыр иде. Олы вакыйгадан кечкенә генә бер мисал. 1870нче елда Пруссия корольлеге үзеннән зур һәм көчле Франция империясен тар-мар итә. Моның сәбәбен белү теләге белән, канцлер Отто Бисмаркка мөрәҗәгать итәләр. Ул: “Укытучылардан сорагыз. Яшьләрне алар тәрбияләде”, – дип җавап биргән. Бөек педагог Ян Амос Коменский: “Бу дөньяда укытучы хезмәтеннән дә өстен нәрсә юк”, – дигән. Мондый мисалларны тагын да күпләп китерергә булыр иде, әмма андый ихтыяҗ юктыр. Чөнки барысы да көн кебек ачык: кеше эштә, тормышта ирешкән уңышлары өчен мөгаллимнәргә бурычлы. Табигый, һәркемнең яраткан укытучысы була. Күренекле рус язучысы Константин Паустовский үзенең география укытучысын тирән ихтирам белән искә ала (җәя эчендә булса да әйтик: “Карабогаз-Гол (географик атама) кебек атаклы романнары юкка гына иҗат ителмәгәндер инде); “Аның һәр дәресе бәйрәм кебек үтә иде, Нил, Евфрат, Ганг, Хуанхэ кебек елгаларны өйрәнгәндә, шул елга сулары дип, шешәгә тутырып су алып керә иде”, ди.
Гомумән, татар халкының белем-мәгърифәткә омтылуының сәбәбенә җавап эзләгәндә болгар бабаларыбызның моннан 1088 ел элек үк рәсми төстә ислам динен кабул итеп, шәригать кануннары буенча яшәүләре безне бик күп мәгълүматлар белән тулыландыра. Бу моментны истә тоткан хәлдә, мәктәп-мәдрәсәләр барлыкка килеп, укытучы шәхесе (хәлфә, мөгаллим, мөгаллимә, мөдәррис, мөдәррисә) формалашуны С. Исмәгыйлева да искәртә. Ислами Көнчыгыш илләрендә элек-электән университетлар эшләп килә: 718нче елдан – Харран, 735нче елдан – Багдад, 755нче елдан – Кордов, 972нче елдан Каһирә шәһәрләрендә... Бу исә татар-болгар шәкертләренә, укымышлыларына, димәк, укытучыларга да, төрле илләргә чыгып, белем күтәрүгә шартлар тудыруын әйтеп китәргә кирәк. Пәйгамбәребезнең (с. г. в.) бер мөбарәк хәдисендә болай диелә: “Кытайга барып булса да гыйлем алыгыз, чөнки гыйлем эзләү – һәр мөселманга фарыз”. Нәрсәне аңлата соң бу хәдис? Ягъни юлның озынлыгына, халкының мәҗүси булуына карамагыз, гыйлемне кайда күрсәгез, шунда алыгыз, ди. Мөселманнар элекке заманнардан ук бу хәдис-шәрифнең мәгънәсенә муафыйк гамәл кылганнар. Грек һәм Иран галимнәреннән мәдәни һәм дөньяви гыйлемнәргә өйрәнгәннәр, бик күп грек философларының әсәрләрен гарәп теленә тәрҗемә иткәннәр. “Кәшфе Зөнүн”дә искә алынган әсәрләрне күз алдына китерсәк, Җабир бине Габдулла бер хәдис өчен Мәдинәи Мөнәввәрәдән Мисырга җәяү барган. Тагын бер хәдистә: “Галим бул, я гыйлем эстәүче бул, я гыйлемне ишетүче бул, я гыйлемне яратучы бул, ләкин бишенчесе булма, һәлак булырсың”, – диелә. Хәзрәти Пәйгамбәр галәйһис-сәлам гыйлемгә никадәр өндәгән, кызыктырган, моны инкарь итү инсафсызлык булыр иде. “Мөселман кешесенең бер гыйлемгә өйрәнеп, аны башка мөселманнарга өйрәтүе – сәдакаларның иң яхшысы” дигән хәдис тә бар. Пәйгамбәребез (с. г. в.) бер хөтбәсендә гыйлем турысында түбәндәгегә басым ясый: “Гыйлемнәрнең иң хәерлесе – файдалы гыйлем”. Рәсүлебезнең икенче бер хәдисендәге сүзләреннән “башкаларга өйрәткән гыйлем”нең “кешегә үз вафатыннан соң да савабы ирешә торган изгелек” булуы аңлашыла.
Октябрь инкыйлабына кадәр үк башка төрки халыклар өчен дә белем учагы булган данлыклы татар мәдрәсәләре эшли һәм аларда күренекле укытучы-галимнәр укыта (Р. Фәхреддин, Ф. Кәрими, З. Камали, Ш. Мәрҗани, Р. Ибраһимов, Г. Баруди, Г. Ибраһимов, Х. Ямашев һ. б., һ. б.).
Укытучы шәхесен, аның яшәеш һәм хезмәте үзенчәлекләрен сүз сәнгате аша гәүдәләндерүдә әдипләргә ярдәм иткән чыганаклар:
халык авыз иҗаты әсәрләре: белем-тәрбия турында халык мәкальләре, җырлар, балалар фольклоры һ. б.;
халыкта гаилә тәрбиясе традицияләре (мәсәлән, Г. Тукайның “Ана мәктүпләре”, Һ. Такташка, Х. Туфанга әниләре тәрбиясе йогынтысы);
укымышлы ата-ана һәм гаиләдә максатка юнәлтелгән белем-тәрбия (күбесенең бабасы мулла, әбисе абыстай, гәрчә “крестьян гаиләсендә туган” диелсә дә: А. Алиш, Н. Думави, Н. Исәнбәт, Ш. Камал, Г. Кашшаф, Ф. Кәрим һ. б.; мәдрәсәләр тоткан, укыткан берничә буын галим гаиләләр: Г. Исхакый, Ф. Әмирхан һ. б.);
укытучы әдипләр (Г. Тукай, Ф. Әмирхан, Г. Ибраһимов, Г. Кутуй, Ш. Усманов, М. Мәһдиев, Ш. Маннур, Х. Туфан, С. Сөләйманова, К. Булатова).
Татар шигъриятендә укытучы образының үсеш үзенчәлекләре
Хәтерлим мин, әле бүгенгедәй,
Сентябрьнең бере җиткәнен.
Хәтерлим мин, әле бүгенгедәй,
Укытучы апам көткәнен.
(Э. Мөэминова. “Укытучыма” шигыре)
Безнең барыбызны да хәреф танырга, укырга, язарга өйрәтүчеләр бар. Алар – укытучылар. Ә менә беренче укытучы һәркемнең күңелендә, якты истәлек булып, гомер буе саклана. Еллар үтсә дә, без аны хөрмәт белән искә алабыз. Шушы юлларны укыгач, әлеге хатирәләр күңелләребездә кабаттан яңара.
Г. Тукай Уральскида чакта бик фәкыйрь тормышта яши. Аның кыш көне керә торган керемнәре бары тик өч бала укытудан гыйбарәт була. Бу хакта истәлекләрдә Г. Тукайның замандашы Габдулла Кариев язып калдыра. Ул аның белән бер мәдрәсәдә булмаса да, якыннан таныш була. Шулай ук булачак шагыйрьнең кемнәрдә белем алуы турында да белгәннәрен яза. Тукайның картрак шәкертләргә русча да укытырга сәләте булган.
Булачак шагыйрь Һади Такташны әти-әнисе башта мөгаллим итәргә уйлаган дигән факт та бар. Ләкин тормыш шартлары улларына җитәрлек белем бирергә юл ачмаганлыктан, аны укудан туктатырга мәҗбүр булалар.
Укытучы һөнәре – чын мәгънәсендә һөнәрләр һөнәре. Шуңа күрә бу һөнәрне сайлаган кеше үзе дә гаҗәеп дәрәҗәдә тәрбияле, гыйлемле булырга тиеш. Чөнки ул баланы белеме белән генә түгел, килеш-килбәте, холык-фигыле, сөйләм әдәбе, якты йөзе, күңел пакьлеге белән дә тәрбия кыла. Һәр укучы аны үзенең остазы итеп хис итсен, аның янына һәр көнне теләп, сагынып барсын.
Бүгенге мәктәп күп үзгәрешләр кичерде. Октябрят, пионер, комсомол оешмалары бетте. Пионерларның күп санлы маршрутлары, символлары, атрибутлары бетте. Укытучылар дәрестән тыш вакытта балаларга нинди шөгыль табарга белмичә аптырап калды. Ярый әле халкыбызның милли гореф-гадәтләренә, йола-кануннарына нигезләнгән халык педагогикасы ярдәмгә килде.
Беренчедә чагында
Утырттык алмагачлар.
Бар да үсеп җитеште,
Быел менә – җимешле...
Шагыйрь укытучы хезмәтенең нәтиҗәсен матур булып, тәмле булып пешкән алма белән чагыштыра. Көз җитә. Укучылары, кәрҗин тутырып, түм-түгәрәк, кып-кызыл алмалар китерә укытучыга. Әти-әниләр, баласының кем кулына эләгүенә карап, бик урынлы сөенәләр йә булмаса көенәләр. Чөнки сабый күңеле шуның кадәр сизгер, ул хәтта укытучысы кебек итеп сөйләшә, аның кебек итеп көлә, хәтта яраткан укытучысы кебек атлап йөри башлый.
Ләбиб Айтуганов “Укытучы кыз”ында Гөлфирә аша мөгаллимнең бөеклеген, аның хыял-шатлыкларын ача:
Шатлыгы зур – укытучы шатлыгы,
Үз гомерендә күпме бирде яктыны!
Хәзер әле яшь кенә кыз булса да,
Күпме нәни йөрәкләргә нур сала.
Ашкына кыз язгы җилләргә каршы,
Якынлаша нәни дуслары тавышы,
Нинди якын бу сабыйлар күңелгә,
Алар белән ул һаман булыр бергә.
Резеда Вәлиева шигъриятендә дә укытучы темасы бар:
Ул өйрәтте каләм тотарга һәм
Тәүге сызыкларны сызарга.
Ул өйрәтте хәрефләрне теркәп,
Иҗекләрдән сүзләр язарга.
Күзәтте ул һаман гомерем юлын,
Ялгышларым булса, төзәтте.
Хезмәт яратырга, туган җиргә
Тугрылыкка мине өйрәтте.
Кыенлыклар килсә, әле дә ул:
“Бирешмә!” – ди гүя, эндәшә.
Күңелемдә шулай гомерем буе
Укытучым килә янәшә.
(“Укытучым”)
Шагыйрә буларак, Резеда Вәлиева барыннан да элек гади язуы белән аерылып тора. Ул юк кына нәрсәләрне катлауландырып, ясалма образ-күренешләр уйлап табып язу тарафдары түгел. Киресенчә, катлаулыны үтемле, гадәти итеп бирүгә өстенлек күрсәтә. Шуңа күрәдер әсәрләре ансат укыла, аңга тиз барып җитә. Алар ак болытлардай җиңел, саф кебек тоела. Рифмаларына төгәллек, иплелек хас. Мондый камиллеккә ирешүнең газапларын, әлбәттә, автор үзе генә беләдер. Тик алар, безгә калса, чишмә агышыдай, табигый рәвештә, һич каршылыксыз, үзеннән-үзе каләмнән түгеләдер сыман:
Мәктәп еллары, яшьлек юллары,
Гел үзенә дәшеп, чакырып,
Күңелләрне җилкендереп торыр,
Таң балкышы кебек яктырып.
(“Соңгы кыңгырау”)
Мөгаллимнәр турындагы күп кенә җырларга композиторлар көй язганнар. Н. Хашимованың “Укытучыма” шигыре бар. Аңа Р. Курамшин музыка чыгарган.
Шагыйрә Саҗидә Сөләйманова белән композитор Мәсгут Имашев мәктәпне тәмамлаучыларга “Саубуллашу вальсы” язалар.
Шәүкәт Галиевнең “Кыңгыраулы мәктәп еллары” шигыренә композитор Рим Хәсәнов көй яза.
Әйтерсең лә пар атларда үтте
Кыңгыраулы мәктәп еллары.
Ә менә Фәнис Яруллин үзенең “Иң гүзәл кеше икәнсез” шигырендә укытучыга хас булган “күркәм”, “гүзәл”, “сабыр” кебек сыйфатларның һәрберсенә бер строфа багышлый. Мисал өчен:
Килгән чакта башка авырлык,
Җитми калса көч я сабырлык,
Сиздермичә ярдәм иткәнсез –
Сез иң күркәм кеше икәнсез.
Шигырьгә Әхмәт Хәйретдинов музыка яза.
М. Кәрим сүзләренә А. Кобагышев көй язган “Укытучыма” җыры да бар.
Энҗе Мөэминова шигырьләрендә укытучы образы
Энҗе Мөэминова “Укытучыма” шигырен Әлмәт районының Габдрахман авылында укытучы булып эшләгәндә яза.
Җыерчыклар күбәйсә дә йөзегездә,
“Күзлек көче” кирәксә дә күзегезгә,
Яшьлек дәрте сүнми Сезнең эшегездә.
Шуңа күрә картаймыйсыз үзегез дә.
“Могҗизалар” тудыручы галимнәр дә,
Хисләреннән җыр ясаучы шагыйрьләр дә,
Батырлыкта тиңдәше юк геройлар да,
Башлап Сезгә бурычлылар, бар да, бар да!
(“Укытучыма”)
Энҗе ханымның тумыштан педагог кеше булуын язучы Ләбибә Ихсанова да искәртә. Ул үзенең әлеге һөнәре турында бик мавыгып сөйләгән чакларын яхшы хәтерли. Соңыннан Э. Мөэминова бер шигырендә болай дип яза:
Беренчеләр беләм киләм сентябрьдә,
Майда китәм унынчылар белән бергә.
Яз башында яшем җитсә унсигезгә,
Көз керүгә кабат төшәм мин сигезгә.
Класстагы кырыклап баланың холкын-фигылен, уй-хисләрен, кайгы-шатлыкларын үз эченә сыйдыра алган кеше генә шулай әйтә ала. Кырык төрле бала, кырык язмыш. Укытучы күз алдында характерлар формалаша. Якын, бик якын дус кирәк андый чакта. Күңелдә эз калдырырлык кеше кирәк. Әмма шагыйрә сүзләре белән әйтсәк:
Кыяларга сукмак салу читенерәк,
Тик күңелгә юл салудан җиңелерәк.
Менә шушы авыр бурычны ул һәм укытучы, һәм шагыйрә булып күтәрергә алынган. Боларның барысы өстенә ул әле өч бала анасы да. Энҗе алар өчен дә борчыла, аларның беренче сөю хисләрен дә үз йөрәгеннән үткәрә, ил чигендә сакта торган улын уйлап та йокысыз төннәр кичерә. Э. Мөэминованың шигырьләрендә гражданлык лирикасы көчле. Ул тормышның көчле, якты яклары турында язарга ярата. Аның бик күп шигырьләренә композиторлар көй язганнар.
Әйтик, аның “Хәтерлим мин әле бүгенгедәй” җырыннан башка хәзер берәр мәктәптә “Соңгы кыңгырау” бәйрәме үтә микән?! Ул юлларны Ифрат Хисамов көйгә сала. Әлеге шигырьнең баштагы исеме “Укытучыма” була.
Хәтерлим мин әле бүгенгедәй
Сентябрьнең бере җиткәнен,
Хәтерлим мин әле бүгенгедәй,
Көтә-көтә арып беткәнем.
Иң беренче булып килим диеп,
Өскә матур яңа күлмәк киеп,
Хәтерлим мин әле бүгенгедәй,
Ашыга-ашыга чыгып киткәнем.
Ләкин миннән бик күп алда килеп,
“Хуш киләсең әйдә, әйдә!” – диеп,
Хәтерлим мин әле бүгенгедәй,
Укытучы апам көткәнен.
Кара ничек иртә торган диеп,
Бүген бигрәк матур булган диеп,
Хәтерлим мин әле бүгенгедәй,
Чәчләремнән сыйпап үткәнен.
Шушы көннән башлап безнең өчен
Кызганмыйча биреп бөтен көчен,
Хәтерлим мин әле бүгенгедәй,
Аның ничек хезмәт иткәнен.
Шагыйрәнең “Мәктәптә бәйрәм бүген” шигыренә композитор М. Имашев музыка яза.
Уйный-уйный күбәләкләр
Килгән кебек чәчәккә,
Киеп бәйрәм киемнәрен,
Килдек бүген мәктәпкә.
Клара Булатова шигырьләрендә укытучы образы
Укытучылык хезмәте – Клара Булатова иҗатының буеннан-буена сузылган үзәк темаларның берсе. Моны әдәби тәнкыйтьче, галим Равил Рахмани да ассызыклап уза. Яшьлек оптимизмы, тормышны ихлас ярату, аның киләчәгенә тирән ышану, самими кичерешләр... авторның шушы үз профессиясе-белгечлеге үзенчәлекләрен тасвирлаган шигъри юлларыннан да ташып-ургылып тора.
Шагыйрә бу яраткан хезмәтенә бәхетенең югары бер чагылышы итеп карый:
Сөенечем – таңнан торып,
Эшкә килгән иртәләр.
(“Укытучы бәхете”)
Клара Булатова бәхет төшенчәсен дә үз һөнәрендә, укытучы хезмәтендә күрә:
Бәхет – шушы укучылар
Кеше булып үссәләр.
(“Укытучы бәхете”)
Укытучының чын бәхете – балалар өчен төн йокламый дәрескә әзерләнеп утыру:
Алда ята дәрес планнары,
Дәфтәрләре янда өелгән...
(“Укытучы апаң йокламаган...”)
Нишләтәсең, укытучының көндәлек тормышы һәм еллык эш режимы да турыдан-туры шушы мәктәп-балалар дөньясы белән бәйле. Мәктәпнең үз чәчү вакыты һәм үз “урак өсте” бар...
Мәктәп үз әхлакый кысалары, үз фәлсәфи үлчәмнәре белән яши:
Киләчәктә сездән кемнәр чыгар?..
Кем булса да – Кеше булыгыз!
(“Алтынчы класстагылар”)
Клара Булатованың Казан университетында укыганда хәтта диплом эшен дә тезмәләп – шигъри юллар белән тасвирлап тапшыруы һәм, шулай итеп, укытучыларны шактый авыр хәлгә куюы да, әлбәттә, легенда гына түгел – булган хәл. Әлеге сыйфатның бик ачык буллып аның поэтик фикерләве нигезенә ятуы да һич очраклы түгел, билгеле. Дөрес, биредә бу сәләтнең уңай ягы белән бергә тискәре ягын да – аның әдәби иҗатында сурәтләп язасы урында еш кына тезмәләп сөйләп чыгуга күбрәк урын бирелүен дә әйтеп китми булмый. Әмма шагыйрә, үзенең иң көчле әсәрләреннән күренгәнчә, шигъри фикерләвен логик контрастларга корып, бу йомшак ягыннан ансат кына котылу ягын таба.
Укытучы-шагыйрь
Соңгы вакытларда татар шигъриятендә “укытучы-шагыйрь” төшенчәсе телгә керде. Рафаил Газизов, Мөҗәһит Әхмәтҗанов, Вәсимә Хәйруллина кебек танылган каләм ияләребез бар. Галия Гайнетдинова да шулар рәтенә басар, алар кебек үк, татар кешесенең күңелен кузгатырлык, искиткеч мөлаем һәм моңлы иҗат дөньясы тудырыр, дип уйлый язучы Галимҗан Гыйльманов. Чөнки укытучы-шагыйрь өчен кирәкле бөтен сыйфатлар, иң мөһиме, теләкләр, омтылышлар бар. “Һәр бала үзенчә талантлы бит ул, – ди шагыйрә. – Шуңа күрә, мин алдыма укучыларның сәләтен ачу, үстерү, матурлыкны аңларга өйрәтү максаты куйдым. Матурлыкка омтылган җаннар иҗат итә. Ә иҗат итүченең күңеле дә керсез, эше дә изге була...” Хак сүзләр. Ихлас әйтелгән сүзләр. Галия Гайнетдинова үз иҗатында бер нәрсәне ачыклап куйган: мәктәптә дә, иҗатта да иң мөһиме – ихласлык. Ахыр чиктә, тормыш үзе мәктәп, ә иҗат – шул мәктәпнең матур дәресе.
Урам тып-тын, бары каеннардан
Яфрак ява аяк астына.
Тар сукмактан яшь мөгаллим атлый,
Дәресенә, ахры, ашыга.
Анда көтә аны эш өстәле,
Өстәл тулы китап-дәфтәрләр.
Килеп керерләр дә шәкертләре:
Исәнмесез! – диеп дәшәрләр.
Яшь мөгаллим алар өчен әзер
Тар вакытын чиксез итәргә,
Яшь дуслары белән теләсә нинди
Каршылыклы юлны үтәргә.
(“Укытучы”)
Галия Гайнетдинова – бик моңлы шагыйрә. Ул күбрәк лирик аһәңдә иҗат итә. Гади, халыкчан өслүбтә яза. Ләкин образлары ачык, җете төстә, шундук истә-хәтердә калалар, күңелгә тәэсир итәләр. Монда авторның рәссам булуы да нык сиздерә. Шагыйрә үз әсәрләрендә кешелек асылы, бу кешелек асылын билгеләүче күңел сыйфатлары хакында яза, тугрылык, горурлык, кешелеклелек төшенчәләренең образлы сурәтен тудырырга омтыла, үзе дә язмышы, омтылышлары һәм мәхәббәте белән шул образларга кушылып, берегеп китә...
Мәктәп, мәктәп, тик син ачтың миңа
Бу дөньяның күркәм серләрен.
Якын шуңа сиңа илткән юллар,
Якын шуңа туган җирләрем.
(“Мәктәбем”)
Гөлнур Айзатуллина – Буа шәһәрендә А. Луначарский исемен йөртүче мәктәптә милли тәрбия мәсьәләләре буенча директор урынбасары, югары сыйныфларда татар теле һәм әдәбияты укытучысы булып эшли. Үзе шигырьләр дә иҗат итә. Алар педагогик хезмәт нәтиҗәлелеген арттырырга ярдәм итә. Аның “Кыңгырау” исемле шигыре туган телебезгә мәдхия булып яңгырый.
Туган телем – күңел кыңгыравы
Чыңлап куяр, әгәр кагылсаң.
Ярдәм кулын сузар авыр чакта
Бу тормышта ялгыш абынсаң.
Бүгенге көндә Г. Айзатуллина укытучы-шагыйрә, тәрбияче-шагыйрә буларак коллектив белән бергә бик файдалы эшләр алып бара: дәрес бирә, укучылар белән тәрбия сәгатьләре үткәрә, шигырьләрдә укучыларны тырышып белем алырга, китап яратырга рухландыра.
Китап, китап!
Гүзәл хәзинәбез,
Киләчәккә барыр җаныбыз.
Синең белән кадер-хөрмәттә без,
Синең белән санлы, данлы без.
Йомгак
Укытучы – Китап һәрчак бергә,
Пар канаты кебек бер кошның.
Белем, акыл баш булганда гына
Нигезе нык була тормышның.
(Ф. Яруллин. “Укытучы – Китап һәрчак бергә...”)
М. Җәлил һәм Г. Тукай исемендәге дәүләт бүләкләре иясе, Татарстанның халык шагыйре Ф. Яруллин шушы нибары дүрт юлдан торган шигырендә каләмен тормыш фәлсәфәсе, яшәү мәгънәсенә манып, укытучылар турында никадәр матур юлларны ташка баскан!
Укытучылар әдипләр белән һәрдаим элемтәдә торалар. Алар, мөмкин булган вакытны кулдан ычкындырмаска тырышып, авылда да, шәһәрдә дә укучылары каршына язучыларны, композиторларны, җырчыларны чакыру ягын карыйлар.
К. Д. Ушинскийның: “Укытучы һәрдаим укыганда гына укытучы булып кала”, – дигән сүзләре бүген дә бик мөһим. Чөнки дөнья, аның таләпләре туктаусыз үзгәреп тора, тормыштан артта калмас өчен, педагог үзлегеннән даими, армый-талмый эшләргә, укырга тиеш.
2010нчы ел – Укытучылар елы уңаеннан да хәзерге күп кенә әдипләребез укытучылар образына мөрәҗәгать итәрләр дигән ышанычта калабыз. Ә аның өчен шушы тема яктыртылган академик фәнни хезмәт басылып чыкса, билгеле, яхшы булыр иде. Мөгаллимнәрнең дәрәҗәсен галимнәр дә күтәрә ала. Ә укытучы исә шул ук галимнәрнең хезмәтләрен укучыларга җиткерүче бит инде ул.
Җыеп кына әйткәндә, укытучыга яшь буынны тәрбияләү бурычы йөкләнгән. Бу гаҗәеп җаваплы, социаль әһәмиятле эшне үтәү өчен, педагог көчен кызганмаска, армый-талмый эшләргә, профессиональ осталыгын даими күтәрә барырга тиеш.
Нияз САБИРҖАНОВ