Разил Вәлиевнең “Пирамида” ял итү һәм күңел ачу үзәгендә “Милли үзенчәлек

Татарстан Дәүләт Советы депутаты Разил Вәлиевнең 17 сентябрьдә “Пирамида” ял итү һәм күңел ачу үзәгендә “Милли үзенчәлек һәм дин” дигән

БӘЙЛЕ
2010 Сен 24

Татарстан Дәүләт Советы депутаты Разил Вәлиевнең 17 сентябрьдә “Пирамида” ял итү һәм күңел ачу үзәгендә “Милли үзенчәлек һәм дин” дигән җыенда сөйләгән чыгышы

Менә инде 2 көн буена мин сезнең белән куанып, сезнең белән бергә сөенеп яшим. Чөнки минем үз гомеремдә моңа кадәр Россиянең төрле төбәкләреннән җыелган моның кадәрле имамнарны күргәнем юк иде. Димәк, без бергә җыела алабыз, дигән сүз бу.

Минем мәрхүм бабай: “Мәҗбүри рәвештә куып җыелган җан иясе – ул сарык була, ә үз теләге, үз ирке һәм бер максат белән җыелган җан иясе – халык була”, – дип әйтә иде. Без монда һәммәбез дә үз теләгебез, үз иркебез, үз ниятебез белән җыелдык. Димәк, без чыннан да халык.

Әле генә Җәлил хәзрәт халыкны саклауда диннең роле турында әйтте. Без һәрвакыт әйтеп киләбез, аннары да әйтәчәкбез: халкыбыз искиткеч авыр фаҗигаләр кичергән, халкыбызның тарихы искиткеч катлаулы. Әмма ләкин шул катлаулы чорда да, без дәүләтсез калган вакытта да, хансыз, хөкүмәтсез калганда да исән чыктык бу авырлыклардан, чөнки безне динебез, мәгърифәтебез саклап калды. Әгәр дә дин халыкны саклап калган икән, халык динне саклап калды. Димәк, алар һәрвакыт бергә һәм киләчәктә дә шулай булыр, дип ышанам. Ә бүгенге көндә динне һәм халыкны ничек саклап калырга соң?

Инде кичә дин турында сүзләр бик күп булды. Мин дин белгече түгел. Шуңа күрә күбрәк халык, милләт язмышы турында сөйләрмен. Безнең бүгенге көндә яшәвебез, билгеле, яхшыга барырга тиеш. Әмма ләкин милли һәм дини яшәешкә караган тормышыбызны һич кенә дә ал да гөл, дип әйтеп булмый.

Кичә генә әйтә башладылар Россиядә нинди карарлар, законнар кабул ителү турында. 2007 елның 1 декабрендә Россия Дәүләт Думасында 309 нчы карар кабул ителгән иде. Ул закон нигезендә мили мәгарифкә бик күп киртәләр куела. Россия Конституциясеннән, законыннан бүген милли дигән сүз гомумән алып ташланды. Анда милли мәктәп дигән сүз дә, милли мәгариф дигән төшенчә дә юк. Халкыбыз гасырлар буена тырыша-тырыша дәүләттән акча алмаса да, үзенең кесәсеннән чыгарып, иганәчеләр ярдәме белән милли мәгарифен булдырган иде. Ә бүгенге көндә без шушы милли мәгарифтән дә ваз кичәргә тиеш булабыз. Ләкин без моңа риза булып утырмыйбыз. Татарстан Президенты да, Дәүләт Советы да, хөкүмәтебез дә моңа каршы үзенең фикерләрен әйтә. Без бу уңайдан үзебезнең фикерләрне, дәгъваларны Россия Президентына да, Дәүләт Думасына да җибәрдек. Бүгенге көндә бу өлкәдә бик җитди эш бара. Без, һичшиксез, үзебезнең милли мәгарифебезне саклап калырга тиешбез. Бүгенге көндә Россиядә милли дигән төшенчәгә башка төрле мәгънә бирә башладылар. Безнең өчен милли сүзе турыдан-туры милләт сүзе белән бәйләнгән. Россиядә хәзер «национальный проект», диләр. Югыйсә, ул федераль проект булырга тиеш. Бүгенге көндә «национальное достояние», диләр. Югыйсә, аны да «достояние народа», дип әйтеп булыр иде. Милләт сүзен без аңлый торган төшенчәсеннән бөтенләй сызып ташларга җыеналар. Мондый хәл һич кенә дә күп милләтле дәүләттә булырга тиеш түгел.

Озакламый октябрь аенда Россиядә халык санын алу башлана. Татарда аның бик мәгънәле, бик матур “җан исәбен алу” сүзе бар. Димәк, тәнендә җаны булган татарның һәммәсе дә шушы җан исәбен алуга барырга тиеш. Ә безнең җаныбыз бар. Ә менә бу җан исәбен алу җаныбызны алуга әйләнеп калмасын иде. Бу исә безнең өчен искиткеч зур сынау. Россиядә “Ростат” дигән бер оешма бар. Алар бер исемлек төзегәннәр. Киләчәктә халык санын алганда нинди милләтләр булырга тиешлеге чагылыш тапкан анда. Андагы халыкларның һәркайсының үз коды бар. Бу исемлектә 1800 дән артык милләт бар. Бүгенге көндә Россиядә 196 милләт бар, дип әйтәләр. Һәм анда төрле халыкларны төрлечә бүлгәләгәннәр. Русларны – 3-4 төркемгә, мордва, мари, чувашны – 7-8 төркемгә, ә татарны йөздән артык төркемгә бүлгәләгәннәр. Бу исемлектәге бер генә халык та моның кадәр бүлгәләнмәгән. Монда нинди генә “татар”лар юк. Саный китсәң, шаккатарлык. Татар 95 нче код белән билгеләнгән. Менә монысы безнең өчен иң мөһиме. Татар-башкорт, татар-болгар, әстерхан, касыйм, казан, кырым татарлары ... һәм башкалар, һәм башкалар. Җәмгысы 100 дән артык татар. Безнең милләт бу кадәр үк таркалырга тиешме икән?

Менә минем шактый гына чит илләрдә булганым бар. Анда әгәр миннән: “Син кайдан?” – дип сорасалар: “Россиядән”, – дип җавап бирәм. Әгәр Мәскәүдә миннән: “Син кайдан?” – дип сорасалар: “Татарстаннан”, – диям. Ә инде Казанда: “Син кайдан?” – дисәләр: “Түбән Камадан”, – дигән җавапны ишетәләр. Ә Түбән Камада да шул ук сорауны бирсәләр: “Туган авылым Ташлыктан”, – дип җавап бирәм. Ә безнең бер гомуми исемебез бар: ул татар дигән исем. Ә инде үзебезнең төбәгебезгә, авылыбызга кайткач, без мишәр дә, керәшен дә, Әстерхан татары да булырга мөмкин. Моны беркем дә тыймый. Без шулай булып калачакбыз да. Без – бер милләт һәм ул шулай булып калырга тиеш тә. Без бу уңайдан Дәүләт Советында татар халкына мөрәҗәгать әзерләдек. Бездән: “Ни өчен күп милләтле Татарстанда республика парламенты бары татар халкына гына мөрәҗәгать итә?” – дип сорадылар. Безнең җавабыбыз ачык. Чөнки бу проблема беренче чиратта фәкать татарга кагыла. 100 дән артык кавемгә бары татарны гына бүлгәләргә җыеналар. Шуңа күрә үзебезнең мөрәҗәгатебезне без бары татар халкына гына багышларга булдык.

Керәшеннәр турында. Бүгенге көндә Россиядәге халыкларның исламга күчүе бик актив бара. Ишетүемчә, руслар арасыннан гына да бүгенге көндә 100 меңнән артык кеше ислам диненә күчкән. Әмма аларның берсе дә үзләренең милләтләрен алыштырырга җыенмый. Руслар рус булып кала. Гарәпләр, төрекләр арасында да христианнар бар. Әмма алар барыбер үз милләтендә калалар. Шуңа күрә дин белән милләтне, милләт белән динне бер-берсенә каршы кую ул һич кенә дә дөрес эш түгел. Россиядә бер коткы тарата торган закон чыкты. Анда сүз азчылыкны тәшкил иткән халыкларга ярдәм итү турында бара. Аның нигезендә, 50 меңнән кимрәк халкы булган милләтләргә булышырга тиешләр. Шушы коткыга бирелеп, Чиләбе өлкәсендә яшәүче татарлар үзләрен ногайбәк, дип атап, Россия җитәкчелегенә мөрәҗәгать иттеләр, алар үзләренең ногайбәк дигән борынгы исемнәрен алдылар. Алар 10 мең белән 20 мең мең арасындагы кеше. Бүгенге көндә аларның мәктәпләре дә, башка җирдә милли оешмалары да юк, телләре дә бетеп бара. Алар терсәкләрен тешләрләр иде дә, әмма ләкин инде соң. Татарстан Республикасы Конституциясенең 14 нче маддәсе бар. Һәм Россия белән Татарстан арасында килешү бар. Бу ике законда шундый юллар бар: “Татарстан Республикасы Татарстаннан читтә тупланып яшәүче татарларга милли мәдәниятләрен, үзенчәлекләрен торгызуда ярдәм итә”. Без хәзер бик теләсәк тә ногайбәкләргә булыша алмыйбыз, чөнки алар хәзер безнең милләт кешесе түгел. Алар документта “ногайбәк”, дип язылган. Әгәр дә без шулай бүленә башласак, халык Татарстаннан читләшә барачак.

Күпләрегез белә дә торгандыр: “Франциядә Шарль дигән бик күренекле җырчы бар. Аннан бер тапкыр: “Сез Франциядә яшәсәгез дә, милләтегез белән әрмән кешесе. Әрмән халкы белән дә тыгыз элемтәдә торасыз. Чын әрмән ул нинди була?” – дигәннәр. Ул: “Чын әрмән – ул әрмән халкына, Әрмәнстан Республикасына ярдәм итә торган кеше”, – дигән. Чынлап та шулай. Әгәр дә дин әһелләре дә, мөбарәк сәнгать ияләре дә Татарстанга ярдәм итсәк, без, һичшиксез, үзебезне саклап калачакбыз, Татарстаныбызның көчен арттыра алачакбыз.

 

Х.ГӘРӘЙ


Комментарийны калдырыгыз
avatar

Янв 13
Янв 09
Ноя 22
Окт 12
Сен 12
Сен 06
Сен 06
Сен 02
Авг 29
Июл 05
Июн 21
Май 24
Май 20
Май 19
Май 19
Май 14
Май 14
Май 13
Май 12
Май 12

40 тартма
Дин
Мәкаләләр


Вакыйга

Әңгәмәләр
© 2009-2024 "Татар Ислам" мәгълүмат агентлыгы
Сайтка куелган язмаларга барлык хокуклар «Ислам info» медиа-төркеменә карый. Материаллардан файдаланганда гиперсылтама ясау мәҗбүри. Массакүләм мәгълүмат чарасын теркәү турындагы таныклыгы: ИА № ФС-77-45782 13. 07 2011 ел. Элемтә, мәгълүмати технологияләр һәм массакүләм коммуникацияләр өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәт (Роскомнадзор) тарафыннан бирелгән. Урнаштырылган материал 18+. т.8 927 242 35 78
Сайтлар ясау һәм сайт белән идарә итү — «Ариф» студиясе