Тормышның ямен кумир бетерә. Кумир ул - Аллаһның берәр хокукын үзенә беркетеп куючы, аңа мәхлүкләр, дингә каршы фәлсәфә сатулар керә. Мәсәлән, шайтан, җен, пот, ташлар, кояш, йолдызнамә, фәрештәләр, кешеләр. Кумир ул Аллаһтан башка кешеләр табына торган зат. Ул - ялган иләһ, ләкин Аллаһтан башка иләһ юк. Ялган хөкемнәр чыгаручы казыйны да кумир дип әйтергә була. Аллаһның кушканнарына каршы килүчене дә, әгәр аңа кешеләр иярсә, кумир дияргә бик мөмкин. Ул төшенчә үз эченә бик күп нәрсәләрне ала: шайтан (иң зур кумир, сихерчеләр, алдагысын әйтүчеләр, хәрамны хәләл, хәләлне хәрам диючеләр. Кумирлардан һәрбер мөселман да читләшергә тиеш, аларны һәм аларга табынучыларны яратмаска тиеш. Аллаһ кумир турында нәрсә сөйли соң? "Дингә көчләү юк. Инде дөрес юл билгеле. Кем кумирга ышанмый, ә Аллаһка ышана, шул ныклы терәккә тотынды, һәм аны җимерүче булмас. Дөрес, Аллаһ - Ишетүче, Белүче!" (2-256)
Кем Аллаһтан курка, Аллаһ риза булса гына ярый дип борчыла, шул мөселман була, кем кумир өчен борчыла, мәсәлән, җырчы-кумир, шул инде Аллаһка табынмыйча, күбрәк аңа табына, аның өчен борчыла, аның өчен ачулана, аның өчен шатлана, аның йөрәгеннән Аллаһ факторы бөтенләй юкка чыга. Кумирны иман, тел, хәрәкәтләр белән инкарь итәргә кирәк. Кем кумирны сүзләр, хәрәкәтләр белән кире кагып, йөрәге белән кабул итсә, шул икейөзле кеше була һәм җәһәннәмнең иң кызу катына төшеп китә. Кеше кумирны бөтен яклап та инкарь кылган вакытта мөселман була. Аллаһ әйтә бит: "Кәферләрнең иләһләре - кумирлар, алар тегеләрне яктылыктан караңгылыкка чыгаралар. Алар - җәһәннәм әһееләре, алар анда мәңге калачаклар" (2-257).
Аллаһ әйтә: "Иманлы бәндәләр Аллаһ юлында көрәшәләр, имансызлары кумир өчен сатулаша, үзенчә көрәшә" (4-76). "Без һәрбер халыкка да илче җибәрдек һәм "Аллаһка табыныгыз һәм кумирдан сакланыгыз" дип әйтергә куштык," - ди Аллаһ.
Кумир ул тагут. Шуңа күрә, мөселман кешесе Аллаһ динен тотарга һәм тагут юлларын онытырга тиеш.
Рөстәм Хаҗиев