Аллаһы Тәгалә әйтә: “Әй, китап әһелләре (Яһүд һәм насаралар)! Динегездә дөреслектән башка артыкны кыланмагыз. Аллаһ турында хаклыктан башка бернәрсә дә сөйләмәгез” (Хатыннар, 171).
Аңа аңлатма булып Аллаһның түбәндәге сүзләре керә: “Һәм алар әйттеләр: “Берничек тә иләһләрегезне калдырмагыз. Вадданы да, Сувагны да, Ягусны да, Яуканы да, Насраны да калдырмагыз”” (Нух, 23) болар нух халкында яшәгән изге кешеләр булганнар. Алар үлгәч, шайтан калганнарын “исемнәрен мәңгеләштерәсегез килсә, сыннарын ясап куегез һәм аларга исемнәр кушыгыз” дип вәсвәсә кылды. Болары да үлгәч, гыйлем тагын да кимеде, һәм кешеләр аларга табына башладылар.
Пәйгамбәребез с.г.в. әйтә: “Христианнар Гайсәне югары күтәреп мактаган шикелле, сез дә мине мактамагыз, “Аллаһның колы һәм илчесе,” – дип әйтегез”.
Пәйгамбәребез Мөхәммәт с.г.в. әйтә: “Югары күтәреп мактаудан сакланыгыз, шуның аркасында сезгә хәтле булган халыклар бәхетсезлеккә һәм һәлакәткә дучар булдылар”. Беренчедән, охлос (надан халык төркеме) тирания тудыра. Икенчедән, халыклар бәла-казаларга дучар булганнар.
Мөхәммәт с.г.в. әйтте: “Артык кыланучылар череделәр. Артык кыланучылар череделәр. Артык кыланучылар череделәр”.
Артык кыланучылар – сорауга кирәгеннән тыш чумучылар, фәлсәфәгә бирелүчеләр, акыллары җитмәгән нәрсәләрне тикшерергә тырышучылар. Аларга, шулай ук, рөхсәт ителгән әйберләрдән тыелучылар керә: мондый кешеләр иттән, ипидән, өйләнүдән тыелучылар булалар. Алар ефәк кием генә киеп йөриләр. Ләкин алар надан һәм адашкан кешеләр.
Аллаһ кына чын бәйсез, Аннан башка беркем дә мактауга лаек түгел.
Пәйгамбәребез с.г.в. әйтә: “Мөселманнарның бер кисәге зур ширек кылучы мәҗүсиләргә кушылып китмичә, кыямәт көне җитми”.
Бүгенге көндә без аны күрәбез.
Бер елны җеп бәйләү гадәте таралган иде. Ул болай эшләнә. Бер кеше үзенең кулына биш теләк теләп, җеп бәйли. Аннары ул кеше җепне бишәр тапкыр биш кешегә бәйләтергә тиеш була. Теге биш кеше тагын бишәр кешегә бәйләргә тиеш...
Җеп кешенең теләкләрен үти алмый, чөнки ул үзе Аллаһ тарафыннан барлыкка китерелгән. Кем “теләкләребезне үти” дип җеп бәйли, шул җепне Аллаһ белән тигезли, күп аллаларга табына, ширк кыла һәм ислам диненнән чыгып китә.
Менә бер кешегә бер хат килеп төште. “Кем бу хатны биш кешегә тарата, шуны бәхет көтә. Кем таратмый, шуны бәхетсезлекләр көтә,” – дип язылган анда. Хат та, шулай ук, Аллаһы Тәгалә түгел. Ул – Аллаһ үзе генә бәхетне бирүче яки алучы. Аллаһның бу исемен башкаларга кушмагыз, югыйсә, ислам диненнән чыгып китәсез. Кем кушты сезгә күрми һәм ишетми торган хатка табынырга?
Әгәр сез мондый гамәлләрне үтәсәгез, “Әстәгфируллаһи тәүбә” дип әйтегез, госел коеныгыз һәм “Лә иләһә иләллаһ, Мүхәммәдер рәсүлуллаһ” дип, иман кәлимәсен әйтегез. Шулай эшләмәгән очракта кяфер булып үлүлегез бик ихтимал.