-Аллаһу әкбәр! Аллаһу әкбәр!Аллаһу әкбәр!Аллаһу әкбәр...
Аның намаз укырга чакырып азан әйткән авазын бар дөньяңны онытып, чынлап та илаһи көчнең булуына инанып, хозурланып тыңлыйсың. Күңел сихри моңнар дәрьясында тирбәлә, азан авазының яме калебеңне айкый, хушландыра, шул ук вакытта анда үзебезнең милли мәкам дә сизелә. Сүзем “Сөләйман” мәчетенең мөэзине Миңлеәхәт абый Минҗанов турында (кайберәүләр аны Мидхәт абый дип тә йөртәләр).
Беркөнне Левченко бистәсендәге гыйбадәтханәгә килгәч, Миңлеәхәт абый белән сөйләшеп утыруһәм аннан берничә соравыма җавап алу насыйп булды.
- Сезнең азан әйткәнне без сокланып тыңлыйбыз. Шундый матур тавышыгыз белән танылган җырчы булып китәргә дә мөмкинлегегез булгандыр бәлки...
- Минем җырчы булып китә алмавымның сәбәбе шул – русча белмәү. Тормышыбыз авыр булу сәбәпле, үз вакытында урта белем ала алмадым. Ике бабамны да- Сабирҗанны һәм Ибраһимны кулаклар дип икесен берьюлы төнлә алып чыгып китәләр, төрмәгә ябалар. Алар артыннан әтиебез Минҗанны да кулга алалар. Йорт-җирләрне, терлекләрне дә тартып алып, колхозга бирәләр. Без әбиебез Гөлбану һәм әниебез Миңлебикә күзенә карап, дүрт бала торып калабыз.Карт бабай белән әти төрмәдән әйләнеп кайтмыйлар. Әтинең әтисе Сабирҗан, безнең бәхеткәдер инде, төрмәдән әйләнеп кайтты һәм какмыйча, сукмыйча безне үстерде. Урыннары җәннәттә булсын. Җиде сыйныфны тәмамлагач, иптәшләрем күрше авылга урта мәктәпкә укырга киттеләр, ә мин бозаулар көтүенә кердем. Җәен көтү көтәм, кышын тирес чыгарам. Сыерны сатып, Урыс Шурасы дигән авылдан кечкенә генә йорт алдык, шуны Апаз авылына (Арча районы) төзеп куйдык. Колхоз миңа бер бозау бүләк итеп бирде. Без аны үстердек, сыерга әйләндердек. И-и, ул вакыттагы авырлыкларны сөйләп кенә бетерерле мени ул! Шулай да, 7нчы сыйныфны тәмамлагач, минем өчен истәлекле зур вакыйга булды. Ул вакыттагы Арча, Әтнә, Кызыл Юл районнары үзешчәннәренең сәнгать смотрында җырлап, беренче урынны алдым. Хәтерем ялгышмаса, 1956 елда мине район газетасында “Апаз сандугачы” дип язып та чыктылар. Казаннан килгән җюри әгъзасы Аллаһияр Вәлиуллин мине җырчылыкка укырга килергә дә чакырды.
- Хәзер исә ул юлдан китә алмавыгызга үкенмисезме?
- Бик үенәм. Тавышым әрәм булды, халыкка хезмәт итеп булмады. Кызганыч, әлбәттә.
- Үз теләгегезгә ирешү өчен талпынып та карамадыгызмы?
- Талпынып карадым анысы, әмма ул барып чыкмады. Башта мин Алабугадагы ветеринар-фельшерлар мәктәбендә укып кайттым. Бер ел Кенәрдә эшләдем, аннары үзебезнең авылга кайттым. Хотняда хастаханәдә ятканда бер газетадагы белдерүгә күзем төште. Анда “Казанда татар драма театры училищесы ачыла” дип язылган иде. Җырчы булу хыялымны тормышка ашыру өчен шунда киттем. Кешеләр инде ике имтихан биргәннәр, өченчесен тапшыралар иде. Мине җырлатып, шигырь сөйләтеп карадылар да, укырга алдылар. Анда укый башладым. Дәресләр русча алып барыла, менә шунда төп башына утырдым. Русча белмәгәч, укый алмадым. Ярты ел укыгач, өлгермәвем сәбәпле, училищедан чыгардылар. Хәлим Җәләлов, Наил Әюпов, Абдулла Дубиннар белән бергә укып йөрдек без. Абдулла Дубин да чыгып китте, ул Мәскәүгә укырга китте. Филармониягә йөреп карадым. Кемнәрдер мине театр училищесы җитәкчелегенә барып саткан диделәр, янәсе, сезнең студентыгыз филармониягә керергә йөри дип. Бәлки шуның да “файдасы” тигәндер училищедан азат ителүемә. Ә филармониягә керә алмадым. Тагын русча укудан курыкканмындыр, мөгаен. Укымыйча гына чын артист була алмыйсың лабаса. Ноталарны да яхшылап белергә кирәк анда. Аннары мин өйләндем. Шунда хатыным Наҗиягә: “Башка артист булып йөрмәм,” – дип сүз бирдем. Үзебезнең фотожелатин заводы клубындагы түгәрәкләргә йөргәләдем анысы. Шулай да читлектәге сандугач шикелле, күбрәк өйдә генә ятарга туры килде.
- Җырлау сәләте кемнән күчкән дип уйлыйсыз?
- Әниебез Миңлебикә бик оста һәм моңлы җырлый иде. Аларга яшь вакытта ачыктан-ачык җырлап йөрергә туры килмәгән. Муллалар да тыеп торган. Алар кырда урак урганда, болында печән чапканда, урманда җиләк җыйганда җырлыйлар иде. Өйдә бәрәңге әрчегәндә, савыт-саба юганда җырлаганын мин шыпырт кына ишек артына килеп тыңлый идем. Җиренә җиткереп, бөтен күңелен салып җырлый иде ул. Нәселебездә башка искитәрлек җырчылар булмады.
- Дингә кереп китүегез һәм азан әйтерлек дәрәҗәгә җитүегез ничек булды?
- Левченкода мәчет төзелгәч, аңа каравылчы кирәк булып чыкты. Миңа әйттеләр: “Әйдә, Мидхәт, мәчеткә кер, динне өйрәнерсең,” – диделәр. Мин: “Әлифне таяк дип тә белмим бит, күтәреп китсәләр, А хәрефе дә төшми миннән,” – дип, карышып карасам да, файдасы тимәде, теге кешеләр барыбер үзләренекен иттеләр, миңа мәчет бусагасы аша үтәргә туры килде. Мәчеттә минем мәсьәләне бик тиз хәл кылдылар. “Җырчы кеше булгач, бик матур итеп азан әйтерсең,” – диделәр. Шулай итеп, моннан 6-7 ел элек мөэзин булдым, азан әйтә бешладым. Монда бер кызык хәл килеп чыкты. Билгеле, кешеләр мәчеткә садака китерә һәм алар дога өмет итә. Ә мин аларга дога укып, күңелләрен күреп җибәрәсе урынга каккан казак кебек утырып калам. Менә шуннан: “Болай бармый икән бу,” – дигән фикергә килеп, бөтен көчемне, вакытымны кечерәк догаларны, Коръән сүрәләрен өйрәнергә багышладым. Хәзер азанны да әйтәм, Аллага шөкер, садака китергән кешеләргә Коръән укып, догасын кылып та куям. Вафат булган әнием дә минем мәчеттә эшләвемә риза-бәхил булып ятадыр дип уйлыйм. Әниебез үзе дә намазлар укыгач, аның мине дә динле кеше итәсе килде. Танылган артист була алмасам да, хәзерге тормышымнан бик канәгать мин. Хатыным белән тигез гомер кичерәбез, 2 бала үстердек, 67 яшем тулса да, “Әниемә хат”, “Туган авылым” кебек җырларны сузып җибәрәм әле. Аларны тыңлаганда кайберәүләрнең күзеннән яшь чыга, үзем дә моңланып китеп , елап җибәрәм. Ятимлектән, авыр тормыштан килеп чыгадыр ул моң дигән нәрсә.
- Миңлеәхәт абый, инде соңгы соравым гына калды шикелле: мәчеттә киез катадан йөрүеңгезнене аңлап бетерә алмыйм.
- Мин өйдә дә, мәчеттә дә, җәен дә, кышын да киез итек киеп йөрим. Аңа күп кеше сәерсенеп карый инде. Ни өчен дисәгез, аягым туңа. Авылда көтү көткән вакытта тирләп-пешеп хайваннар артыннан йөгереп, аннары салкын чишмә сулары эчеп, шунда озаклап яланаяк басып тора идек. Беркем өйрәтмәде безне алай эшләргә ярамый дип. Резина итекләрне дә шактый кидем, шунда салкын тиеп, ревматизм булды. Хәзер киез итексез йөри алмыйм: аяк туңа. Форсаттан файдаланып, шуны йәтәсем килә: Казандагы дин әһелләре, шәһәребез хуҗалары минем азан әйткән тавышымны ишетеп, хаҗга бушлай юллама белән бүләкләделәр. Минем өчен моннан да зур сөенечнең булуы мөмкин түгел. Аллаһыма шөкер итәм, мине куандырган кешеләргә Хак Тәгаләнең рәхмәтләре булсын, Я Раббым дип белгән догаларымны аларга багышлыйм. Җырчы булып китә алмасам да, хәзер үкенмим, чөнки Аллаһы мине мөэзин итү өчен яраткандыр бу дөньяга дип уйлыйм.
Әңгәмәдәш. Хатыйп Гәрәй