Россия Мөселманнарының үзәк Диния нәзарәте рәисе Тәлгат Таҗетдинның шушы көннәрдә илдә бердәм Мөселман Диния нәзарәте төзергә тәкъдим итүе турындагы хәбәре аяз көнне яшен суккан кебек булды. Бер сүз белән әйткәндә, сүз барлык мөселман руханиларын бер мөфтияткә берләштерү турында бара. Тәкъдим ни кадәр көтелмәгәнчә яңгыраса, шул кадәр озак көтеп алынганча булды.
Әлеге идея Тәлгат Таҗетдин авызыннан тәүге мәртәбә Уфада Оренбург Мөхәммәд дини мәҗлесенә (Уфа дини Мөхәммәди канун җыены) нигез салуына 220 ел тулу уңаеннан оештырылган «Уфа – Россия мөселманнарының дини үзәге» исемле түгәрәк өстәл сөйләшүендә яңгырады. Шушы ук фикерне ул 27 ноябрьдә, Корбан гаетенең бәйрәм вәгазендә дә әйтте, соңыннан үзенең илдә бөтен мөселманнарны берләштерү структурасын оештыру буенча башлангычын хуплавын сорап, Россия Президенты Дмитрий Медведевка хат белән мөрәҗәгать итте. Бу очракта сүз өч структураны: Мөселманнарның үзәк Диния нәзарәтен, Россиянең Мөфтиләр шурасын һәм Төньяк Кавказ Мөселманнарының Координация үзәген берләштерү турында бара.
Әмма бу заманыбызның әлеге күренекле мөселман эшлеклеләренең беренче генә революцион тәкъдиме түгел. Ләкин аның Россия Баш мөфтие постына үзенең күптәнге оппоненты һәм шәкерте, Россия Мөфтиләр шурасы рәисе Равил Гайнетдинне тәкъдим итүе гаҗәпкә калдырды. Күрәсең, Тәлгат Таҗетдин хәзерге Мөфтиләр шурасы рәисенең үзеннән яшь булуын гына түгел, ә бәлки соңгы арада Россия Президенты Администрациясе каршында да, мөселман бергәлегенең аерым даирәләрендә дә үзенең абруен шактый күтәрүгә иреште.
Тәлгат Таҗетдин фикеренчә, булачак мөфтиятнең гомуми структурасы менә болай төзелергә тиеш: Баш мөфти, Җәмәгәть шурасы, Голәмәләр шурасы, Мөселманнарның үзәк диния нәзарәте, Баш казый һәм Аксакаллар шурасы. Таҗетдин тарафыннан эшләнгән корама алтыпочмаклы йолдыз рәвешендә тәкъдим ителә. Йолдызның үзәгенә Таҗетдин үзе алырга уйлаган «Шәйхел-Ислам» вазифасы язып куелган.
Әлеге тәкъдимне тикшерү максатында 5 декабрьдә Уфага Россия Мөфтиләр шурасы һәм Төньяк Кавказ Мөселманнарының Координация үзәге вәкилләре җыелды. Россия Мөфтиләр шурасын Россиянең Ислам мәдәнияте үзәге башлыгы Абдул-Вахед Ниязов һәм Россиянең Европа өлешендәге Диния нәзарәте Эчке эшләр департаменты башлыгы Арслан Садриев тәкъдим итте. Төньяк Кавказ Координация үзәген Чечен Республикасы Мөселманнарының Диния нәзарәте башлыгы Солтан Мирзаев күрсәтте. «Рисаләт» газетасы хәбәр итүенчә, әлеге утырышта бердәм мөселман структурасын оештыруны ике этапта башларга килешенде. Эшче төркем оештырыласы беренче утырыш Мәскәүдә 10 декабрьдә узды. Һәр оешмадан (Россия МҮДН, РМШ, ТКМКҮ) икешәр делегат катнашты. Алар, үз чиратында, 2009 елның декабрь азагында үтәчәк утырышка килештерү комиссиясе өчен тиешле документлар әзерләячәкләр. Килештерү комиссиясендә һәр оешмадан сигезәр кеше катнашыр дип көтелә. Күргәнебезчә, берләштерү эшләре шактый тиз һәм максатчан башланды. Россиядә бердәм мөселман структурасы төзү кирәклеге турында моңа кадәр барган сөйләшүләр әлеге берләшмәне кемнең җитәкләвенә килеп төрәлә иде. Булачак структураны Равил хәзрәт Гайнетдин кулларына тапшырып, МҮДН рәисе әлеге мәсьәләне чишәргә омтыла. Ләкин әле бу проблеманың ярты өлеше генә.
Пирамиданың чагыштырмача югары өлешенә кагылышлы мәсьәләне хәл итү белән бергә, урыннардагы вакыйгаларны да карап-тикшерәсе, ачыклыйсы бар. Аның монысы тагын да катлаулырак.
Беренчедән, МҮДН структурасында да, РМШда да бер оешмада эшләве кыенга туры киләчәк байтак эшлекле шәхесләр барлыгы мәгълүм. Хәлләрнең мондый торышы руханиларның бер өлеше бердәм командадан баш тартуга һәм альтернатив Диния нәзарәте төзүгә китермәсме? РФ кануннары аны рөхсәт итә ич.
Әмма, әгәр РФ Президенты Администрациясенең турыдан-туры хуплавында, Равил Гайнетдин, Тәлгат Таҗетдин һәм Исмаил Бәрдыев берләшү турында килешсәләр, илдә әлеге карарга каршы килергә теләүче башсыз табылырмы икән?
Бердәм мөфтият төзүнең өстенлеге аерым-ачык. Татарстандагы хәлләр моңа үрнәк мисал була ала. Узган гасырның 90 еллар азагында, Президент Минтимер Шәймиевнең турыдан-туры хуплавында Госман хәзрәт Исхакый ТР Мөселманнарының берләштерелгән Диния нәзарәтен җитәкләде. Нәтиҗәдә, без әлеге Идел буе республикасында ислам диненең уңышлы үсешен күрәбез. Шуның йогынтысында да халыкара сәбәпләр буенча җитди каршылыклар килеп чыкмады, конфессияара килешүгә ирешелде.
Илнең бөтен мөселман халкы тарафыннан яклау тапкан мөселман җитәкчесе законлы көчкә ия булачак, үзенә зур абруй өстәячәк, ислам бергәлеге мәнфәгатьләрен дәүләт югарылыгында хәл итәргә юл ачачак. Шулай булуга карамастан, мондый позиция берләштерелгән мөселман үзәге аппаратының бюрократияләшүенә һәм федераль хакимият бәйлелегенә китерергә мөмкин. Күрүебезчә, таяк ике башлы. Ләкин исламның үсешенә иң күп зыянны урындагы мөселман лидерлары сала. Бер уңайдан, җирле мәчет мәхәлләсен дә каршылыкка кертә. Әлеге сорауларны бергәләп хәл итү, төбәкләрдә туган буталчыкларны бетерергә һичшиксез ярдәм итәчәк. Әйтик, 4әр Диния нәзарәте оешкан төбәкләр бар. Кемгә, нигә кирәк мондый тәртипсезлек?
Шулай ук Таҗетдинның МҮДН рәисе кәнәфиендә Россиядәге иң абруйлы мөселман лидерларының берсе Госман хәзрәт Исхакыйны күрергә теләве дә гаҗәп түгел. Бу нәрсә белән бәйле соң? Җавап Татарстан мөфтиенең мөселманнарның берләштерелгән съездында үзе җитәкләгән МДНнең төгәл моделен һәм структурасын төзи белүенә яшеренгән. Аның нәтиҗәле эшләве республикадагы мөселман инфраструктурасында яшел җеп булып сузылган. Татарстандагы мөселман хакимият вертикале Россиядәге төрле төбәкләргә үзенә күрә үрнәк булып тора. Шулай да, Тәлгат Таҗетдиннең бөтен планнары Россия Президенты Администрациясе һәм Равил Гайнетдиннең МҮДН рәисе тәкъдиме белән килешкән очракта гына тормышка ашачак. Әлегә ил Президенты да, РМШ җитәкчесе дә үз мөгамәләсен белдермәде. Таҗетдин үзенең планнарын Президент Администрациясе һәм Татарстан һәм Башкортстан кебек әһәмиятле төбәкләр җитәкчеләре белән килештергәннән соң гына мондый тәвәккәл адымга барырга мөмкин. Күптән түгел Казанга ясаган визиты шуны раслый. Равил Гайнетдин бу берләшү белән килешерме? Сорау әлегә ачык кала. МҮДН һәм РМШның башка әгъзалары ягыннан берләшүгә каршылык белдерүчеләр килеп чыкмасмы? Монысы да мөһим. Бу сорауларга җавапларны без якын айларда белербез. Ләкин моңарга игътибар итмичә, шуны әйтәсе килә: әлеге структурага, әйтик, Төркиядәгедәй министрлыкларга бирелгән вәкаләтләр кебек мөмкинлекләр бирелерме? Бары тик шул очракта гына өммәтебезнең берлеген җимерергә теләүче экстремистик көчләргә каршы көрәшергә, Россия Федерациясендә ислам үсешен тәэмин итәргә мөмкин булачак. Әлбәттә, руханиларны бюрократик берләштерүдән исламга бернинди файда булмас, бу чираттагы хакимият бүлешү уены гына дип расларга тырышучылар да табылыр. Әлбәттә, берләшү белән генә барлык мәсьәләләр генә хәл ителмәс. Берләшү үз эшеңнең күпчелек юнәлешләрен яңадан карап чыкканда гына акланачак.
Беренче чиратта, ул үзенең көчле мәгариф системасын оештыруга, шуның белән бергә илебездәге традицион ислам кыйммәтләренә таянган мөселман зыялылары буынын тәрбиялүгә кагыла. Бер сүз белән әйткәндә, яңа бердәм мөфтиятнең өстенлекле юнәлеше нәкъ менә мөселман өммәтенең актив өлеше – яшьләр белән эшләү булырга тиеш. Чөнки бүгенге рәсми мөселман структураларының нәкъ менә шул өлкәсе канәгатьләнмәслек дәрәҗәдә. Мәгълүмат өлкәсендә нәтиҗәле эшләр башкару аның чираттагы адымы булырга кирәк. Бүген иң бай кеше – кулына иң күп мәгълүмат туплаган кеше. Әлеге өлкәдәге җиңү гомуми җиңүне ачыклаячак. Равил Гайнетдин, мәсәлән, Президент Дмитрий Медведевтан соң федераль мөселман каналы оештыру өчен сүз әйткән икенче кеше иде. Ләкин бүгенге хәлдә илнең мөселман җәмәгатьчелеге мондый зур проектны тормышка ашыра алыр микән? Берләштерелгән структурада әлеге мәсьәләне чишү кулдан килер кебек. Яңа структураның алдында торган мәсьәләләре һәм максатлары турында без, мөгаен, ул оештырылганнан соң гына тирәнтен уйлый алырбыз. Хәзергә төп сорауга җавап көтәргә кала: Россиядә бердәм мөфтият төзелерме?
Данис Гәрәев