Күрсәт җиһанда якты юл

Сөләйман хәзрәт Зарипов табигате белән тыныч, сабыр холыклы кеше. Башкалар сүзенә беркайчан да чәпчеп аркылы төшмәс. Аның әйтәсе сүзе һәрвакыт алдан ук

БӘЙЛЕ
2010 Фев 05

Сөләйман хәзрәт Зарипов табигате белән тыныч, сабыр холыклы кеше. Башкалар сүзенә беркайчан да чәпчеп аркылы төшмәс. Аның әйтәсе сүзе һәрвакыт алдан ук үлчәнгән, төпле, хикмәтле булыр. Халык арасында күп йөргән, гади кешенең аһ-зарын яхшы аңлый. Шуңамы, аның хакында гел яхшы хәбәр йөрер. Аның кешелеклелеге, киң карашлылыгы, гыйлемлелеге хакында.

Сөләйман хәзрәт тумышы белән Үзбәкстаннан булса да (ул 1958 елда Ташкент каласында туган), аның нәсел тамырлары Идел-Урал төбәкләре белән бәйләнгән. Әтисе – Гариф абый Самара якларыннан (хәзерге Шонталы районы Карабиккол авылы), әнисе Фатыйма апа исә Башкорт иленнән (хәзерге Стәрлебаш районы Яхшырган авылы). Заманында яңа хакимият эзәрлекләвеннән качып, Үзбәкстанга күчеп киткән йөз меңләгән милләттәшләребез язмышын уртаклашкан нәсел. Бөтен гаепләре укымышлы, иманлы булуларында. Хәер, ул елларда бөтен Урта Азия Идел буеннан күчеп килгән халыклардан «гөж» килеп тора. Араларында кемнәр генә юк – сәүдәгәрләр, дин әһелләре, җәмәгать эшлеклеләре, галим-голәмә. Зариповлар калада укымышлы гаиләдән саналганлыктан, аларның йортында дин, фән галимнәре еш кунак була, төрле мәҗлесләр, очрашулар үткәрелә. Сөләйман менә шундый гаиләдә туа. Әнисе Фатыйма аңа гел әйтә килә: «Улым, син муллалар нәселеннән, син намаз укырга өйрәнеп үсәргә тиешсең,» – ди. (Сөләйман хәзрәт әнисе ягыннан бүген 13нче буын мулласы). Алар өенә килгән кунаклар арасында сөргеннәрдән кайткан зур дин галимнәре дә очрый. Тора-бара әлеге ил агалары Сөләйманның остазларына әйләнәләр. Гарәп, фарсы телләрен, дин гыйлемен яхшы белгән аксакалларның үтемле, акыллы сүзләре аша үсмердә әнә шулай динебезгә карата көчле мәхәббәт тәрбияләнә. Аллаһның барлыгына һәм берлегенә шөбһәләнмәсә дә, үскәндә көчле атеизм тәрбиясе белән йөзгә йөз очрашу аны нык тетрәндерә. Аеруча мәктәпне тәмамлаганда. Аңа олы түрәләр рәхәт тормыш вәгъдә кылган җылы урын тәкъдим итәләр. Егет күңелендәге бизмәндә дин һәм динсезлекне үлчәп карый. Бер якта – кәеф-сафа кору, ялган, икейөзлелек. Икенчесендә – Аллаһы Тәгалә кушканча яшәү. Монысы авыр, җаваплы юл. Сөләйман уенда йөрткән фикереннән чигенми. «Әти-әнием Аллаһ юлында булганнары өчен эзәрлекләнеп, туган җирләрен ташларга мәҗбүр ителгәннәр. Пәйгамбәребез дә ислам динен халыкларга таратканда җәбер-золым күргән. Әмма ул, барыбер, җиңгән. Мин дә җиңәргә тиеш», – дип уйлый яшь егет. 1980 елда ул фикердәшләр эзләп, тамырлары бәйләнгән Казанга юл ала. Ул вакыттагы мөфти Тәлгат хәзрәт Таҗетдин егеткә Бохарага «Мир-Гарәп» мәдрәсәсенә барырга өнди. Әмма каян белгәннәр диген – гариза язып, өч көн үтүгә, аны «тиешле җиргә» чакыртып алалар. Сораулары бер тирәдә бөтерелә: «Кем кушты, кем өйрәтте, нигә син совет уку йортларыннан риза түгел? Син яшь, картлар дине нигә кирәк?» Әлбәттә, Сөләйман әйткән сүзеннән кайтмый. Шул арада аның хакында «Татарстан яшьләре» газетасында «Ярканатлар» дигән мәсхәрәле мәкалә дөнья күрә. Шундый көчле һөҗүмнән соң да аякта басып калу өчен Сөләйман каян көч тапкандыр? Яклаучысы – бер Аллаһы Тәгалә. Хәзер генә сөйләве җиңел. Аллага ышанган өчен гаепләнеп кара әле син! Бүген 2-3 еллык мәдрәсә белеме белән төрле секталарга тартылган яшьләр шундый шартларга куелса, нишләр иде икән? Уйларыннан-ниятләреннән кире кайтмаслар идеме – өзеп әйтүе кыен.

Сөләйман Бохарада 450 ел элек йәмәнле Исмәгыйль Мир-Гарәп төзегән 7 еллык мәдрәсәдә укый башлый. Тарихында тәүге мәртәбә, хәзерге мөфти Госман хәзрәт Исхакый аларга шәкерт хәлендә дәресләр бирә. Мәдрәсәне 5 елда уңышлы тәмамлап, Сөләйман хәзрәт мөфтият тарафыннан Бөгелмә шәһәренә эшкә җибәрелә. Бөгелмә – рус каласы, татарлар анда ул чакта барлык халыкның 20%ын тәшкил итә. Сөләйман иң элек яңа мәчет салдыруга ирешә. Аннары үз янына шәкертләр туплый башлый. 1989 елда 2 шәкерте булса, ике елдан аларның саны 40ка җитә. 1991 ел азагында Тәлгат хәзрәт аны Иордания Короле университетына укырга җибәрә. Соңрак Согуд Гарәбстаны ислам университетында да белем ала. Бөгелмәдә берничә районны берләштергән төбәк мөхтәсибе булып эшли, мәчетләр төзүгә күп көч куя. Ул чагында хезмәт хакы да аз, ерак авылларга барып җитәргә кулында машинасы да юк. Әмма Аллаһ сүзен кешеләр йөрәгенә җиткерергә барыбер көч таба хәзрәт. Шушы юлда арып-талып эшләүдән тәм таба. 1998 елда Казанда Россия Ислам университеты ачылгач, мөфти Госман хәзрәт Исхакый аны шунда мөгаллимлек эшенә чакыра. Аның дәресләренә гарәп илләреннән килгән галимнәр зур бәя бирәләр. Хәзер ул Татарстан мөфтиенең дин эшләре буенча урынбасары.

Җизни Тукайга иярде

(Сөләйман хәзрәт сөйләгәннәрдән)

Дингә кемнәрдер кайгы яки шатлык аша, кайберәүләр хатынына яки иренә ияреп килә. Безнең шартларда аның аерым закончылыклары юк. Тәскирә апамның ире, Тимершәех җизни бер дә Аллаһы Тәгаләнең барлыгы һәм берлегенә иман китермәде. «И, Тәскирә, җәллим дә инде үзегезне – сине дә, Сөләйманны да. Намаз укыган булып йөрисез, юк нәрсәгә табынып ятасыз», – дип әйтә икән. Апам аптырый инде. «Ничек итеп дингә кертергә моны», – дип уйлана. Ходайның рәхмәте, бер көнне җизнәм урамдагы чүп савытыннан гарәп шрифтында дөнья күргән Тукай томнарын алып керә. «Менә, Тукайны сөйгән буласың, чүплеккә чыгарып атканнар үзен. Минем кебек динсез булгандыр инде. Тукай да муллаларны сүккән бит», – ди бу. «Тукай надан муллаларны тәнкыйтьләгән, динне һич сүкмәгән. Аның һәр шигыреннән мөселманлык бөркеп тора», – ди Тәскирә апам һәм шунда, кирәк бит, аның күзенә җизни алып кергән китаптан Тукайның «Таян Аллага» дигән шигыре чалына. Апам укып җибәрә:

«Ходая! Син тыйган эшләр, һәммәсе иктәр, әбтәр дим.

Иям баш сәҗдәгә, Аллаһы хак – Аллаһы әкбәр дим.

Мин алмаштырмам динемне, ясалма диннәр белән.

Түгел мин дингә керүче, кешеләр димләү белән...»

Шул чагында җизнәм Тукайга таң кала һәм догалар өйрәнергә керешә. «Тукай хәтле Тукай мөселман булгач, мин ни оятым белән читтә калыйм,» – ди.

Хәтта партияле каһарман шагыйрь Муса Җәлилнең намазлы булуын беләм. Миңа бу хакта бер мәҗлестә аның якын кардәше җиткерде. Ул бит шигырьләрен дә нигездә гарәп хәрефләре белән язган. Гомере белән дә Коръән тотып хушлашкан. Дәгъват юлында сабак алырдай мисаллар күп. Ләкин дин ул бер дога өйрәндең дә, шуның белән тәмам була торган эш түгел. Һәрвакыт китап ачарга кирәк. Кимендә атнасына бер-ике тапкыр уеңны тәфсирләр, хәдис җыентыклары белән чагыштырып фикер йөртү зарур. Аннан иң әһәмиятлесе – белгәннәреңне дәрес кебек итеп кешеләргә сөйләү күркәм. Белем үз башыңда да ныгый, халыкка да файда була. Иң кимендә үгет-нәсихәт белән шөгыльләнү лязем. Болары – яшьләргә киңәш бирүдән.

Уеңны уйдырып сал

Чит илләрдән белем алып кайткан кайбер яшьләрнең нидер үзгәртәсе, мөгез чыгарасы килә. Әлбәттә, җитешсезлегебез бардыр, беркем дә мөкаммәл була алмый.Аллаһтан башка берәү дә камәләт иясе түгел. Ләкин халыктагы динне саклау өчен яңалык кертү кирәкме соң? Әле бит Аллаһы Тәгәлә биргән гыйлемнәрне белеп-биреп бетерергә дә бер гомер җитәрлек түгел. Без Әбү Хәнифә мәзһәбендәбез. Тарихта аның кебек динне аңлаган зат юк әле. Иҗтиһад итү өчен 6 яшьтән Коръән ятларга, фикһның бөтен матдәсен белергә, тәфсир, хәдис фәннәрен үзләштерергә кирәк. Ягъни кимендә доктор дәрәҗәсендәге зур белемгә ия булу мөһим. Китаплардагы белемнәрне халыкка җиткерә алсак та зур саваптан саналыр иде. Авылларга кайтып: «Сезнеңчә дөрес түгел», – дип, әби-бабайлар белән кычкырышып йөрү сабырсызлык, наданлык галәмәте. 7-8 ел мәдрәсәдә уку ул һич галим булу түгел әле. Ул – белемгә ачкыч алу гына. Без дөньяви дәүләттә яшибез. Аллага шөкер, дәүләтнең бер генә кануныбызга каршы төшкәне юк. Әмма безгә шәригать кануннарын тормышыбызга карата тиешле микъдарда кулланырга кирәклеген дә истән чыгарырга ярамый. Чөнки дәүләтнең дә үз кануннары бар. Әгәр сез: «Минеке генә дөрес», – дип барасыз икән, үзеннән-үзе дәүләт, җәмәгатьчелек кануннары белән каршылыкка керәсез. Күпне таләп итеп йөргәннәр 100 га җир алып, аның йөздән бер өлешен дә эшкәртмичә, тагын 100 га җир сорап җанга тиюче кешеләргә тиң. Ә бит безнең дәүләтебез белән бергә уртак эшләребез дә буа буарлык. Әйтик, сәламәт яшәү рәвеше, яшьләрдә өлкәннәргә хөрмәт тәрбияләү, балаларны яклау, җинаятьчелеккә каршы көрәш һ.б. Шуларның берсен дә башкармыйча, «Яңа дәүләт кирәк, хәлифәт кирәк», – дип шапырынып йөрү, йомшак кына әйткәндә, зур мәгънәсезлектер.

Ирек СӘМИТ


Комментарийны калдырыгыз
avatar

Янв 13
Янв 09
Ноя 22
Окт 12
Сен 12
Сен 06
Сен 06
Сен 02
Авг 29
Июл 05
Июн 21
Май 24
Май 20
Май 19
Май 19
Май 14
Май 14
Май 13
Май 12
Май 12

40 тартма
Дин
Мәкаләләр


Вакыйга

Әңгәмәләр
© 2009-2024 "Татар Ислам" мәгълүмат агентлыгы
Сайтка куелган язмаларга барлык хокуклар «Ислам info» медиа-төркеменә карый. Материаллардан файдаланганда гиперсылтама ясау мәҗбүри. Массакүләм мәгълүмат чарасын теркәү турындагы таныклыгы: ИА № ФС-77-45782 13. 07 2011 ел. Элемтә, мәгълүмати технологияләр һәм массакүләм коммуникацияләр өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәт (Роскомнадзор) тарафыннан бирелгән. Урнаштырылган материал 18+. т.8 927 242 35 78
Сайтлар ясау һәм сайт белән идарә итү — «Ариф» студиясе