1 февральдән «Сөләйман» мәчетендәге укыту-тернәкләндерү үзәгендә белем алу өчен Россиянең төрле төбәкләреннән күрмәүче һәм зәгыйфь күрүче мөселман ир кардәшләребез җыелды. Буш вакытларыннан файдаланып, хәбәрчебез Дагыстаннан килгән бер төркем егетләр белән әңгәмә корды.
Батыр Баһаветдинов, 33 яшь:
– Мин Кайкент районы Кайкент авылыннан. Кайкент зур авыл, 15 меңләп халык яши. Барысы да минем кебек даргин милләтеннән. Мин тумыштан күрмим. Шуңа карамастан, хатыным, ике улым бар. Монда килгәнче, үзебезнең мәчеттә күрүчеләр белән бергә укыдым. Брайль алфавитын үземчәгә яраклаштырдым. Коръән укырга өйрәндем. Әмма бу бер дә дөрес уку түгел иде. Чөнки ул мин үзем уйлап чыгарган хәрефләр генә иде бит. Интернет аша Бөгелмә егетләре белән танышып, Казанда Брайльчә укыту үзәге барлыгын белдем. Менә мин хәзер сезнең арада. Укырга өйрәнеп каласы килә. Авылда минем укымышлы ир, белгеч булып кайтуымны көтәләр.
Шамил Әхмәтов, 51 яшь, Махачкала:
– Мин интернатта үстем, бераз гына күрәм. Хатыным, ике улым, бер кызым бар. Үткәннәрем бер дә кызыклы түгел. Әмма бөтен эшкә дә оста мин. Бездә гади халык укуга элек-электән хирыс түгел. Билгеле бер катлау гына укымышлы. Рәсүл Гамзатовтан махсус герой-шагыйрь ясадылар. Халык гозерен түрәләргә җиткерү өчен. Ул безнең илчебез иде. Иншаллаһ, Казаннан Коръән укырлык дәрәҗәдә кайтып китәрмен дип уйлыйм.
Хөсәен Мөхәммәдхаҗиев, 47 яшь:
– Мин Махачкаладан. Әти-әнием бик дини кешеләр иде. Аларның ярдәме белән 6 яшьтән намазга бастым. Хастаханәдә массаж ясаучы булып эшлим. Гаиләм юк. Үз-үземне карыйм, Аллаһы Тәгаләнең ярдәмен сизеп яшим. Ике ел элек хаҗ кылып кайттым. Үзем кебек күрмәүче татар кызы белән танышырга телим.
Гомәр Мөхәммәдов:
– Миңа 43 яшь. Улым бар, хатыным ташлап китте. Намазны 15 яшьтән укыйм. Мондагы укытучылар бик гыйлемле. Менә сира, фикһ дәресләрен үтәбез, шундый кызык. Брайльне ныклап өйрәнәм, ул бик тә кирәк. Мөселманнарга хәзер яшәве кыен. Сездә дә, бездә дә. Россиядә мөселманнарны дошман итеп күрсәтәләр. Үзебезнең арабызда ялган патриотлар күп. Табигатьтә ахырзаман билгеләре арта.
Дәрван КАШЛАК