2009 елның 23 декабрендә без иртән иртүк бер төркем мөселманнар Казаннан Ульян (Ульяновск) шәһәренә юл алдык. Сәфәребезнең максаты Ульян өлкәсе сукырларының махсус китапханәсе әһелләренә «Сөләйман» мәчетендә Брайльчә нәшер ителгән китапларны, дикторлар тарафыннан укылып яздырылган аудио дискларны тапшырудан гыйбарәт иде.
Чит төбәкләргә бу безнең тәүге чыгуыбыз. Шуның өчен дә аның хәерле булуы безнең өчен аеруча мөһим. Тик, ни гаҗәп, бу көнне «Беренче коймак төерле була» дигән әйтемне еш искә төшерергә туры килде.
Юлдашларымның икесе – күзләре буенча беренче группа инвалид Илгизәр Хәмидуллин һәм аның хәләл җефете Альбина белән мин күптән таныш. Һичкайчан күңел төшенкелегенә бирелми торган җор күңелле мөселман кардәшебез Илгизәр белән 2008 елда хәтта бергәләп хаҗ кылган идек. Аның белән хатирәләр, сөйләшер сүзләребез күп безнең. Ул бүгенге көндә «Сөләйман» мәчетендәге «Сукырлар өчен махсус китапханә»нең директоры вазыйфасын башкара. Без хәйрия йөзеннән Ульянга алып барган китаплар һәм дисклар да «Сөләйман» мәчете әһелләренең хезмәт җимеше. Ә менә шоферыбыз Рәшит Пукачев белән аның хәләл җефете Камилә минем өчен яңа кешеләр.
Юлыбыздагы беренче төерне Казанны чыгып китүгә үк татырга туры килде. Иртәнге намаз вакыты кергәч, юл уңаендагы берәр гыйбадәтханәне эзләргә керештек. Мәмәтхуҗа авылына җиткәч, манарасы күзгә чалынган мәчетнең барлыгын белеп, ихлас күңелдән сөендек. Тик иман йортының ишегендә йозак күреп, көенечле хисләр кичердек. Шулай да күңел төшенкелегенә бирелмәдек. Ник дигәндә, сәфәребез башында ук Илгизәр Хәмидуллин: «Хатыйп абый, без синең белән ничәшәр мең чакрым ераклыктагы Мәккә-Мәдинәгә барып кайткан кешеләр, 260 километрдагы Ульянга гына түзәрбез», – дип безне шактый ук тынычландырырга өлгергән иде. Әйе, без, мөселманнар, сабыр һәм түземле булырга өйрәнгән инсаннар.
Ульянда туып-үскән Камилә ханымны да үзебез белән алуыбыз бик ярап куйды. Аның ярдәмендә «Сукырларның махсус китапханәсен» тиз эзләп таптык. Бу китапханәнең вакытлыча директоры вазыйфасын башкаручы Анастасия Егорова безгә үзенең бик ашыгуы, хакимияткә чакырулары турында әйтте. Дөрес, күзләре күрмәүчеләр турында аннан кайбер мәгълүматлар алуга ирештек. Анастасия Владимировнаның сүзләренә караганда, Ульянда 3500 кеше күзләре буенча инвалид булып исәптә тора. Шуларның ике меңе китапханәгә укырга йөри. Алар китапларны күпләп нәшер итү белән шөгыльләнмиләр. Шулай да, әгәр берәрсенә уку өчен ярдәмлек кирәк була калса, аны Брайльчәгә күчереп бирә алалар. Зур булмаган язмаларны да Брайльчә бастыру мөмкинлеге бар. Анастасиядән без өлкә сукырлары китапханәсенең Ульянда һәм Димитровградта филиаллары булганын белдек. Күзләре күрмәүчеләргә җәмгысы 9 белгеч хезмәт күрсәтә. 2009 елда Ульян өлкәсендә китапханә пунктлары ике тапкырга артып, аларның саны утызга җиткән. Башкалада сукырлар мәктәбе дә уңышлы гына эшләп килә. Әмма инвалидларны ислам диненә җәлеп итү, өндәү буенча бернәрсә дә эшләнми дисәк тә хата түгелдер.
Без исә шуңа куандык: Анастасия Владимировна, әгәр ислам динен өйрәнергә теләк белдерүче сукырлар булса, андый кешеләрне Казанга укырга җибәрергә мөмкин икәнлеге турында әйтте.
Аннары без аларга үзебез белән алып килгән китапларны, дискларны тапшырып, китапханәдән ерак булмаган үзәк мәчеткә юл алдык. Анда безгә зыялы мөселман булырга хыялланган 15 яшьлек Рамил исемле инвалид егетнең барлыгы хакында сөйләделәр. Аның бер күзе күрә, икенчесе зәгыйфь икән. Тик гыйбадәтханәдә Рамилнең фамилиясен дә, телефон номерын да белмиләр булып чыкты.
Без Рәшитнең хәләл җефете Камиләнең гаиләсе белән Ульянда яшәүче бертуган апасы Ләйсәннәрдә берсеннән-берсе тәмле ризыклардан авыз итеп, шактый кунак булганнан соң, аларга олуг рәхмәтләребезне әйтеп, Казаныбызга кайтып киттек. Дөресен генә әйткәндә, шул бер көн эчендә үзебезнең башкалабызны, аеруча «Сөләйман» мәчетен сагынырга да өлгердек.
Җылы машинада тирбәлеп баручы юлдашларым бер мәлгә тынып калдылар. Янымдагы Илгизәр хаҗи да йокыга оеп китте сыман. Ә мин исә тәрәзәдән юлны карап барам, шоферыбыз Рәшитнең күзләре йомылса эш харап, дип уйланам. Бәхеткә, Рәшитнең күзләре йомылмады һәм без исән-имин генә үзебезнең дәртле дә, моңлы да, нурлы да Казаныбызга кайтып җиттек. Шунда күңелемдә шагыйребез Габдулла Тукайның:
«И Казан шәһре, торасың тауда зур шәмдәл кеби,
Мәсҗедең, чиркәүләрең, һәр часларың шәмнәр кеби.
Син, үзеңне чорнаган һәрбер өязгә нур чәчеп,
Бик мәһабәтле торасың, барчага юл күрсәтеп...»
– дигән юллары яңарды. Һәм шушы нурны чәчүдә безнең дә бәләкәй генә өлешебез булуны тою җаныма әйтеп бетергесез рәхәтлек, канәгатьләнү хисләре иңдерде.
Хатыйп ГӘРӘЙ