Читтән карап торганда ук ул үзенә карата соклану, хөрмәт хисләре уята. Башына кызыл фәс кигән бу ир-атның иң әүвәл иптәшләренә артык йөк булырга теләмәве күзгә чалына. Кул таягы белән мәчетнең уңъяк диварын табып ала да намаз залына юнәлә. Залга кергәч, аңа инде таяк кирәк түгел – шул ук якның җылыту торбасына тотыныр-тотынмас, ул түргә уза, үзе генә белгән эчке билгеләр буенча, алгы сафта торачак урында туктап кала. Җайлап кына идәнгә таягын яткырып куя һәм намазга игътибарын тупларга керешә.
Бу серле егет «Сөләйман» мәчетенә ислам нигезләрен үзләштерергә килгән Равил Кәшфулла улы Хәбибуллин. Ул Башкортстанның Благовар районы Беренче Май бистәсендә туып үскән. Чандыр гәүдәле егет бәләкәйдән спорт белән шөгыльләнергә яраткан. Кышын мәктәптә уздырылган чаңгы ярышларында, яз-көзләрен җиңел атлетика узышларында алдынгы урыннарны яулаган. Уфада индустрия техникумында укыганда да ул шул шөгылен ташламый. Яхшы йөгергәне өчен аны иптәшләре «җил Равил» дип тә йөртәләр. 1976 елда ул техникумны тәмамлый һәм, Нальчикка юллама алганнан соң, әти-әниләренең хәлен белү өчен туган ягы Беренче Майга кайта. Беркөнне документларын тәртипкә китерү өчен Благоварга барып кайтырга уйлый һәм автобус тукталышына чыга. Ул арада әллә каян гына кара болыт кисәге килеп чыга һәм котырып яңгыр яварга керешә, күктә әле уңнан, әле сулдан яшен камчылары уйный. Равил, аны-моны уйлап тормый, янәшәдәге чаукалыкка(куаклык )йөгереп, биек усак агачы төбенә баса. Усак болай да барлык энергияне үзенә тартучан, яшен кебек көчне ул үзенә суырмыйча каламы инде? Гөнаһ шомлыгына каршы, чираттагы яшен камчысы чылтыратып әлеге усакка китереп суга, бер уңайдан Равилне дә аяктан ега. Юеш җирдән шуышырга, күтәрелергә азапланган егетне күпләр сәрхушкә санап, ярдәм итәргә ашыкмыйлар. Ярый ла, Аллаһның рәхмәте илә аны шуннан үтеп баручы күрше егете танып ала. Тиз генә юлдан узып баручы сөт машинасын туктатып, авыл хастаханәсенә алып китә. Беренче ярдәмне алгач, егетне Благоварга озаталар. «Бөтен тәнем кып-кызыл иде, аягымда «чабата» булганга, тәпиләрем су кереп юешләнгәнгә исән калганмын. Ботинка гына кисәм дә, гәүдәм шартлыйсы булган. Яшен тәнем аша җиргә киткән», – дип искә ала ул көннәрне Равил. Хастаханәдән чыкканда аның инде бер күзе күрми, аңа 2нче төркем инвалидлык бирәләр. Ул яшьлек кызыксынучанлыгы белән чаукалыктагы әлеге усакны барып карый. Агач, гаебе бар сыман, сап-сары төскә кергән була. Барлык хыяллары чәлпәрәмә килгән егет шулай яшәп тә китәр иде. Әмма берничә елдан аның башы сызларга тотына. Табиплар аның башында кан оешудан барлыкка килгән шеш барлыгын ачыклыйлар. Операция ясарга тәкъдим итәләр. Риза булмый нишлисең, әмма ул Равил тормышында бөтенләй көтелмәгән юнәлеш кертә – операциядән соң егет бөтенләй сукыр кала. Бу 1994 ел була. Йөз меңләгән төрле фаҗигале уйлар кичерә егет ул көннәрдә. Кояш нурын күрүдән мәхрүм калудан да зуррак хәсрәт бармы икән яшен кебек яшьнәп – яшәп йөргән сау кеше өчен? !
Әмма йөрәгендәге ниндидер көч аны Уфадагы мөселман кибетенә тартып китерә (Шунысын да әйтергә онытып торам – операциягә кадәр ул Фәрзәнә исемле бер чибәргә өйләнергә өлгерә, аларның Индира исемле кызлары туа. Индира бу көннәрдә Уфа педагогика институтын тәмамлап йөри. «Бер дигән сәламәт, күрә торган кыз», – ди әтисе). Бер килгәнендә кибет директоры аңа Казанда күрмәүчеләрне укыта торган үзәк барлыгын әйтә һәм адресын табып бирергә булыша. Менә шундый юллар белән Равил «Сөләйман» мәчетенә килеп чыга. «Мин бирегә узган ел килгән идем инде. Намазда 5 минуттан артык басып тора алмый идем. Хәлем юк иде. Дөресен әйтим, намаз укырга да монда килгәч кенә өйрәндем, – ди Равил. – Менә быел мин намазчыларның алгы сафында горурлану хисләре кичереп намаз укыйм. Намаз укыган саен үземдә көч артуын тоям. Хәзер 1 сәгатьтән артык аякта йөри алам. Кешедә 365 төрле буын бар. Намаз укыганда миндәге менә шул 365 буын хәрәкәткә килә, йөрәгем «Аллам» дип тибә башлый. Намаз укыган кешенең йөрәгенә дә инсульт булмый икән. Менә нинди могҗиза ул намаз!»
Равил бу көннәрдә өендә, Уфада инде. Гаиләсе янында. Аның бирегә киләсе елда да килергә исәбе бар. Яшен сугудан, аның бармакларындагы тою нервлары зәгыйфьләнгән. Шунлыктан, ул ислам нигезләрен диктофон аша гына өйрәнә. «Укытучым Мәликә ханымга үзем теләп имтихан бирәсем килә. Шуңа күрә хәзер өйдә ныклап әзерләнәчәкмен, – ди Равил һәм: – Күзлеләргә әйтегез, Коръән укыган кешенең күзләрен глаукома зәхмәте алмый икән»,-дип өстәп тә куя.
Ирек НИГЪМӘТИ