Асрамага алган икенче кызны – Лилияне (исемнәр үзгәртелде) аларның гаиләсеннән тартып алуга 2 елдан артык вакыт үтеп китүгә карамастан, Рәфкатьнең күңеле әле бүген дә тыңгылык тапмый, чөнки анда зур гына төер утыра. Хәер, беренче балалары Ләйсән дә үзләренеке түгел Рәфкатьләрнең. Анысын үзенең фамилиясенә яздырырга, рәсмиләштерергә өлгерде ул. Ә менә Лилия белән моны эшли алмады. Югыйсә, вакыты да бар иде бит: Лилия алар белән 2 ел буена бергә яшәде.
Хәзер бик үкенә Рәфкать моның өчен, җаны әрни, йөрәге телгәләнә. Әмма, кем әйтмешли, вакыт узган, чабата тузган шул инде. Терсәк якын да бит аны тешләп булмый.
Казандагы мәчетләрнең берсендә намаз укырга дип кергән чакта таныштык без Рәфкать белән. Җитмәсә, якташлар да икәнбез. Кыскасы, ул үзенең катлаулы тормыш хәлләрен сөйләп, эчен бушатырга теләде булса кирәк.
Казан артындагы авылларның берсендә 1966 елда туып-үскән Рәфкать мәктәпне тәмамлап, армия сафларында хезмәт итеп кайткач, 1990 елда үзенең яраткан кызына – Әлфиягә өйләнә. Тиздән аларның мәхәббәт җимеше – уллары дөньяга аваз сала. Шатлыкның иге-чиге булмый бу көннәрдә. Тик Әлфиянең авыр күтәреп эшләүләре эзсез калмаган, күрәсең: бала вакытыннан алда – 6,5 айдан туа. Бала Рәфкатьләрнең өендә туганга күрә, биредә аңа шартлар юк дигән сәбәп белән, яшь ананы да алып китәләр. Рәфкатьнең сүзләренә караганда, нәкъ әнә шул бала тудыру йортында аның иң газиз, кадерле кешеләренә игътибар җитәрлек булмый: Әлфиягә дә, балага да салкын тия.
Кыскасы, 10 көннән нарасый җан тәслим кыла, ә Әлфия башка бала таба алмаучыга әйләнә. Бала җанлы Рәфкать өчен бу хәл, әлбәттә, зур фаҗига, бәла инде. Шулай да, гел кайгырып, хафаланып яшәп булмый, чөнки тормыш дәвам итә.
2004 елда асрамага алган Ләйсән аларның өен нурга күмә, сөенечле көннәр бүләк итә.Тик берникадәр вакыт бергә яшәгәннән соң, Ләйсәннең артык иркәләнеп китү ихтималы сизелә. Рәфкать Ләйсәнгә иптәшкә тагын бер бала алу турында хыяллана башлый. Хәләл җефетенә дә белгертә бу хакта. Бик авырлык белән генә ризалаша Әлфия. Эзли торгач, тагын бер ятимә кыз баланы таба алар. Алай ук еракта да түгел икән аларның икенче бәхете, аның Чаллыда яшәвен хәбәр итәләр.
Рәфкать карап кайта кызны, ошата сабыйны. Инде Әлфия белән юлга кузгалгач, хатыны кинәт кенә кире уйларга керешә. Шулай да Әлфиянең таныш хатыны баланы карап кайтырга гына булса да, Чаллыга барырга үгетли.
Рәфкать башланган эшен ташлый торган кеше түгел. Ул баланы алырга теләкләре барлыгын белдерә.
Тиздән аларга Чаллыдан бер хат килеп төшә. Анда тизрәк килеп, кызны алып китергә тәкъдим ителгән була. Алар шулай эшлиләр дә. Тик баланы рәсми төстә әтисе фамилиясенә күчерергә өлгермиләр, чөнки документлары җитеп бетми икән. Шулай итеп, Лилия аларда яши башлый. Тормышлары түгәрәкләнеп китә Рәфкать белән Әлфиянең. Балалар да үзара дус булып уйнап йөри. 2 ел матур гына яшиләр бергәләп. Тик борчыган бер мәсьәлә бар: Лилияне һаман да рәсмиләштермәгән килеш көн күрәләр. Бу хәлне түрәләр болай аңлаталар: Лилиянең үз әнисе пәйда булган, ул килеп, баланы алып китәргә мөмкин. Рәсми затлардан алынган мәгълүматларга караганда, Чаллының бер урамында сиртмәле арбада ятучы Лилияне бер исерек ир калдырып китә һәм аның янына кире әйләнеп килми. Шул рәвешле, Лилия ата-анасыз калган балаларны тәрбиягә алу оешмасына килеп эләгә.
Бөтенесен белеп кайту өчен Рәфкать Чаллыга чыгып китә. Аның тагын бер максаты шул: биредә ул намаз укырга, исламча яши башларга өйрәнергә ният кыла. Тик кесә телефонын алырга оныта. 2 атна буена Чаллыда һәм Балык Бистәсендәге бер авылда туганнарында булган Рәфкать өенә кайтса, ни күрсен: хатыны да, балалары да өйдән чыгып киткәннәр. Соңыннан шул ачыклана: Рәфкатьләрнең матур гына яшәвенә эчләре пошкан кайберәүләр ир кешенең начар ата булуы турында районның мәгариф бүлегенә гариза юллаганнар. Ни гаҗәп, биредә дә баланы икенче кешегә тәрбиягә бирүдә җәһәтлек күрсәтәләр, баланы аннан алып, икенче кешегә бирергә дигән карар чыгаралар. Алар төп сәбәп итеп, әлегә хәтле баланың әтисе фамилиясенә рәсми рәвештә күчерелмәвен күрсәтәләр. «Зинһар, аз гына вакыт бирегез, хатынымны алып кайтам, баланы алмыйча торыгыз», – дип ата кешенең ялваруына да колак салмыйлар биредә. Лилияне алып китәләр һәм башка кешеләргә бирәләр.
Моңсу, ямансу чаклар башлана Рәфкать өчен. Дөрес, ихтыяр көче бар анда. Тиздән ул үз үзен кулга ала һәм хәләл җефетен, Ләйсәнне өенә кайтаруга ирешә. Тик күңелендәге бер төер, нөктә әле һаман да тынычлап яшәргә ирек бирми аңа. «Бераз гына алданрак ислам диненә кайтсам, бу хәлләр бәлки килеп тә чыкмас иде. Язмышларны булса иде үзгәртеп», – ди ул. Һәм аннары: «Аллаһы Тәгаләнең безне, гөнаһлы бәндәләрне, сынавыдыр инде бу. Тик шулай да түрәләрнең кеше язмышына ваемсыз карауларын, безне гел мыскыл итүләрен күпмегә кадәр гафу итеп яшәрбез инде!» – дип өстәп куя.