Ислам – саф сулы чишмә кебек

Көн кояшлы, җылы, рәхәт. Бар табигать яшеллеккә төренгән. Шундый матур көннәрнең берсендә, 6 майда «Сөләйман» мәчетенең фарыз залында күзләре

БӘЙЛЕ
2010 Май 06

Көн кояшлы, җылы, рәхәт. Бар табигать яшеллеккә төренгән.
Шундый матур көннәрнең берсендә, 6 майда «Сөләйман» мәчетенең фарыз залында күзләре күрмәүчеләрнең чираттагы чыгарылышы мөслимәлә­рен өйләренә озату тантанасы үткәрелде.

Бу юлы әлеге гыйбадәтханәгә урнашкан тернәкләндерү үзәгендә Башкортстаннан һәм Казаннан, башка­ла­быз­ның якын – тирәләреннән җыел­ган 13 хатын–кыз ислам д­ине нигъ­мәтеннән авыз итте, Брайльчә укыр­га, язырга өйрәнде.
Мөселманнар белән саубуллашу кичәсендә сүз алып сөйләүчеләр күп булды. Башкортстан вәкиле Лилия Гәрәеваның сүзләренчә, аның «Сөләй­ман» мәчетенә икенче тапкыр килүе икән. 2008 елда бирегә тәүге тапкыр аяк атлагач, аны Суфия ханым намазга бастырган. «Казанда күзләре күрмәү­челәр өчен шуның кадәрле күп эшләр башкарыла дип башыма да китермәгән идем. Беренче сәфәремнән мин бик канәгать булып кайттым. Рамил хәзрәт Юнысның китабында язылган «Гыйлемегезне арттырмасагыз, ул көн саен кими бара», дигән юлларын укыгач, кабат сезгә килергә уйладым. Хәзер исә олы йөрәкле кешеләрнең эшләвенә инандым. Аллаһының рәхмәтләре булсын үзегезгә!» – диде Л. Гәрәева.
Шул ук күршеләребездән килгән Зәй­түнә Гатауллина: «Сөләйман» мә­че­те әһелләренә Аллаһы Тәгалә Үзе булыша дип ишеткән идем. Дөрес икән. Илдар хәзрәткә, Мәликә һәм Р­оза абыстайларга мин бик рәхмәтле, изге эшлә­рендә уңышлар телим», – дип үзе­нең теләкләрен ирештерде.
Фәнис остаз Мингәрәевка сүз би­рел­гәч, ул бик шатлыклы һәм аз гына моңсу хисләр кичерүен әйтеп узды. «Мин шуның өчен куанам: сез ислам ди­не­нә аяк бастыгыз. Моңсуланам, чөнки сез­нең белән хушлашыр вакыт та килеп җитте», – диде Фәнис остаз һәм бер гыйбрәтле кыйссаны сөйләп алды.
...Менә эссе көндә комлы чүлдә бер әлсерәгән кеше бара. Сусаган ул, хәлсезләнгән. Шулчак ул салкын сулы чишмәгә тап була. Рәхәтләнеп, кинә­неп чишмә суын эчә. Аның аяк атлаулары җиңеләя, тәне сихәтләнә һәм ул юлын уңышлы дәвам итә. Шулай да кү­ңе­ле аның һаман шушы чишмәгә тартыла. Ислам дине дә саф сулы чишмә ке­бек. «Тормыш юлын сәгадәтле үтү өчен ислам нигъмәтен – Коръәнне даими укып, гыйбадәтләребезне кылып яшә­ве­без сорала», – дип нәтиҗә ясады Фәнис остаз.
Ә менә Сания Блинова Казанның Фучик урамында яши икән. «Сөләй­ман»да тернәкләндерү үзәге барлыгын ишеткәч, мәчеткә шалтыратып карар­га уйлаган. «Телефоннан миңа бик ягым­лы тавыш ишетелде. Илгизәр Хә­ми­дуллин дигән кеше булып ч­ыкты ул. «Җомга көнне без сезгә кереп чыгарбыз. Өстегезгә киенеп торыгыз. Шулай да пәлтәгезне кимәгез, яме, югыйсә эсселәрсез», – диде ул кеше. Минем шактый мәчетләрдә булганым бар иде. Биредәге сыман итагатьле, сабыр, ягымлы кешеләрне очратканым булмады. Илдар хәзрәт шундый көчле команданы җыйган, туплаган ки, чын мәгънә­сен­дәге бөек кешеләр сез!» – дип сүзен тө­гәл­ләде Сания апа.
Мөгаллимә Роза ханым Мортазина бер айлык курсларда б­елем алган хатын–кызларга гыйлем өстәүне дәвам итәргә, шул ук вакытта аны туган–тумачаларга, күршеләргә өйрәтер­гә ки­рәк дип киңәшләрен, үгет – нәсихәт­ләрен бир­де.
Бу күңелле вә моңлы кичәне оста алып барган Раил хәзрәт Әхмәтов өлкән яшьтәге Хәлимә апа Насыйровага, Зәкия Зариповага, Әкрәм абый Җәләлетдиновка, «Сөләйман» дагы су­кыр­лар китапханәсе директоры Ил­ги­зәр Хәмидуллинга, кизү торучы Зө­фәр абый Әгълиуллинга, Казахстан­ның Пав­лодар шәһәреннән килгән Мәү­лия Игъние­вага, Казанның Л­евченко бис­тәсен­дә яшәүче Сөмәя Сибгатул­ли­нага һәм башкаларга сүз бирде. Аларның һәм­мәсе дә мәчет әһеллә­ренә иксез–чик­сез рәхмәтләрен белдер­деләр.
Бу мәҗлес җыр һәм музыка белән бергә үрелеп барды. Мәчетебезнең атказанган азанчысы Миңлеәхәт абый Минҗановның «Әнимә хат», «Менәргә иде Урал тауларына» җырларын тың­ла­ганда күңел йомшарды, моңга уралды, бөтен әгъзалар буйлап рәхәт дулкын­нар йөгереп узды.
Кичәдә Казан театр училищесы студентлары Ранис Габбазов белән Гү­зәл Гюльвердиева да катнашты. Алар­ның «Ак яулыклы әнием», «Иске кара ур­ман», «Тәфтиләү», «Сарман»ны башкару­ын залда утыручылар тын да алмый­ча, әсирләнеп тыңлады. Шунда Миңлеәхәт абый түзмәде, урынын­нан сикереп торды һәм: «Рәхмәт сез­гә егетләр һәм кызлар. Җырчы чыга сез­дән», – дип, аларга үзенең бәясен бирде.
Бу мәҗлестә соңгы сүзне «Сөләй­ман» мәчете имам хатибы Илдар хәз­рәт Баязитов әйтте. Ул: «Шушы курслар тәмамланган кебек, бервакыт гомере­без дә бетәр. Без Аллаһы Тәгаләгә шөкранә кылып, даими гыйбадәттә яшәсәк, тормышыбыз җайланыр, күңел ты­нычлыгы алырбыз. Күпме калган булса да, тормыш тиз узачак. Курслар­дагы имтиханнарны уңышлы тапшыруы­гыз белән тәбрик итәм. Безнең ад­реска әйткән яхшы сүзләрегез өчен Ал­лаһы­ның рәхмәте булсын. Безне хәер­ле догагыздан калдырмагыз», –дип тәмамлады сүзен.

 

Һади ХАҖИЕВ


Комментарийны калдырыгыз
avatar

Янв 13
Янв 09
Ноя 22
Окт 12
Сен 12
Сен 06
Сен 06
Сен 02
Авг 29
Июл 05
Июн 21
Май 24
Май 20
Май 19
Май 19
Май 14
Май 14
Май 13
Май 12
Май 12

40 тартма
Дин
Мәкаләләр


Вакыйга

Әңгәмәләр
© 2009-2024 "Татар Ислам" мәгълүмат агентлыгы
Сайтка куелган язмаларга барлык хокуклар «Ислам info» медиа-төркеменә карый. Материаллардан файдаланганда гиперсылтама ясау мәҗбүри. Массакүләм мәгълүмат чарасын теркәү турындагы таныклыгы: ИА № ФС-77-45782 13. 07 2011 ел. Элемтә, мәгълүмати технологияләр һәм массакүләм коммуникацияләр өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәт (Роскомнадзор) тарафыннан бирелгән. Урнаштырылган материал 18+. т.8 927 242 35 78
Сайтлар ясау һәм сайт белән идарә итү — «Ариф» студиясе