«Сөләйман» мәчетенә җомга намазларына йөрүче уртача буйлы, басынкы тавышлы, салмак хәрәкәтле Фәрит ага Галимовны мин күптәннән, «Шәһри Казан» газетасында эшләгән чорлардан ук беләм. Бөек Ватан сугышында катнашып, хәбәрсез югалган әтисе Хозерхан абыйның иске татар имлясында язылган бер хатын кириллицага күчереп биргән идем. Берникадәр вакыт безнең аралар өзелеп торды.
«Ислам info» да эшләвемне белгәч, ул янәдән мине эзләп тапты. Кулында–гарәп әлифбасында язылган әтисенең 2 хаты. Моннан 68 ел элек язылып, инде битләре саргайган ике сәлам хаты. Дары һәм төтен исе бөркелгәндәй тоелды алардан. «Фәрит аганың (ул 1935 елгы) ышанычын аклармынмы, кадерле, газиз кешесенең хатларын укый алырмынмы?» – дигән сораулар бимазалады күңелне. Аллаһының рәхмәте илә миңа бу эшне башкарып чыгу насыйп булды. Фәрит аганың рөхсәте белән ул хатларны сезнең игътибарга тәкъдим итәм.
«Исәнмесез. Кадерле иптәшем Зәкия. Сиңа саф йөрәгемнең үзәгеннән өзелеп чыккан сәламнәремне хатка язып белдерәм. Һәм дә газиз балаларым Сәүдә, Фәрит, Альбертка күп сәлам. Рәхәт, шат тормыш теләп калам. Шулай ук Нурдидә сеңелемә күп сәлам, шулай ук мине сораучыларга күп сәлам.
Менә бүген 18 октябрь. Миңа ашханәдә дежур булырга туры килде. Төнге сәгать 2. «Повар» лар аш әзерли. Ә мин сезгә хат язам. Бу сменада Нуретдин эшләми, башкалар аш әзерли. Ул иртәгә эшләячәк. Шәяхмәт ашханәдән ерак түгел каравылда тора. 12 сендә, 15 ендә, менә бусы 18 ендә хат салам. Рәттән 3 хат алып укырсың. 12 сендә язганда бераз үпкәләп тә яздым. 15 ендә хатың килеп керде. Ул хатка каршы шул көнне үк җавап язып салган идем. Ни хәл соң, бәгърем, тормышларың? Сәламәтлекләрең дә шәп түгелдер. Инде Алла насыйп итеп, син бәбәйләгәнче исән–сау кайтып җитсәм иде. Ну, сагындым да соң инде! Кичә Шәяхмәткә дә хат килде. Хатын укып, каршы хат язып бирдем. Сыерларын суйганнар икән. Зур зыян булган. Тагы базар бәһаларын хатка язган иде. Моңарчы әле сугышка барып кермәдек, шул Вольскида ятабыз. Бүген, иртәгә керәбез дип ятабыз. Алла ни язгандыр инде.
Тартырга бер нәрсә дә юк. Шушы көннәрдә посылка көттем. Шәт, салгансыңдыр. Хатка да язган идем. Ул 1 октябрьдән дә калмыйча барып керергә тиеш иде. 100 сум акча салган идем. Шул хакта бер төрле дә җавап язмагансың. Беләсем килә бусын салганчы: Нишләп озак йөрде икән? Телеграмма белән салган идем. Шуны сорарга онытам. Мәскәүдән килгән марҗалар киттеләрме? Әмма ул хакта хатыңда бер дә язылмый» .
Икенче хатның да кереш өлеше беренчесенә охшаш булганга аларын төшереп калдырым.
«...Менә бүген 10 февраль Мәскәүдән сулдагы Киржачь дигән шәһәргә балниска кайтардылар. 25 гыйнварда төнге сәгать 4 ләрдә яраландым. Куркыныч түгел: сул кулның 1 нче, 2 нче бармакларның яртышар якларын Герман пулясы тиште. Авыру вакытым юлда үтте. Казан ягына кайтырга бик сорадым–кайтармадылар. Бәлки сезнең белән берәр кич сөйләшеп куйган булыр идем. Хәерле булсын. Вакытлы кайту гына теләмик. Бөтенләй кайтырга Ходай насып итсә иде тиз заманнар тынычлап. Нуретдин белән 20 гыйнварда исәнләшеп байтак вакыт сөйләштек. Шәяхмәт хакында бернәрсә дә белмим Зәкия. Зинһар, бер секунд тотма, хат язып, Мөндешкә менгереп сал. Яңадан фронтка киткәнче хәбәрәгезне беләсем килә. Түбәндәге сорауларга җавап яз: 1.Үзең исән–сау котылдыңмы? 2.Балабыз кем? 3.Ашау–эчу якларына нишлисез һәм нишләрсез икән? Тагын да авыр булыр җәйләр. 4.Сыер белән нишләдең? Берәр кеше белән уртаклашмадыңмы? Кысыр булмадымы? 5.Шәмсидән хат бармы? 6.Эшеңне тапшырдыңмы? Икмәк бирүне туктатмадылармы? 7.Казаннар белән хәбәрләшмәдеңме? 8.Кемнәрнең хәбәре бар, кемнәрнеке юк? Башка хәбәрләрне дә яз, бәлки мин белмәгәннәре дә бардыр. Тиз сал. Февраль азакларына калма. Без яңадан китәрбез. Хушыгыз. Телеграмма белән 250 сум акча салам, чөнки монда акчага бернәрсә дә юк, булса да бик кыйммәт. Ә сезгә берәр нәрсәгә ярар. Җавап яз. 10 февраль, 1942 ел» .
Менә шундый ялкынлы юллар язган хат авторы турында күбрәк беләсем килү теләге мине кабаттан Фәрит ага белән очраштырды.Фәрит абыйның сөйләвенә караганда, аның әтисе Хозерханның әтисе Мәгъсум хәзрәтне Себергә куарга дип, авылга солдатлар килә. Ләкин аны таба алмыйлар. 18 көннән соң солдатлар тагын киләләр, ләкин Мәгъсум хәзрәт инде бу фани дөньядан мәңгегә киткән була. Күрәсең, Хак Тәгалә гомерен изге юлга биргән Мәгъсум хәзрәтне вәхшиләрнең явызлыгыннан шулай саклагандыр.
Әтисеннән 9 яшендә калган Хозерхан гомерен мөгаллимлеккә багышларга тели. Ул Арча педагогика училищесына укырга керә. Ләкин әтисенең мулла булганын белгәч, аны укудан куалар. Хозерхан сугышка китәр алдыннан хатыны Зәкиягә: «Барлык әйберләрне сатсаң сат, балаларны кеше ит»,– дип васыять әйтеп калдыра. Аның кызы Сәүдә гомерен балалар укытуга багышлый. Ул Курсабаш халкының иң яраткан, хөрмәтле кешесенә әйләнә. Үзләренең гаилә шәҗәрәсен төзеп, мәктәпкә тапшырганы өчен, авыл халкы аңа зур рәхмәтен белдерә. Сәүдә ханым 2008 елда каты гына авырып китеп, йөрәк өянәгеннән вафат була. Фәрит аганың энекәшләре Альберт та, 1942 елгы Вәдүт тә фани дөньяда юк инде. Альберт 18 яшендә ук үлеп китә. «Без, Аллага шөкер, әтинең васыятен үтәдек, барыбыз да югары белем алдык. Тик бүгенге көндә Галимовлардан япа–ялгызым калдым»,– дип хәсрәтләнүен белдерде 75 нче яше белән баручы Фәрит ага.
Фәрит абый минем хатта язылган кешеләрнең язмышы белән кызыксынуымны белгәч: «Нуретдин безнең авылдаш, агайне тиешле кеше дә әле. Ул сугыштан кайтты, тик әсирлектә булганлыктан, аны 25 елга төрмәгә яптылар. Шәяхмәт абый исә сугышта ятып калды», – дип җавап бирде. Ә әтисе Хозерхан 1942 елның март аенда хәбәрсез югала. Дөресрәге, аның актык хаты март аенда килә. Ул кече лейтенант дәрәҗәсенә ирешә, саперлар ротасы белән җитәкчелек итә. Күпме генә эзләтеп карасалар да архивларда аның турында бүгенге көнгә кадәр «Хәбәрсез югалды»дан башка мәгълүмат табылмый. Әтисе салган акчаларны да алу насыйп булмый аларга. Әнисе бик авырлык белән үстерә балаларын. 1937 елдагы репрессия вакытында аларның гаиләсен Казахстанга сөрәләр. Аннан китәргә рөхсәт алынгач, туган якларга кайталар. Хозерханның совет хөкүмәте һәм халкы алдындагы гаепләре табылмый. Аңа фәкать мулла малае булган өчен генә күп кыенлык кичерергә туры килә. Фәритнең әнисе 1981 елда 75 яшендә бакыйлыкка күчә.
Фәрит аганың иң зур шатлыгы шул: 2005 елда ул хаҗ кыла. Шулай бервакыт хәләл җефете Фрүзәгә төш керә. Әнисе аңа: «Минем өчен борчылмагыз, урыным чиста, җылы»,–ди. Фәрит аганың тагын бер сөенече шул: хатыны да, балалары да үзе кебек үк намаз ияләре. Ул янәдән әнисенең танылган язучы Мөхәммәт Мәһдиев нәселенә барып тоташуын да әйтеп узды.
Без саубуллашканда Фәрит абый Галимов: «Әтием белән горурланам, аңа сокланам. Намуслы, гадел кеше булганы өчен аны бик мактыйлар иде. Куштанлык булмаган анда. Бер төргәк хатларын да кадерле ядкарьләр итеп сакларга тырышам. Теләгем зур булса да, аның хатларын үземнең укый алганым юк әле. Шулай да аларны уку максатын куйдым. Әтинең хатирәсен саклау–минем өчен изге бурыч ул», – диде.
Бу сүзләргә өстәп башка бер сүз дә әйтеп булмыйдыр. Фәкатъ изге бурычыгызны тормышка ашыру насыйп әйләсен дип теләргә генә каладыр.