Минем әти сугыштан бер күзен югалтып кайтты. Икенчесе дә начар күрде, тавышларыннан гына таный иде кешене. Ничектер, авыл халкы аны авылның беренче авыл советы рәисе итеп сайлап куя. Шуңа карамастан, ул колхозга керми. Шуның өчен, кулак исеме тагып, 1930 елда авылдан ук сөрәләр аларны. Югыйсә, болар һич тә авыл байлары түгел, үз көннәрен үзләре күреп яшәүчеләр. Әмма боларның бик зур минусы бар – болар укымышлы нәсел, төбәктә Абызлар хәрәкәтен җитәкләүчеләр, аларга киңәш белән дә кеше күп килә. Сүзсез да аңлашыла: болар биш выкыт намазлы, авылда балалар укыталар. Дәү әти – Нигъмәтҗан бабай–авылның указлы мулласы, азанчысы. Дәү абый Рәшит: «Әтинең үзенең дә указы булган, тик ул бу турыда кешегә генә сөйләмәде», – дип әйтә торган иде. Әти заманында Карәтмән, Күл буе мәдрәсәләрендә укыган. Әмма кулга алу өчен авылда болардан да кулай кешене каян табасың, ди. Шулай итеп, әтиләр авылдан чыгып китәргә мәҗбүр булалар. Әти читтә ат та җигә, җир дә сөрә, тимер юллар да сала, кеше күтәрә алмастайның барысын да күрә. Сугыш алдыннан алар авылга кайталар. Мәгълүм инде, йортлары тартып алынган, алар дусларының мунчасында яши башлыйлар. Аннары Бәрия, Талия, Сания исемле атларын РККАга алалар. Алга китеп шунысын да әйтим: Бәрия исемлесе көндезләрен урманда качып ятып, төннәрен юл ярып, сугыштан авылга кайтып керә. Бәхетсезне барыбер кабат сугышка җибәрәләр. Әти сугышка 1941 елның июнендә алына. Сослангер сазлыгында «әзерлек» курслары үтә. «Мин, улым, Суслангер сазлыгында беркайчан бетләмәдем, бөтен халык бетләп, кашынып канга батып бетсә дә, үзем җир астына мунча салып кердем»,– дип сөйли торган иде әти. Шулай бер кич салкын бүлмәдә утырганда, командирга чакырталар моны. «Ну, что Гарифулла, воевать будем?» – дип сорый хәрби кеше. «Будем», – дип җавап бирә әти. «Безне Ленинградны сакларга Фин култыгына алып киттеләр. И–и андагы халык. Барысы да коралсыз, итексез, ризыксыз. Мин кавказ, таҗик, казах, үзбәк солдатларының өйләренә үз телләрендә хатлар язып тордым. «Әкә, Алладан минем сугыштан исән – сау чыгуымны сора», –дип ялваралар иде алар. Күпме кеше кырылды Фин култыгында. Америкалылар ярдәм итмәсә, без җиңелә идек», – дип тә әйтә иде әти.
«Беркөнне, – ди әти,– Фин әсиренә операция ясаганда, тегесе безнең врачның кулын тешли. Безнең врач атты да үтерде үзен. Дөрес эшләде, чөнки аның күпме яралыга операция ясыйсы бар бит әле. Тегесе, янәсе, дошман ярдәмен кабул итми» . Әтигә, батальон агитаторы буларак, бервакыт партиягә керергә кушалар. Әти керми. Уставны укып чыга да: «Мин мондый изге кеше булалмыйм»,– ди. Юри әйтә инде, беләм. Ул бит үзенең иманына тугры булырга ант иткән кеше. Әти урынында башка берәү булсамы? Моның өчен җәбер күрсә дә, әти барыбер батыр солдат булып кала. Инженер–сапер буларак, алга сызыкка барып, анда миналар куя. Яки безнең солдатларны үткәрү өчен, мина кырларын чистарта, дзотлар төзи, күперләр сала. «Бер саперны мең кешелек гаскәр дә алмаштыра алмый», – дия иде ул солдат горурлыгы белән. Батырлыклары өчен ике тапкыр Дан ордены, күп кенә медальләр белән бүләкләнә. Дошман кырын минадан чистартканда, берничә тапкыр каты яралана. Бер шулай, урманда утын әзерләгәндә, ярым шаярып әйткән идем: «Их, әти, шул чагында партиягә керсәң, бу кадәрле җәфа күрмәс, «Уфалла» арбалары тартып үсмәс идек». «Иманны шайтанга алыштырмыйлар, улым, курыкма, улым, чын кеше булу өчен партиягә керү мәҗбүри түгел», – диде ул шул чакта.
Бервакыт бер партияле авылдашы белән алар төзелеш агачы сорарга күрше Ары урман хуҗалыгана китәләр. Партияле авылдашы: «Гарифулла абый, башта мин кереп сорыйм инде. Син алдан керсәң, сиңа бирәчәкләр агачны, миңа – юк. Син алырсың әле бер» . Шулай итеп, әтием өйгә буш кул белән кайтып керде. Без шул вакыттан соң, өйне такта белән тышлый алмадык. Ул гомере буе Советларны сөймәде. «Алар башта яхшы тормыш төзибез дип, халыкны алдадылар, аннары аны канга батырдылар, – дия иде. – Әнә, кибет буен кара әле, кешедән әҗәткә акча алып, эчеп йөрүчеләр дә шул коммунистлар бит. Ул әҗәтләрен кире кайтаралар дип, беләсеңме син? Бирерләр, кызыл кар яугач. Кеше түгел алар, улым». Бу–кызыл армия солдаты, 96 нчы аерым инженер–сапер батальоны ефрейторы Гарифулла Нигъмәтҗан улы Сәмитовның шанлы гомереннән кечкенә бер хатирә иде.
Ирек НИГЪМӘТИ